Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда икенче тур сайлау үтмәячәк


Әфган сайлавындагы билгесезлекне чишү максаты белән БМО башлыгы Әфганстанга сәфәр кылды. Сайлау комиссиясе икенче тур сайлауны гамәлдән чыгарды.

Әфганстанда август аенда узган президент сайлавында Карзаи җиңеп чыкты. Ләкин сайлауда хәрәмләшү булуы турында шикаятьләрдән соң, узган тикшеренүләрдә сайлауда тәртипсезлекләр булуы ачыкланды. Әлеге шартларда икенче тур сайлаулар узарга тиеш иде.

Ләкин әфган оппозициясе башлыгы Габдулла икенче тур сайлау булыр алдыннан, сайлау комиссиясе башлыгын вазыйфадан китүен таләп итте. Габдулла исә моның өчен якшәмбе көнгә кадәр мөддәт биргән иде. Ләкин Карзаи хакимияте бу таләпне кабул итмәде.

Оппозиция башлыгы Габдулла, кичә таләбе үтәлмәгән өчен сайлауны бойкот итеп, аннан чигенүен әйтте. Оппозиция башлыгының бу белдерүе илдәге сайлау процессын билгесезлеккә этәргән иде.

БМО башлыгы кичекмәстән карар кылырга чарды

Әлеге каршылыклар һәм билгесезлеккә чишелеш табу омтылышы белән БМО башлыгы бүген Әфганстанга сәфәр кылды. Сәфәр башында Бан Ки-Мун, ил президенты Хамит Карзаи һәм оппозиция башлыгы Габдулла Габдулла белән аерым сөйләште.

Очрашудан соң ясаган рәсми белдерүендә Бан Ки-Мун, сайлауның язмышы турында соңгы карарны сайлау шурасы бирәчәк дип белдерде:

"Әфганстанга барырга җыенганда Әфган оппозиция башлыгы Габдулланың икенче турга катнашмаячагы хәбәрен ишеттем. Мин ахыр чиктә канунның өстен киләчәгенә ышанам. Һәм әфган бәйсез сайлау шурасы һичшиксез констуция кушканча бу хакта карар кылачактыр", диде.

Һәм Бан Ки-Мун сайлау турында бәхәсләрне бастыру өчен сайлау комиссиясен тиз арада карар кылырга чакырды.

Әфган сайлау шурасы рәсмие, Бан Ки-Мун таләпләренә аваздаш, карар кылынганда канун таләпләренә тугъры калачакларын ачыклады.

"Икенче тур сайлау үтмиячәк"

Шулай итеп, Әфган сайлау шурасы көн барышында, икенче тур сайлауларда бер генә намзәт Карзаи калуы сәбәпле, икенче тур сайлауны гамәлдән чыгарырга дигән карар чыгарды.

Бәйсез cайлау комиссиясе башлыгы Газизулла Лудин
Кабулда журналистлар белән очрашу вакытында сайлау комиссиясе башлыгы Газизулла Лудин иминлекнең начараю куркынычы һәм башка мөһим сәбәпләр аркасында шураның сайлауны гамәлдән чыгаруын әйтте.

"Конституциянең сайлау маддәсе нигезендә беренче тур сайлауда алда барган Хамит Карзаи, икенче турда көндәше булмау сәбәпле, президент булып сайланды", диде.

БМО башлыгы Бан Ки-Мунның Кабулга сәфәре шулай ук илдәге БМО хезмәткәрләренә булган яклавын күрсәтү уңаеннан узды. Мәгълүм булганча, бер атна элек әфган башкаласында БМО йортына булган һөҗүмдә, 5 БМО хезмәткәре һәм 3 әфган үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG