Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хатын-кызлар хокукын бозган канунга протест


Әфганстанда хатын-кыз хокукларын бозган яңа канун моңарчы ирләренә каршы баш күтәрмәгән, буйсынучан әфган хатын-кызларның ачуын чыгарды.

Demonstracije žena u Afganistanu
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:34 0:00


Йөзләгән хатын-кыз әлеге канунга каршылык белдереп, урам җыены уздырды.

Март аенда әфган президенты Хамид Карзаи имлазаган канунда, шигый хатын-кызлары өйдән чыгып киткәндә, укырга теләгәндә, эшкә урнашканда ирләреннән, яисә әтиләреннән рөхсәт алуы шарт итеп куела.

Әлеге канунда хәтта, ирнең хатыны белән ничә тапкыр җенси мөнәсәбәттә тора алачагы да язылган.

Канунга ил эчендә һәм Көнбатыш илләрендәге кеше хокуклары оешмалары зур тәнкыйть белдерә.
Алар әлеге канунны талибан хакимияте җимерелү белән казанылган хатын-кыз хокукларың яңадан югалту буларак бәяли.

Август аендагы президент сайлавында шигыйларның тавышын җәлеп итәр өчен, Карзаинең бу канунны кабул итүе турында фаразлар йөри.

Клинтон канунга каршы


Бу канун һәм аңа каршы туган каршылыклар турында узган атналарда “Азатлык”ның Прагадагы баш фатирына килгән, АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон әфган хатын-кызларын яклап, бу канункаршы булуын һәм моны Карзаиның үзенә дә әйтүен телгә алган иде.

Соңыннан Карзаи канунга каршы арткан басымнар сәбәпле, гаделлек министрлыгына бу канунны яңадан карап чыгарга кушты.

Шулай да хатын-кыз хокукларын яклаучылар борчуда. Шул исәптән, активистларның бер өлеше атна ахырында президент бинасы алдында каршылык чарасы уздырырга җыена.

Tарихтагы иң зур каршылык чарасы


Чәршәмбе көнне узган протест чараларына кайтаваз исә зур булды. Әфган парламенты билгече Шинкай Карохил, бу чараның хәзергәчә Әфганстан хатын-кызлары тарафыннан оештырган иң зур каршылык чарасы булуын искә ала:

“Бу Әфганстанда хатын-кызлар тарафыннан оештырылган иң зур чара иде. Анда шигыйлар гына түгел, аларны яклап сөнни һәм һинду хатын-кызлары да катнашты. Барлык иминлек чаралары күрелсә дә, ирләр хатын-кызларны туктатырга тырышкач, чуалышлар килеп чыкты", диде ул.

Протестчыларга каршы чыктылар


Каршылык чаралары барганда, меңгә якын ир-ат һәм канунны яклаган хатын-кызлар, протестчыларны кәфер һәм дин дошманы, дип атап җыенны туктатырга тырышты.

Канунны яклаучы хатын-кызлар, протестчыларны канунның эчтәлеген дөрес аңламауда гаепли. Алар фикеренчә, канун дин таләпләренә карап язылган.

"Безнең канун системы һәм дәүләт дингә нигезләнгәнгә күрә, беркемнең аңа каршы килергә хакы юк", ди каршылык тудырганканунны яклаган бер хатын.

"Tигез хокукка ирешү, хыял"


Әфганстанда хатын-кызлар күп тапкыр көч куллануга дучар булса да, алар хокукларының бозылуы турында ачыктан-ачык әйтә алмый. Монда консерватив җәмгыять эчендәге басым зур роль уйный.

12 апрельдә сәясәтче һәм хатын-кыз хокукларын яклаучы активист Ситара Ачикзайның үтерелүе, бу вәзгыятьне аңлауда бер мисал гына.

"Шул исәптән, әлегә хокукларның бозылуына каршы кечкенә чаралар уздырылса да, Әфганстанда хатын-кызларның тигез хокукка ирешүе хыял гына булып кала", ди Әфган хокукчысы Шукриа Барекзаи.
XS
SM
MD
LG