Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:56

Өч дистә ел буе дәвам иткән сугыш Әфганстанда туризмны бөтенләй бетерде диярлек. Ләкин аны җанландыру өмете сүремәгән.

Әфганстанның матур табигате, тарихи байлыгы һәм төрле мәдәнияте җирле һәм чит ил туристларын үзенә җәлеп итә.

Әфганстанның үзәгендә яшел аланнар белән капланган Бамиян үзәнлеге урнашкан. Бу табигать сөюче туристлар иң күп йөргән җир.

"Мин үзем Британиядән, исемем Нигел. Миңа 33 яшь һәм бу минем Бамиянга әле беренче сәфәрем. Ике дустым белән бергә бу үзәнлекне күрергә килдек. Мин моннан элек дөньяның бик күп төрле җирендә булдым, ләкин мондый матурлыкны әле бир җирдә дә күргәнем юк иде", ди Бамиянга килгән Британ туристы.

Нигел кебек сәяхәтчеләр бу җирнең тарихи байлыгына һәм археологик үзенчәлекләренә тартыла. Тирә-якта да бик матур җирләр бар. Бер-берсенә тоташкан төрле күлләрне үз эченә алган Банд-е Әмирдә исә Әфганстанның иң матур паркларыннан бирсе төзелде.

Ләкин илдәге тотрыксызлык, көч куллану һәм рәтле төзелешләр булмау сәбәпле монда туризм үсә алмый.


Әйтеп узарга кирәк, Бамиян үзәнлеге илнең нәкъ үзәгендә урнашкан һәм ул шактый имин санала.

Бамиянда Ефәк юлы кунакханәсенең хуҗасы мондагы туризм торышын болай аңлата:

"Чит ил кешеләре өчен Әфганстанда әле иминлек яхшы түгел. Гәрчә бу җирләр Әфганстанның иң имин җире булса да. Монда турыдан-туры очышлар юк. Монда Кабул аша гына килеп була. Юллар бик начар булганга, Кабулдан монда 8-9 сәгатьтә генә килеп була. 2007 елда Япония, Америка, Британиядән күп санда сәяхәтчеләр килгән иде. Ләкин соңыннан вәзгыять үзгәрде, хәзер алар саны бик аз", ди Ясуи.


Япон кешесе Ясуи Әфганстанга 90 еллар башында килә. Ул монда башта фото-хәбәрче буларак эшләгән, ләкин соңыннан монда калырга карар кыла һәм үзенең сәяхәт ширкәтен ачып җибәргән.

2002 елда ул әфган ире белән бергә кунакханә төзи. Әлеге кунакханә иң сыйфатлылардан санала.Монда бер көн тору кимендә 100 доллар тора. Чит илдән сирәк турист килсә дә, ил эченнән килгәннәр саны арта бара.
Аларның күпчелеген исә, дипломатлар. Алар БМО рәсмиләре һәм Әфганстанда дәүләттән бәйсез эшләгән ярдәм оешмалары вәкилләре тәшкил итә.

1960-70 елларда Әфганстанга туризм җанлана, һәм монда этнография һәм археология белән шөгыльләнгән көнбатышлы яшь туристлар еш йөргән. Ләкин 30 елдан артык сугыш туризмның тамырына балта чаба. Шулай да алга таба әле өмет бар сыман.

Халыкара оешмалар булыша

Яңа Зеландия хөкүмәте тарафыннан төзелгән Бамиян эко-туризм программасы быел эшли башлады. Программа нигезендә төбәкне таныту өчен брошюра һәм веб-сәхифәләр әзерләнә. Күнегүләр отель һәм рестораннарның сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.

Програм нигезендә семинарлар оештырыла. Бамиянда (UNESCO) белән хезмәттәшлек иткән яңа турист бюросы эшли башлады. UNESCO сентябрь ахырында төбәктә туризмны җәелдерү һәм тарихи әсәрләрне саклау калу турында семинар уздырды.

XS
SM
MD
LG