Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:43

Әфганстан президенты Хәмит Карзаи шикаять комиссиясенең сайлауда хәрәмләшү булу турындагы белдерүен таныды.

БМО яклавындагы сайлау шикаять комиссиясе президент сайлавында кулланылган тавышларның 1/3 өлеше кабул ителмәячәген белдерде. Әлеге шура президент Карзаиның сайлауда 50 % тавыш җыя алмавын да ачыклады.

Шура хисабында 210 тартмада хәрәмләшү булуы расланган. Шикләнелгән тартмалардагы тавышларның кире кагылуы белән Карзаи җыйган тавышлар 48 %ка калды. Сайлау тәртибе буенча икенче тур сайлау узарга тиеш иде.

Икенче турда ике көндәш

Көнбатышлы сәясәтчеләр һәм дипломатлар соңгы көннәрдә Хәмит Карзаины икенче тур сайлауга барырга күндерергә тырышкан иде. Һәм соңгы сүз ил президенты Хәмит Карзаидан килде. Ул нәтиҗәләрнең дөрес булмавын таныды һәм икенче тур сайлау булачагын ачыклады.

Әфганстан икенче тур сайлауны 7 ноябрьдә уздырырга җыена. Икенче тур сайлауда төп көндәшлек президент Хәмит Карзаи һәм оппозициядәге Габдулла Габдулла арасында барачак.

Карзаи илдәге демократияне сынау өчен алдагы сайлауның мөһим адым булачагын ачыклады.

Әфганстандагы сайлау август аенда узган булса да, аның төгәл нәтиҗәләре җәмәгатьчелеккә игълан ителмәде. Өстәвенә оппозиция һәм күзәтү коммиссиясенең хәрәмләшүләр булуы турындагы белдерүләр илдә шактый каршылык тудырды.

Әфганстанда 15-17 миллион кеше сайлауда катнашу хакына ия. Әлеге сан якынча ил халкының яртысына тиң диярлек. Ә сайлауда бары тик 4 миллион кешенен катнашуы билгеле.

Габдулла җыйган тавыш 32 %

Сайлауның беренчел нәтиҗәләрендә Хәмит Карзаинең президент булып сайлану өчен кирәкле 55% тавышны җыюы игълан ителгән иде. Шул ук нәтиҗәләрдә Габдулла исә 28 % тавыш алды диелде.

Сайлау шикаять шурасының хәрәмләшү булуда шикләнелгән 210 тартманы, ягъни якынча 1 миллион 300 мең тавышны кире кагуыннан соң оппозициядәге Габдулла алган тавышлар 32 %ка күтәрелде.

Әфганстан яңа сайлауга әзерме?

Икенче яктан, илдә иминлек әле дә борчу уята. Мәгълүм булганча, талибан белән сугыш бертуктаусыз дәвам итә. Иминлек көннән көн начарайган илдә, сәяси тотрыксызлык илдәге именлеккә тагын да зыян сала. Шул хәлдә икенче тур сайлау өчен илдәге шартлар әлегә әзер түгел кебек күренә.

Әфган бәйсез сайлау комиссиясе башлыгы Газизулла Лудин, сайлау алдында торган проблемалар турында болай әйтте:

"Әфганстандагы соңгы вәзгыятьне искә алганда, көнбатышлы илләр таләп иткәнчә ачык һәм тугры сайлау уздыру бик читен булачак. Беренче сайлау алдыннан иминлекнең бозылып китүен искә төшерергә кирәк. Сугыш дәвам иткән хәлдә төгәл һәм гадел сайлау көтеп булмый", ди.

Вашингтон хакимияте сайлау турындагы бәхәсләр төгәлләнгәнчегә кадәр, Әфганстанга өстәмә хәрби җибәрмәячәген белдерә.

XS
SM
MD
LG