Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:01

Әфганстанда Җирга җыены гыйсьянчылар һөҗүменә дучар булды. 3 көнлек җыенда кораллы гыйсьянчылар белән ихтимал килешү шартлары карала.

Әфганстанда асаба-кабилә башлыклары, шәһәр вилаять вәкилләре һәм цивил җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре катнашында узачак зур җыенның ачылыш программасы янә гыйсьянчы һөҗүмгә дучар булды.

Кабулның көнбытышында тынычылык шуарасы Җирга узачак мәйданга гыйсьянчылар ракета белән һөҗүм ясады.



Ракета делегатлар җыелган аланлыкка килеп җитә алмаса да, корал тавышлары тынычлыкны бозды. Иминлек көчләре белән гыйсьянчылар арасында атышлар булып алды.

Делегатлардан яраланучы юк, гыйсьянчылардан исә ике кеше үтерелде дип белдерелә.

Әфганстан дәүләт башлыгы Хәмит Карзаи оештырган җыенда, Талибан белән килешү шартлары карала иде. Ләкин Карзаиның бу чыгышын корал тавышлары бүлде. Иминлек арттырылды. Җыенны якыннан күзәткән хәбәрчебез Нәсим Шафак, һөҗүмнәрнең контроль астында булуын, иминлекне саклау өчен 120 меңнән артык милиция хезмәткәренең эшләвен әйтте.

"Югалтулар турында мәгълүмат юк, ләкин атышлар кичекмәстән туктады. Һавадан иминлекне күзәтеп торган боралаклар кайтып китте", диде соңгы вәзгыять турында Әфганстандагы хәбәрчебез.

Талибан вәкилләре җыенда катнашмады

Бүгенге һөҗүмнәрдә җаваплыкны Талибан үз өстенә алды.

Карзаи һөҗүмнәрдән соң чыгышын дәвам итеп, Талибанга үз җирләренә кайтып тынычлык процессына кушылырга чакыды.

"Тагын бер тапкыр сезгә әйтәм, талиб кардәшләрем. Бу ватан сезнеке, әгәр хата миндә икән мин хатамны кабул итәргә әзер. Әгәр хата сездә икән, үз хатагызны үзегез туктатырга тиешсез. Балаларны үтермәгез, әйдәгез тынычлык процессына сез дә кушылыгыз. Читләр йогынтысыннан котылыгыз. Бүген сезнең кулыгызга корал тоттырган кешеләр икенче көн сезне төрмәгә утыртачак, ә сез нинди җихад турында сөйлисез?", диде Карзаи.

Карзаи җитәкләгән тынычлык шурасы җыенында 1600 вәкил катнашты, аларның 1/5 өлешен хатын-кызлар тәшкил итә.

Максат - илдә кораллы сугышчыларны әфган хәрби берлегенә кушу, җитәкчеләре белән сәяси килешүгә ирешү.

Карзаи әлеге планын 36 сәхифәдән торган китапчыкта аңлатты. Аның сугышчыларны дәүләткә яраклаштыру программасы турында шура вәкилләре фикер алыша.

Югары дәрәҗәле НАТО вәкиле булган Марк Седвил, әфган хөкүмәтенең максатын ачыклаганда, хөкүмәт Талибан эчендәге сугыш яклы кешеләр белән хөкүмәткә уңай яктагы Талибан әгъзаларын икегә бүлү максат куя дип белдерде.

Әфганстанда соңгы елларда Талибан җитәкчелегендәге гыйсьян хәрәкәте ил күләмендә ныгый бара.

Төбәк белгечләре фикеренчә, әфган рәсмиләре һәм көнбатыш илләре, бәрелешләрне җәелмичә туктату өчен инде сугышчы төркемнәр белән килешү кирәклеген яхшы аңлый башлаган.

XS
SM
MD
LG