Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган низагында кем гаепле?


Президент сайлавыннан соң Әфганстанда туган каршылык һәм яңа хөкүмәт алдындагы вазыйфалар турында мөһим дипломатлар үз киңәшләрен тәкъдим итте.

Әфганстанда өстәмә көчләр җибәрелде, хәрби чаралар ныгытылды һәм сайлаулар имин узды дигәндә, талибан һәм гыйсьянчылар һөҗүмнәре артты, сайлау нәтиҗәсенә ризасызлык көчәйде.

Әлеге мәсьәлә яңа хөкүмәт һәм әфган халкын борчыган иң зур мәсьәлә. Моның хөкүмәт сәясәте аша хәл ителәчәгенә ышаныч кими бара. Чөнки президент сайлавыннан соң чыккан низаг халыкның карашын үзгәртте.

Әфганстандагы сайлау фундаменталист сугышчылар белән көрәштә һәм аларны юк итүдә зур өлеш кертәчәк дигән өмет бар иде. Моңа Әфганстаннан кала, читтәге җәмәгатьчелек тә ышанды. Ләкин сайлау нәтиҗәсе оппозиция тарафында зур ризасызлык уятты һәм сайлауда хәрәмләшү булу турында шикаятьләр артты.

"Карзаи шикаятьләрне тыңларга тиеш"

Элекке Әфганстан һәм Пакстан өчен җаваплы вәкил Залмай Халилзад белән испан дипломат һәм тынычлык килешүләрендә арадашчы Франсес Вендрел моңа карата борчылуларын белдерә. Аларның яңа хакимияткә берничә киңәше бар.

Залмай Халилзадның исеме Буш идарәсе вакытында еш ишетелә иде. Ул Буш хакимияте вакытында АКШның Әфганстан һәм Пакстан өчен җаваплы вәкиле иде. Залмай әле дә төбәк сәясәте белән кызыксына һәм соңгы хәлләр турында аның әйтер сүзе бар.

"Дөнья җәмәгатьчелеге алдында борчу уяткан җитди шикаятьләрне Карзаи хөкүмәте тыңларга тиеш. Мисал өчен, сайлауда хәрәмләшү булу турындагы белдерүләр. Шулай ук планнарны, кануннарны гамәлгә ашырганда адымнар һәм моңа карата шикаятьләргә игътибар бирергә тиеш. Илдә икътисади киләчәкне торгызу өчен җаваплы чаралар күрү шарт", ди ул.

Халыкара җәмәгатьчелек Әфганстанда кайбер хаталар кылды, дигән карашта Халилзад. Мисал өчен, Әфган көче булдыру адымы һәм экстримистларның Пакстанга сыенуын туктата алмау кебек мәсьәләләрдә.

Шулай да Халилзад халыкара җәмәгатьчелекнең үз хатасын төзәтеп, алга таба туачак проблемнарны чишү өчен кирәкле чаралар күрә алачагына ышана. Шул ук вакытта ул, сайлау турындагы шикаятьләргә игътибар итү, бу юлдагы иң нәтиҗәле адым булыр иде, дигән карашта тора.

"Халык үз иленә үзе хуҗа булырга тиеш"

БМО махсус Әфганстан вәкиле булып эшләгән элекке испан дипломаты Франсес Вендрел да Халилзадә сүзенә кайтаваз булып тора. Ул, Әфганстанда кылынган хаталар өчен Карзаи гына гаепли түгел, ди:

"Иң зур хата кыр сугышчылары белән хезмәттәшлек итү фикере иде. Алар 90-нчы елларда илне харап иткән кешеләр, ә соңыннан яклау тапты. Алар хакимиятне торгызу өчен бернинди дә өлеш кертмәде. Кабул хакимияте исә бөтен көчен үз мәнфәгатендә кулланды", ди.

Вендрел әлеге низагны чишү өчен, әфган халкы таләбенә җавап бирә алырлык кануни адымнар белән чаралар күрергә киңәш итә.

Вендрел Әфганстанның киләчәген өметле күрә. Аның фикеренчә, әгәр сивил хезмәтнең хәле якшырса, халык үз-үзенә хуҗа булса, гаделлекне тарафсыз тикшерә алса, үз гаскәре һәм полициясе көчләнгән чагында Әфганстанда тотрыклык артар иде дигән карашта.
XS
SM
MD
LG