Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Карзаиның президентлыгы шикле"


Сайлауның гадел шартларда узмaячагын алга сөреп, икенче тур сайлаудан чигенгән әфган оппозиция башлыгы Габдулла, Карзаи президентлыгының кануни булмавын әйтте.

Дүшәмбе көнне сайлау коммиссиясе Карзаины президент итеп игълан иткәннән соң, Габдулла чыгыш ясады. Ул Карзаи хөкүмәтенең илдә коррупция һәм террорчылык белән көрәшерлек кануни көчкә ия булмавын әйтте.

Габдулла Габдулла, Әфган сайлау комиссиясенең caйлауны гамәлдән чыгаруына кануни нигезе булмавын алга сөрә.

Габдулланың бу белдерүләре президент Карзаиның хөкүмәт буларак коррупция белән көрәшергә вәгъдә итүенә җавап буларак яңгырады.

Барлык халыкны үз канаты астында туплаячак хөкүмәт төзергә вәгъдә иткән Карзаи, талибанны бу адымны якларга чакырды.

Талибан исә моңа җавап буларак үз тырышлыкларын дәвам иттерәчәген әйтте. Талибан шулай ук Карзаины "курчак" дип атау гадәтен бу җавабында да кабатлады.

Хәрәмләшү турында бәхәсләр

Әфганстанда сайлауның беренче туры 20 августта узган иде. Башта Карзаиның икенче турга калмыйча, беренче турда ук җитәрлек тавышны җыя алуы игълан ителде.

Ләкин күп җирдә хәрәмләшү һәм тәртипсезлек булуы турындагы шикаятьләрдән соң, БМО сайлауны күзәтү шурасы хәрәмләшү булуда шикләнелгән тавышларны яңадан тикшереп чыкты.

Нәтиҗәдә шура Карзаи җыйган тавышларның 50% кимрәк булуы ачыклады. Һәм икенче тур сайлау уздыру турында карар кылынды.

Башта бу гаепләүләрнең дөрес булмавын әйткән Карзаи, соңыннан икенче тур сайлау уздыруны кабул итте. Икенче тур сайлау 7 ноябрьдә үткәрелергә тиеш иде.

Ләкин сайлау алдыннан тиешле чаралар күрелмәү сәбәпле, сайлауда янә тәртипсезлекләр булачагын әйткән Габдулла, сайлау ярышыннан чигенүен игълан итте.

Аның бу белдерүеннән соң, сайлау комиссиясе икенче тур сайлауларда бер генә намзәт - Карзаи калуы сәбәпле, икенче тур сайлауны гамәлдән чыгарырга дигән карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG