Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дамир Исхаков: "Нагайбәкләр – татар халкының бер өлеше"


Дамир Исхаков: "Нугайбәкләрне ныклап өйрәнү кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:25 0:00

Азатлык галим Дамир Исхаков белән Казан Кирмәнендәге нагайбәкләргә багышланган күргәзмәне карады. Нагайбәкләрнең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе галимә Татьяна Тихонова нагайбәкләрнең милли асылларын югалта баруга борчылу белдерә.

Тарихчы галим Дамир Исхаков Татарстан белән нагайбәк халкы арасында уртак мөнәсәбәтләр моннан 5-6 ел элек кенә башланды ди. Моңарчы аларны республикада бик белмәгәннәр. "Нагайбәкләр татар халкының бер өлеше һәм аларны ныклап өйрәнү кирәк", ди галим.

Чиләбе, Оренбур өлкәләрендә яшәүче нагайбәкләр Русиянең азсанлы халыклар исемлегенә кертелгән. Соңгы елларда нагайбәкләргә игътибар артты. Мәдәнияты, көнкүреше ягыннан татарлар белән охшашлыклары күп булса да, нагайбәкләр үзенчәлекле халык булып кала. Казан Кирмәненең "Хәзинә" милли сәнгать галереясендәге күргәзмә моңа дәлил булып тора. Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл районы Попово авылында урнашкан нагайбәкләр мәдәнияте музеенда сакланучы әйберләр тәкъдим ителде. 10 сентябрь көнне ачылган бу күргәзмә 5 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Азатлык Исхаков белән бергә күргәзмәдәге экспонатларны барлады.

Нагайбәкләргә багышланган күргәзмәдән
Нагайбәкләргә багышланган күргәзмәдән

"Сүрәкә – татар баш киеменең үзгә бер формасы"

"Нагайбәкләрнең хатын-кыз киемнәре татарныкы кебек үк бик консерватив була, бүгенгә кадәр нык үзгәрми. Игътибар итсәк, аларның сүрәкә дигән баш киемнәре бар. Ул урысларның баш киеменә охшатып тегелгән. Ләкин, төптәнрәк карасаң, ул электән килгән традицион татар баш киеменең үзгә бер формасы. Чынлыкта, калфак өстеннән яулык кисәң, шундый ук баш киеме килеп чыга.

Кайбер хатын-кызлар күкрәкләрен тимер акчалар тегелгән тукыма белән каплаган. Шул рәвешле алар, бала имезүдә мөһим булып саналган тән әгъзаларын җен-пәриләрдән, төрле авырулардан саклаган. Татарлар арасында Әби-патшага караш яхшы булган, шуңа да күп очракта күкрәккә нәкъ менә Екатерина II акчалары тагылган. Әмма ирләр киемнәре үзгә. Ирләрнең киемнәре исә үзгәрешләр кичерә, казак гаскәрләрендә хезмәт иткәнгә күрә, аларның киемнәре нык урыслашкан һәм казаклашкан. Шуңа күрә, нагайбәкләрне дини яктан православ, казак сословиясенә кергән төркем дип карарга кирәк", ди Исхаков.

Белгеч сөйләгәннәргә караганда нагайбәкләр озак кына тарихи юл үткәннәр. Башта алар Минзәлә якларында, аннан сон Башкортостанның Бакалы районнары тирәсендә яшәгәннәр, соңрак Чиләбе якларына күчеп килгәннәр. Бу юлны үткәндә алар төрле халыкларның мәдәният элементларын үзләштергәннәр. Нагайбәк ирләре дөнья гизгән. Наполеон вакытындагы сугышларда катнашкан. Парижга барып җитеп парадта да катнашулары билгеле.

Нагайбәкләргә багышланган күргәзмәдә сука
Нагайбәкләргә багышланган күргәзмәдә сука

"Нагайбәкләр эш сөючән, иҗади халык"

Күргәзмә экспонатларына карап нагайбәкләрнең эш сөючән халык булуын да әйтергә кирәк ди тарихчы.

"Керәшеннәр күбрәк авылда яшәгән. Анда эшләмичә яшәп булмаган билгеле. Нагайбәкләрдә эш сөю хәзер дә сакланган. Аны барып карарга да мөмкин. Әле дә алар хуҗалыкларын алып баралар. Биредә күрсәтелгән зур сукалар, дала җирен күтәрү өчен эшләнгән", ди Дамир Исхаков.

Нагайбәкләрнең иҗади халык икәне, матур җырлаулары билгеле. Шунлыктан экспонатлар арасында уен кораллары да урын ала.

"Гармун инде гомум татар күренеше. Ул нагайбәкләрдә генә түгел, башка халыкларда да бар. Экспонатлар арасында гөсләнең булуы урыс халкының йогынтысын күрсәтә. Бу уен коралының Идел-Урал төбәгендә фин-угор халыкларында да булуы билгеле, бәлки алардан кергәндер. Шулай ук нагайбәкләрдә татарга хас булмаган трещетка уен коралы да бар. Җырларын тыңлаган вакытта, керәшен элементларын ишетергә була. Әмма асылда төрки пентатоникага корылган көй ята", ди тарихчы.

Нагайбәкләрнең хатын-кыз киеменең бер өлеше - күкрәкчә
Нагайбәкләрнең хатын-кыз киеменең бер өлеше - күкрәкчә

"Тукымаларындагы төсләр чагылышы кершеннәрнекенә ошаган"

Нагайбәкләрнең электән үк тукыма тукулары билгеле. Алар аны махсус җиһазларда башкарган. Шуларның берсе күргәзмәдә дә күрсәтелгән.

"Күргәзмәдәге туку станогы бераз заманлаштырылган, анда паласлар тукыганнар, әмма бу җиһазның бөтен өлешләре традицион. XIX йөздә безнең ата-бабаларыбыз да шундый ук станокларда тукыганнар. Нагайбәкләр мондый станокларда үзләренә яраклаштырып, төрле рәсемле тукымалар ясаган. Бу аларның киемендә күренә. Бу бизәкләр төсләр чагылышы, кыяфәте белән керәшеннәрнекенә охшаган. Кайбер нагайбәк гаиләләрендә әле дә туку шөгыльләнәләр", ди Исхаков.

"Ислам динен кабул иткән нагайбәкләр дә бар"

Күргәзмәдә нагайбәкләрнең динәрен чагылдыручы экспонатларда бар.

"XVIII гасырда Минзәләдә яшәгәндә үк нагайбәкләрнең нык кына христиан динен тотулары билгеле. Бәлки аларның правослау диненә күчүе Казан ханлыгы җимерелгәч үк булгандыр. Алар башта Казан артында яшәп христианлыкны шунда кабул иткәннәр дигән фикерләр дә бар. Бу да дөреслеккә туры килергә мөмкин. XX йөз башында нагайбәкләрнең бер өлеше ислам диненә күчә. Ырынбур якларында берничә авылда күрше мөселман авыллары йогынтысы нигезендә нагайбәкләрнең исламга күчү очраклары билгеле. Алар әле дә анда мөселман булып яши", ди тарихчы.

Дамир Исхаков фикеренчә, нагайбәкләр татар халкының аерылгысыз бер өлеше. Аларны өйрәнү эшләрен алга таба да дәвам итәргә кирәк ди ул.

Нагайбәкләргә багышланган күргәзмәне ачуда катнашучылар
Нагайбәкләргә багышланган күргәзмәне ачуда катнашучылар

"Нагайбәкләрнең күбесе үзләрен урыс дип яздыра"

"Хәзинәдә" күргәзмә ачу тантанасында педагогия фәннәре кандидаты Татьяна Тихонова катнашты. Тумышы белән Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл районыннан нагайбәк булса да, аның паспортына урыс милләтеннән дип язылган.

"Чибәркүл районында нагайбәкләр бик озак вакыт урыслар белән яшәгән. Советлар вакытында да нагайбәкләр дигән халык булмаган. Безне йә урыс, йә татар дип язганнар. Шуңа да бик күпләр үзләрен урыс дип саный. Минем туу таныклыгымда, мәсәлән, "русская" дип язылган, гәрчә әти-әнием дә, әби-бабам да – барысы да нагайбәкләр. Хәзер татар дип үзен беркем дә яздырмый диярлек. Бөтенесе дә урыс дип языла. Моның сәбәпләрен аңлату кыен. Бәлки православ дине монда өстенрәк чыгадыр, һәм алар урыслар арасында яши – сайлауларының сәбәбе шундадыр мөгаен", ди Тихонова.

Аның сүзләренчә, элек-электән килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны күпчелек хәзер өлкән буын гына саклый.

"Чөнки яшьләр шәһәргә китә, ә милли мәдәниятне саклаучылар авылларда гына кала. Балаларның беренче танышкан теле – урыс теле. Ә керәшенчә белмиләр", ди ул.

Тихонова Казанга күргәзмә ачылышына килгәч Татарстанда яшәүче керәшеннәр белән күрешкән. Ул балаларның да керәшен сәнгатен үз итүенә сокланган.

"Татарстанда балалар чыгыш ясый, ә безнең балалар җырламый. Балалар бар, тик музыка белгечләре, махсус белемле кешеләр юк. Барысы да аерым кешеләрнең эчкерсез тырышлыгына гына тотынып тора – алар балаларны укыта, өйрәтә, әммә яшьләр шәһәргә китә дә, кире кайтмый. Менә хәзер үз кызым белән булса да җитди шөгылләнергә кирәк дип уйлыйм, менә аңа нагайбәкләрнең милли киемен тектерәбез", ди Тихонова.

Бүген нагайбәкләрнең "Гүмер" ("Гөмер") һәм "Чешме" ("Чишмә") ансамбльләре эшләп килә. Соңгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, 19 меңгә якын кеше үзен нагайбәк дип яздырган.

XS
SM
MD
LG