Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:33

АКШның Әфганстан һәм Пакстандагы хәлләр турында җаваплы вәкиле Ричард Һолбрук, Американ тәраккыять үзәге иганәчелегендә узган җыенда Әфганстан стратегиясен үстерү өчен күрше Иранның әһәмиятенә басым ясады.

"Иран Әфганстанның көнбатышына чиктәш ил һәм ул Әфганстанга йогынты ясарлык көчтә, АКШ моны аңлый", дип әйтте АКШның Әфганстан һәм Пакстандагы хәлләр турында җаваплы вәкиле Ричард Һолбрук. Һолбрук, Һәрат вилаятендәге вәзгыятькә басым ясап, аның Иранга таба ачылган юл булуын да искәртте.

"Географик яктан караганда, Һәратта булган һәрбер кеше монда мәдәни һәм икътисади яктан Иранның тәэсире булуын күрә. Шул исәптән Әфган проблемын чишүдә Иран зур роль уйный алырлык көчтә", диде ул.

Һолбрук, илдә тотрыклыкны арттырган Карзаи хөкүмәтен яклауда Иранның уңай тәэсире булуын да искә алды. ул Иранның шул ук вакытта Пакстандагы тотрыклыкны тәэмин итүдә өлеш кертүен шул уңайдан Иранның Токио конференциясендә Исламабадка 330 миллион доллар акча ярдәме күрсәтүен әйтте.

Әфьюн күрше илләр өчен дә проблема


Мәдәни, икътисади һәм сәяси бәйләнештән кала Һолбрук Әфганстандагы әфьюн җитештерүне туктату эшендә Иранның уңай тәэсир итә алачагына басым ясады. Белгеле булганча, гыйсьянчыларның иң зур кереме әфьюннан килә. Һәм ул дөньяга Иран аша тарала.

"Әфган әфьюны Иран эчендә дә зур проблем тудыра. Илдә әфьюн кулланучылар саны арта. Һәм Иранга ул шул Әфганстан чигеннән керә. Бу борчуны арттыра, әфьюн кулланучылар саны 5 миллион дип телгә алына. Бу Иран өчен шактый зур проблем", диде.

Әфганстаннан таралган әфьюн шул ук вакытта Русия өчен дә проблема. Русия рәсмиләре АКШ белән булган соңгы очрашуда бу хәлнең зур бочылу уятуын әйткән иде.

Cтратегияне дәвам иттерергә кирәк

Һолбрук шулай ук 20 августта булачак сайлауга да басым ясады. АКШ вазыйфасының сайлау вакытында иминлекне тәэмин итү булуын ассызыклаган Һолбрук, Әфган стратегиясе кысаларында, шулай ук коррупция белән көрәш һәм элекке сугыш башлыкларын ярлыкау кебек мөһим максатлар торуын әйтте.

"Бу максатлар гыйсьянчылар белән көрәштә бик мөһим. Һәм без бу эш өстендә эшлибез. Сайлауда кемнең сайлануына карамыйча, бу стратегияне дәвам иттерергә кирәк", диде ул.

Һолбрукның алга куйган максатлары гыйсьянчылар белән көрәш кенә түгел. Ул ясаган чыгышында Әфганстан стратегиясендә шулай ук авыл хуҗалыгын үстерү, рәсми оешмаларны санын арттыру һәм әфьюн җитештерүне туктату өчен конструктив адымнар аталачагын да әйтте.

Сүзен йомгаклаганда Һолбрук бу күп төрле стратегиянең тәмам уңышка ирешүе өчен бер нинди гарантия булмавын, ләкин АКШ уңышка ирешү өчен көрәшне дәвам иттерәчәген әйтте.

XS
SM
MD
LG