Accessibility links

Кем ул абхазлар?


5 мең еллык тарихы булган абхаз халкы тәүге тапкыр зур дәүләтен VIII гасырдан соң төзегән.





Абхазия

Башкала: Сухум
Рәсми дәүләт телләре: рус, грузин, абхаз
Дәүләт акчасы: рубль
Диннәр: християн, ислам
Җир байлыклары: авыл хуҗалыгында тәмәке, чәй, утын, күмер
Президенты: Сергей Багапш




Көньчыгышта Кара диңгез тирәсендәге төбәкләр урта гасыр башларында Византия империясе вакытында християн дини тарала һәм бу җирләр християн дөньясының мәдәни һәм дини үзәгенә әверелә.

Византия дәүләте әкренләп көчен югалта башлаган чорда Абхаз патшасы IIнче Леон Абхазия һәм Лихенне үз хакимияте астына ала һәм соныннаy бу җирләр "Абхаз патшалыгы" дип атала башлаган.

Абхаз патшалыгы бүгеyге Грузия җирлегендә киңәеп Грузияне үз иадрәсенә буйсындырганнан соң 790-975 тариыхлар арасында бүтен Грузия җирләре "Абхазия" исеме белән атала башлады һәм бу дәүләт көньчыгышка таба киңәювен дәвам итте. Ләкин Зур Абхазия 13 гасырда Моңгол һөҗүмнәрендә зур зыян күрде һәм дәүләт Абхаз, Грузин дип 2 патшалыкка бүленде.

Абхазия соныңнан гарәп, фарсы, Византия һөҗүмнәреннән соң 1555 елда Госманлы патшалыгына, аннан 1810 елда Русия дәүләтенә күчте. Бу вакыт эчендә исә Абхазиянең сәяси һәм дәүләт үзенчәлеге сакланып калды.

Абхазлар 19 гасырның башында башка төньяк кавказ халыклары белән бергә Русиягә каршы сугышта катнаша. 1864 елда тәмамланган бу сугыш Абхазиядә кеше санын челпәрәмә китерде. Абхазия халкының 70 %тан артыгы Грузиядән сөргенгә җибәрелде һәм бушап калган бу җирләргә рус, казакъ, грузиннар урнаштырылды.

1917 елда совет революциясе Кавказны үз тәэсеренә алды, Абхазиягә яңадан бәйсез булу мөмкинчелеге бирелде.

1921 елда Абхаз Совет Социялист Республикасы төзелде.

1922 елда Грузия белән Абхазия 2 айрым дәүләт исеме астында уртак федераль республика булдырды.

1931 елда СССР башына Сталин килүе белән бергә Абхазиянең 10 ел дәвам иткән бәйсез республика статусы Грузия идәрәсендә автоном республикага алыштырылып, Грузия идәресенә кертелде. Сталин бу елдан соң төбәккә грузинлаштыру сәясәтен башлады. Икенче дөнья сугышында грузинлаштыру сәясәте дәвам итте. Шулай итеп, грузиннарның саны 1900 елның башында 55% булганда, 1940 елда 25 %, 1970тә 18% калды. Грузин, мәгрәлиан, сван кебек башка милләтләр саны исә соңы 50 ел эчендә 20 - 45% артты. Абхаз зыялылары, тарихчылары, милләт эшлеклеләре я сөргенгә җибәрелде, я үтерелде. Абхазча сөйләшү тыелды, исемнәр алыштырылды.




1992 елны Грузиядә урам бәрелешләре нәтиҗәсендә Гамсахурди хакимияттән куылды. Илне Эдуард Шеварднадзе җитәкли башлады һәм ул осетиннар белән 18 ай дәвам иткән бәрелешләрне туктатты.

Aбхазлар белән киресенчә киеренкелек артты һәм аларга Русия хәрбиләре булышты.

1994елны абхазлар җиңү яулап, барлык Грузия хәрбиләрен һәм грузин милләтендәге халыкны Абхазиядән куып чыгара.

Ике арадагы аңлашылмаучанлык шул еллардан бирле дәвам итә.
XS
SM
MD
LG