Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Әфганстанда максатына ирештеме?


АКШ рәсмиләре Әфганстан сугышындагы соңгы хәлләрне күзәткән яңа хисапны игълан итте. Әфганстан стратегия хисабында АКШ хәрбиләренең Әфганстаннан чыгу вакыты ачыкланды.

АКШ президенты Барак Обама Американың "террор оешмасы әл-Каидәне юк итү" максатына әкренләп ирешүен белдерде.

Әфганстандагы хәрби чаралар тәфсилле рәвештә урын алган Әфганстан стратегиясе хисабында, әл-Каидәнең әле дә Пакстан һәм Әфганстанда эшчәнлеген дәвам итүе белдерелә.

АКШ президенты Әл-Каидә идарәсе башындагы җитәкчеләренең тугыз ел элек Әфганстаннан качып китүе сәбәпле, террор оешмасының кыен хәлдә калуын әйтте.

"Әл-Каидә авыр хәлгә калды"

Обама әл-Каидә турында, "Аларга үзләренә беректәш табуы, сәяхәт итүе, террорчыларны өйрәтүе һәм һөҗүм оештыруы инде бик авыр. Кыскасы, әл-Каидә бер почмакка кысылып калды" диде.

Барак Обама моңа карамастан төбәктәге контрольне югалтмау кирәклегенә тукталды. Обама бу күренешнең тискәрегә әйләнә алуы турында кисәтте.

Һәркөн күп кенә төбәкнең Талибан идарәсеннән арына баруын әйткән АКШ президенты, моның ярдәмендә әфганнарның әкренләп үз авылларына кире кайтуын искә төшерде.

Әфганстаннан чыгу вакыты

Әфганстан стратегиясенең соңгы берьеллык хисабын тоткан рәсмиләр максатның Әфганстанны бөтенләй төзекләндерү түгел, ә башта сугышчылардан арындыру булуын ачыклады. Хисапта Әфганстаннан чыгу вакыты бәян ителә. Әфганстанда НАТО көчләренә бәйле якынча 90 мең хәрби, моңа өстәп НАТОдан кала 23 мең Американ хәрбие бар.

АКШ башлыгы Обама 2011 ел урталарында хәрбиләрнең Әфганстаннан чыгарыла башлаячагын һәм иминлектә җаваплылыкның 2014 елда әфган хәрбиләренә тапшырылачагын белдерде.

Кабул хакимияте белән хезмәттәшлек

Обама Әфганстанда җитди сәяси һәм икътисади чаралар башкарылуын белдереп Әфганстан җитәкчелеген ачык булырга һәм җаваплылыкны ныгытырга чакырды.

АКШ Кабул идарәсенә карата сәясәтен үзгәртте. Мөнәсәбәтләр күбрәк хезмәттәшлеккә әйләнә башлады. Киләсе ел төбәктәге сугышны яхшырак идарә итү өчен АКШ белән Әфганстан арасында уртаклык төзеләчәк.

АКШ башлыгы Барак Обама, әл-Каидә белән мөнәсәбәтне бетереп, шартларны кабул иткән очракта талибан белән килешү процессының башлый алачагын белдерде.

Обама, Пакстанның төбәк иминлегендәге роле турында да белдерде. Обама Пакстанның инде террор оешмаларының үзләренә һәм төбәккә янавын аңлый башлавын әйтте. АКШ рәсмиләре чик буенда зур көрәш алып барган Пакстанны һәрдаим яклаячагын әйтте.
XS
SM
MD
LG