Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибанга хәнҗәр oперацияcе


АКШ хәрбиләре Әфганстанның көньягындагы Һәлманд вилаятендә талибанга каршы зур хәрби операция башлады.

Әфганстандагы зур бер өлеше талибан тарафыннан идарә ителә торган бу төбәк иң күп әфьюн җитештерүче тотрыксыз вилаятьләрнең берсе.

Бүген иртә белән йөзләгән хәрби машиналары Әфганстанның көньягына таба юл тотты. Аларга хәрби көймәләр өстәлде. Вьетнам сугышыннан соң алар беренче тапкыр әлеге зурлыктагы хәрби чарада катнашты. 4000 АКШ диңгез хәрбие һәм 650 әфган көче "хәнҗәр" дип аталган зур күләмле хәрби чараны башлап җибәрде.

Операциянең максаты: 20 августта булачак президент сайлавы алдыннан илдә иминлекне ныгыту.


Чараларны якыннан күзәткән хәрби белгеч Җулиан Линдли-Френч белдерүенчә, тотрыклыкны урнаштыру һәм яңадан төзекләндерү планын дәвам иттерү өчен, өстәмә көчләр белән башланган бу чара киләчәктә зур мөмкинчелекләр тудыра ала.

«Әфганстандагы АКШ хәрби көчләре башлыгы генерал МәкКристал әйткәнчә, халыкның бу чарага теләктәшлек белдерүе уртак хәрби көчләр ярдәмендә башлаган стратегияне уңышлы тәмамларга зур өлеш кертә ала", диде ул.

Гыйрак тәҗрибәсе

Генерал МәкКристал - Әфганстандагы яңа американ стратегиясе проектындагы мөһим шәхесләрнең берсе. Ул бу вазыйфага узган ай керешкән иде.

МкКристал
Аның тәҗрибәсе шактый мөһим. Моннан элек Гыйрактагы Саддәм Хөсәенне кулга алу чарасына җитәкчелек иткән генерал МәкКристал Әфганстандагы АКШ хәрби башлыгы итеп билгеләнгәндә гаскәрләренә "талибанга каршы чараларда башка стратегия кулланылачагын", әйткән иде.

Генерал МәкКристал телгә алган үзгәреш - Гыйракта зур гысьянчыларга каршы алып барылган уңышлы стратегияне Әфганстанга яраклаштыру.

Гыйракта 2007 елдан башлап өстәмә хәрбиләр булдыру сәясәтенең иң мөһим өлеше: җирле көчләрне гыйсьянчыларга каршы коралландыру иде. Бу тәҗрибә хәзер Әфганстан стратегиясе өчен дә мөһим.

Шул уңайдан, узган айлардагы талибанга каршы алып барылган чараларда гади халыкка зарар китермәү иң беренче максат итеп билгеләнә.

Халыкара җәмәгатьчелек уртак һава һөҗүмнәрендә гади халыкка зыян килүгә зур тәнкыйть белдергән иде.

Һава һөҗүмнәре кими

Халыкның ышанычын яуланганнан соң икенче адым буларак аз сандагы иминлек нокталарындагы сакчыларның санын арттыру һәм эшчәнлеген җәелдерү тора.


Зур өметләр багланган Обама хакимиятенең Әфганстандагы бу тәүге хәрби операциясенең башка бер үзәнчелеге исә, һава һөҗүмнәрен киметү. Әлеге чаралар вакытында бик кирәк булган очракта гына пилотсыз очкычлар җибәреләчәк.

Хәрби белгеч Җулиан Линдли-Френч чараның шулай ук Пакыстандагы талибанга каршы чаралар белән дә бәйләнеше булуын әйтә.

"Талибанга каршы юнәлдерелгән әлеге чара Әфган-Пакыстан чигенең ике ягына да карый. Пакыстан соңгы арада Сват үзәнлегендә чараларны арттырды. Төп максат - талибанның көчен һәм бәйләнешен кысырыклау. Сайлау алдыннан башлаган бу чара сайлаудан соң да мөһим булып калачак, ягъни ул янә сәяси һәм төбәк страгиясенең бер өлеше булып тора", диде ул.
XS
SM
MD
LG