Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:48

Президент сайлавы алдыннан алман һәм әфган уртак хәрби көчләре илнең төньягындагы Үзбәк дини хәрәкәте сугышчыларына каршы лачын операциясен башлады.

Пакстан хәрбиләренең сват үзәнлеге һәм әфган чигендә башлаган зур хәрби чарада бу җирләрдә төпләнгән чит ил сугышчылары Әфганстанга таба кача башлады. Күптән түгел аларның бу хәрәкәте Үзәк Азия иминлегенә дә янаган иде.

Хәзер күпчелеге элекке Үзбәк дини хәрәкәте вәкиле булган сугышчыларга каршы әфган-алман хәрби көчләре уртак чара башлады.

Әфган рәсмиләре әфган, алман хәрбиләреннән торган уртак хәрби көчнең игътибарны илнең төньягындагы Кондуз вилаятенә юнәлдерү белдерелә.

Үзбәк дини хәрәкәте Әфганстанда

Лачын операциясе дип аталган уртак хәрби чара хакында генерал Заһир Азими мәгълүмат бирде:

"Качаклар кулланган юлларга өстәмә хәрбиләр урнаштыру турында НАТО белән соңгы арада килешү булды. Мәгълүм булганча, Пакстан хәрбиләренең кабилә җирләрендә алып барган чараларыннан соң, күпчелеге Үзбәк дини хәрәкәте башлыгы Таһир Юлдаш сугышчылары моннан качарга мәҗбүр булды. Хәзер безнең хәрбиләр Лачын хәрби чаралары нигезендә аларны күзли", диде ул.


Әл-Каидә белән бәйләнеше булган Үзбәкстан дини хәрәкәте Үзәк Азия илләрендә тыелган иде. Алар 1990 елларда әл-Каидәгә булышыр өчен Әфганстанга кача. Аларның күпчелеге Әфганстандагы хәрби чараларда үтерелсә дә, аларның бер өлеше Пакстанның кабилә җирләрендә качып яшәве беленә иде.

Әлеге төркем сугышчылары исеме соңгы тапкыр Таҗикстан һәм Кыргызстан кебек Үзәк Азия илләре чигендә булган чараларда вакытында ишетелде. Хәтта Таҗикстаннның элекке кыр сугышчысы Мирзо Зивовевның үтерелүендә әлеге төркем гаепләнгән иде.

Үзен төркем башлыгы Юлдаш дип таныткан кеше "Азатлык"ның таҗик бүлегенә биргән әңгәмәсендә, Үзбәк дини хәрәкәтенең Таҗикстан гадәттән тыш хәлләр министры Мирзо Зивовев җинаяте белән бәйләнеше булмавын әйтте.

Әфганстандагы алман хәрбиләре

300 алман, 900 әфган хәрби көченнән торган алман-әфган уртак хәрбиләре 20 августта булачак президент сайлавы алдыннан башланган хәрби чараларның иң мөһим өлешен тәшкил итә.

НАТОның Халыкара иминлек ярдәм көченә 42 илдән килгән якынча 65 мең халыкара хәрби катнаша. Алар арасында 3.700 Германия хәрбие бар. Iул ук вакытта Германия хәрбиләре сугыштан зыян күргән Кондуз төбәген төзекләндерү эшендә дә катнаша.
2002 елдан бирле Әфганстанда 35 алман хәрбие һәлак булды.

XS
SM
MD
LG