Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:26

Әфганстан халкы 18 сентябрьдәге парламент сайлавына әзерләнә. 249 мәҗлес әгъзасы урыны өчен 2600 намзәт көрәшә. Шуларның 500е - хатын-кызлар.

Озак еллардан бирле сугыш уртасында калган әфган халкының икътисади мөмкинлекләре кимегән саен, сәясәткә булган битарафлыгы да арта бара. Илдә сугыш дәвам итә. Сугышчылар белән туктаусыз көрәш гади халыкка зыян китерә.

Әфган стратегиясе һәм әфган хөкүмәте исә халыкара җәмәгатьчелектә һәрдаим бәхәс тудыра. Хакимияттәге кайбер рәсмиләр ришвәтчелектә гаепләнә. Халык файдасына ярдәм өчен җибәрелгән акчалар кайбер түрәләрнең чит илдәге банк хисабына күчерелүе инде сер түгел.

Сайлау алды вәзгыяте

18 сентябрьдә мәҗлес әгъзалары яңадан сайланачак. Алда парламент сайлавы. Соңгы атналарда сайлау алды чаралары кызу бара.

Парламент ярышына акчасы булган намзәтләр инде шәһәр диварларына үзләренең зур постерларын ябыштырды. Хәзер җирле халыкка тәэсир итә алачак көчле арадашчылар, аксакаллар белән очрашып, үз якларына аударалар.

Әфганстанда Көнбатыш илләрдәге кебек намзәтләр үз төбәкләренә вәкиллек итү максатында билгеле бер район-мәхәлләдән сайланмый. Алар шәһәр буйлап үзенә яклау эзли. Акчасы булганы үзенә тавыш җыя алачак мөхтәрәм кешеләр белән килешә.

30 яшьлек хатын-кыз намзәте - Ширин Бәгьнең исә сәяси танышлары юк. Ул үзенә яклауны халыкның үзеннән эзли. Һәрбер өйгә үзе бара, халык белән аралаша. Өстәвенә ул җирле телне дә камил дәрәҗәдә белми.

Хатын-кыз намзәте - Ширин Бәгъ

Истанбулда университетта фармакология бүлеген тәмамлаган Ширин, бала чакта ук бу илдән Төркиягә күченгән булган. Хәзер ул үз иленә кайтып үз халкына ярдәм күрсәтергә тели.

Xатын-кыз намзәт - Ширин Бәгь
Милләте белән төркмән булган Ширин Әфганстандагы сайлау алды ярышын болай тасвирлады:

"Бөтен өйләргә кереп чыгам. Аларны нинди проблемнар борчый, аңларга тырышам. Әфган халкының проблемнары күп".

Ширин сайлаган ысул әфган халкы өчен бик сәер. Моңа кадәр бер сәясәтченең дә аларның хәлләрен белешеп килгәне булмаган. Бу илдә һәрбер сәяси мәслихәт кабилә яисә мәхәллә башлыклары тарафыннан гына хәл ителә. Гади халыкка кайсы намзәт исеменә кул куясын әлеге башлыклар күрсәтә.

Ширинне инде Кабулда күп кенә мәхәлләләрдә яхшы таныйлар. Ул 4 айдан бирле халык белән аралаша. Мәхәлләнең иң өлкән кешесе Мөхәммәт Заһир, Талибан режимы беткәннән бирле беркемнең дә мәхәлләгә килеп, халык шикаятен тыңлаганы юк иде, дип белдерә:

"Кем безнең янга килеп хәлебезне сорашсын? Юк шул, урамнарда хәзер тузан һәм чүп кенә йөри. Балалар авырый. Эчәргә су да юк", ди ул.

Хәйрия һәм сәясәт

Заһир фикеренчә, үз мәхәлләсендә кешеләр Ширингә тавыш бирсә, ике нәрсәне искә алачак: беренчедән, ул халыкның проблемнарын тыңлый, икенчедән, аның фәкыйрьләргә ярдәм күрсәтү тырышлыгы һәркемгә мәгълүм.

Ширин Әфганстанда бик сирәк очрый торган намзәтләрдән берсе. Шириннең туганнары - зур сәүдәгәр, бертуган абыйлары аның хәйрия гамәлләрен финанслый.

Моннан кала ул Төркиядәге хәйрия төркемнәре белән дә бәйләнештә. Соңгы тапкыр ул Әфганстандагы төрек төзелеш ширкәтен Кабулдагы фәкыйрь бер мәхәлләгә күпер салырга күндергән.

Соңгы сүз ирләрдә

Шулай да Ширин әйтүенчә, Әфганстанда намзәт никадәр тырыш булса да, сайлау процессы җиңел түгел:

"Сайлау бюллетененың әле нәрсә булуын белмәгән хатын-кызларга барып, аның нәрсә икәнен әйбәтләп аңлатам. Аннан алардан миңа тавыш бирерсезме дип сорыйм. Башта алар, әйе бирәбез инде дигән була, аннан ирләребез тавыш бирү өчен теркәлүгә рөхсәт бирсә генә, дип өстәп куялар".

Кыскасы, Әфганстанда халык үзен тыңлаган һәм конкрет ярдәм иткән намзәтләргә тавыш бирергә әзер, ләкин андый намзәтләр әлләни күп түгел.

XS
SM
MD
LG