Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:03

17 апрельдә Төркиядә күренекле галим Әхмәт Тимер беренче тапкыр зурлап искә алыначак. Кабере янында үтәчәк мәрасимне Тимернең Әнкарада гомер итүче кызы Зәйнәп Баһшаиш Фыратоглу һәм җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан оештыра.


Халкыбызның: "Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел" мәкаленә, милләт буларак, бик тугъры була алмыйбыз шикелле. Дөньякүләм танылган тюрколог, монголоистика белгече, профессор Әхмәт Тимерне фән дөньясында белмәгән кеше юк, ләкин үлеменә инде 8 ел булса да, бу гомер эчендә Төркиядә "Тукай" мәдәният һәм мәгърифәт үзәгеннән тыш, аны бернинди татар җәмгыятьләренең искә алганы булмады. Ә бит мәрхүм галим татар-төрек дөньясына тиңе булмаган гыйльми ачышлар белән хезмәт иткән кеше.

Күренекле галим Европа уртасында милләтен танытуга, аның телен өйрәнү-өйрәтүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Икенче Дөнья сугышы башланган вакытында алманнарга әсир төшкән бик күп татар-башкортны, шул исәптән Азатлык" радиосын коручы һәм күп еллар кызыклы тапшырулары белән татарлыкны яшәтеп килгән олуг аксакалыбыз Гариф Солтанны әсирлекнең канлы кылычыннан коткарып калган. Милләтебезнең мондый мәртәбәле, затлы зыялы шәхесен игътибарсыз калдыру – гөнаһка тиң.

Әхмәт Тимер 1912 елның 14 ноябрендә элеккеге Бөгелмә өязенең Әлмәт авылында Зәйнәп һәм Рәшит Яруллиннарның икенче балалары булып дөньяга килә. Кечкенә Әхмәтнең яшьли мәгърифәткә омтылучанлыгы, мөгаен, әти-әнисе каныннан күчкәндер. Рәшит абзый да, Зәйнәп ханым да ул заманның шактый укымышлы кешеләреннән саналган. Ун еллап Гарәбстанның Мәдинә шәһәре мәдрәсәсендә белем алган Рәшит Ярулла, туган илгә кайткач, Диния нәзарәтендә имтихан тотып, имам-хатыйп һәм мөдәррис исеме ала һәм авылларында укытучы-имам булып эшли.

Заманында Истанбул һәм Мәдинә шәһәрләрендә оста итеп Коръән укуы белән танылган Ярулла мулла Уфа Диния нәзарәте рәисе, мәшһүр галим, җәмәгать эшлеклесе Риза Фәхретдин белән якташ буларак кына түгел, фикердәшләр буларак та таныш була һәм Зыя Камали, Габдулла Сөләймани, Ибраһим Акчура кебек зыялылар белән турыдан-туры аралаша.

Әхмәт Тимернең әнисе Зәйнәп ханым исә күрше авылларындагы дин белгече Габделфәттах кызы булып, Әлмәттәге кызлар мәктәбендә укыта. Шигырь язу сәләтенә ия булган бу ханымның хәтта милли журналларда шигырьләре дә басыла. Әхмәт укырга-язарга әтисеннән өйрәнә. Гарәп һәм фарсы телләрен белүче Рәшит абзыйны 1921 елда Бөгелмәдәге рус мәктәбенә укытырга чакыралар. Ул кечкенә Әхмәтне дә үзе белән бергә ала. Әхмәткә укуны яңадан беренче сыйныфтан башларга туры килә. Бу турыда ул үзенең тәрҗемәи хәлендә болай дип яза:

“Беренче сыйныфны чиркәү бинасындагы бер мәктәптә бетердем. Инкыйлабтан соң бу мәктәп гади бер урыс мәктәбенә әверелде. Монда мин татар баласы булганга күп интегүләр һәм кимсетүләр кичердем. Сыйныфта татарлардан мин берүзем генә идем. Беренче сыйныфны зур тырышлык күрсәтеп тәмамлагач, икенче һәм өченче сыйныфларда яңа ачылган урыс мәктәбендә укыдым. Мин бик тырышып укыдым, русчаны да яхшы ук өйрәндем”.

Шул ук вакытта ул туганы булган халык укытучысы Һади Атласи ярдәмендә бик тырышып алман телен өйрәнә.

Бөгелмәдә белем алу еллары озакка сузылмый. Заманның мәрхәмәтсез җилләре аларның да тыныч, хозурлы тормышын җимереп ата. Рәшит абзыйның революция елларында милли хәрәкәткә катнашкан бер мулла булуын искәртеп, Әхмәтне укый торган мәктәбеннән куалар. Шулай итеп, булачак галим Советлар Берлеге эчендә белем алу ирегеннән бөтенләйгә мәхрүм ителә.

Туган илдән гомерлеккә аерылу

Әхмәт Тимер 1929 елда 17 яшендә туган туфрагын ташлап, Төркиягә качуга дучар ителә. Башта юлга биш кеше чыгарга карар кылына. Ләкин Батумга җиткәндә аларның өчесен тотып алалар. Әхмәт үзенең юлдашы – Карабаш авылы имамы Шакир хәзрәтнең улы Габделәхәт Биккол белән, ике атнага соңрак кузгалып, чик буен үтеп, Төркия ягына чыгуга ирешә. Аның әти-әнисе һәм бөтен туганнары Татарстанда кала.

Сталин заманында барган эзәрлекләүләр, халкыбызның иң зыялы кешеләрен нахакка гаепләп юк итүләр Әхмәтнең әтисе – Рәшит хәзрәтне дә читләтеп үтми. Аны күренекле мәгърифәтче, тарихчы-галим Һади Атласи җитәкчелегендәге “Идел-Урал” оешмасы белән бәйләнештә булганлыкта гаепләп, кулга алалар һәм 1938 елның 15 февралендә 9 иптәше белән бергә атып үтерәләр. Бу фаҗигане Әхмәт бик авыр кичерә һәм гомере буе ул аның төзәлмәс ярасы булып кала.

Исәнме, Төркия

Чик буен үткәч тә, качкын егетләр Әхмәт белән Габделәхәтне төрек хәрбиләре тотып ала. Өч ай тоткарланганнан соң, алар укырга теләкләрен белдереп, Төркия мәгариф министрлыгына гариза язалар. Төркиянең дәүләт парламенты әгъзасы, танылган галим Йосыф Акчурадан ярдәм алгач кына, аларны көз көне Трабзон укытучылар интернат-мәктәбенә урнаштыралар. Бу дәүләтнеке булганлыктан бушлай укый торган уку йорты була. Ләкин ул 1934 елда ябыла һәм Истанбул Хәйдәрпаша мөгаллим мәктәбе белән берләшеп, Истанбул Хәйдәрпаша лицее булып оеша. Якташыбыз 1935 елда лицейны уңышлы тәмамлый. Кулына биреләчәк аттестатның мөгаллим мәктәбенекеме яки лицейныкымы икәнлеге тәгаенланмаганлыгы өчен Әхмәт Тимер югары уку йортына мөрәҗәгать итә алмый тора.

Әхмәт Тимер Әнкара университеты студентлары арасында (икенче рәттә уңнан беренче), 1936
Нәкъ шул көннәрдә гәҗитләрдә, Төркия мәгариф министрлыгының Әнкарада тел-тарих һәм география факультеты ачылуын, анда имтихан белән 40 кеше алыначагын белдергән игъланнар басыла. Әхмәт Тимер шундук имтихан өчен мөрәҗәгать итә. Төркия мәдәният министрлыгының музейлар буенча гомуммөдире, күренекле галим, милләттәшебез Хәмит Зөбәер Кошай белән танышуы да шул көннәргә туры килә.

1935 елның 12 ноябрендә гәҗитләрдә имтихан нәтиҗәләре басылып чыга. Якташыбызның исеме ялгышлык белән Әхмәт урынына Мәхмәт дип язылган була. Әле ул чакта Төркия ватандашы булырга өлгермәгәнлектән, үзенең фамилиясен Тимур дип йөри. Берничә айдан соң төрек ватандашлыгы алып, туу турындагы таныклыгына Тимер дип яздыра. Шунлыктан да ул безгә, татар-төрек дөньясына, Әхмәт Тимер булып таныла. Яңа ачылган Тел, тарих һәм география факультетына укытыр өчен төрек галимнәреннән башка, чит илләрдән, күбрәк Алманиядән фән белгечләре чакырылган була. Аларның байтагын якыннан танучы Хәмит Зөбәер Кошайның Әхмәт Тимергә укытучылары белән якынлашуында шактый ярдәме тия.

Чит илдән килгән галимнәр арасында иң беренче танышкан кешесе – Хәмит Зөбәер Кошайның Будапештта укыгандагы сыйныфташы, профессор Лазло Рашшоний була. Әхмәт Тимер аңа алманча лекцияләрен төрекчәгә тәрҗемә итүдә зур булышлык күрсәтә: “Бу ярдәм өчен акча мәсьәләсе кузгатылмаган булса да, кесәмә мул итеп чәйлек куярга онытмый иде”, дип искә ала аның турында Әхмәт Тимер. Лазло Рашшоний белән Әхмәт Тимернең укытучы-укучы мөнәсәбәтләре соңыннан ярты гасырга сузылган шәхси һәм гаилә дуслыгына әверелә.

Әхмәт Тимер скрипкада уйный, Әнкара, 1963
Үзенә белем бирүче чит ил мөгаллимнәре арасында Әхмәт Тимернең тормышында әһәмиятле урын биләүче кешеләрнең берсе – Алманиянең Лейпциг университеты профессоры Бенно Ландсбергер. Бер кәлимә төрекчә белмәгән укытучысына милләттәшебез бер дигән итеп төрек теле өйрәтә. Соңыннан бу мөгаллиме аңа Алманиядә белем алу дәверендә зур булышлык күрсәтә.

Русча, алманча, гарәпчә, урта дәрәҗәдә инглиз һәм француз телләрен белгән Әхмәт Тимерне, фәннәр белгече, галим буларак кына таныту – аның кешелеген ачудагы максатыбызга җитеп бетмәстер. Мөхтәрәм милләттәшебезнең боз өстендә оста фигуралы шуучы, оста шахматчы, талантлы скрипкачы икәнлеге күпләргә мәгълүм түгел. Хәтта аның үзе язган көйләре булуын да аз даирәдә генә беләләр. Профессорлар Рашшоний һәм Ландсбергер белән уртак тел табуның сере – музыкага мәхәббәт, дисәк ялгыш булмас, мөгаен.

60 ел Алманиядә

Әхмәт Тимернең Алманиягә сәяхәт хыяллары, беренче мәртәбә янә милләттәшебез, төрки дөньяда санап бетергесез гыйльми хезмәтләре белән танылган галим, профессор Рәшит Рәхмәти Аратның булышлыгы белән чынга аша. Алманиягә 4 айга дип киткән якташыбызга Төркиягә 7 елдан соң гына кайту насыйп була. Ул анда Берлин университетында белем ала. Шул ук уку йортының чит телләр югары мәктәбендә 7 ел татар теле дәресләре бирә. Фән юлына беренче адымнарын атлый.

Әхмәт Тимер 1941 елның 17 июнендә аспирантура тәмамлый, тик имтиханнарын биреп бетерүенә карамастан, диплом яклау тантанасы өчен мөрәҗәгатен кичектереп килә. Моңа Алмания белән Советлар Берлеге арасында сугыш башлану һәм милли мәсьәләләр белән тыгыз шөгыльләнү сәбәп була.

Сугыш башланып берничә ай узуга Алман дәүләте рус булмаган милләт әсирләре арасында тикшеренү эшләре алып бару өчен комиссия төзи. Андагы хезмәткә татарча һәм русча белүче кирәк була. Әхмәт Тимернең бу үзенчәлеген белгән алманнар аны эшкә чакыралар. Үз халкы белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге булачагын исәпкә алып, ул алманнарның тәкъдимен кабул итә.

Төркестанлы әсирләр өчен – Үзбәк Вәли Каюмхан, кавказлылар өчен – Алимхан Кантемир, әзербайҗаннар өчен - Мәхмәт Бәй, татар, башкорт, чуваш һәм фин-угыр халыклары өчен Әхмәт Тимер билгеләнә. Бу эш башта әсирләр белән танышып, сөйләшүдән гыйбарәт була, тора-бара алар арасыннан уңайлы дип табылганнарны сайлап “Төркестан” “Кавказ”, “Татар-башкорт” кебек исемнәр астында легионнар корыла. Бу гаскәри берлекләрне алманнар Советлар Берлегенә каршы сугышка әзерлиләр.

Әхмәт Тимер август аеннан башлап ноябрь аена кадәр 15 концлагерьга барып, рус булмаган әсирләр белән аралаша, Идел-Урал төбәгеннән чыккан татар-башкортларның исемлекләрен төзи. Анда аларның номерлары, исем-фамилияләре белән бергә туган еллары да күрсәтелә. Бу мәгълүматлар сугыш башлану белән оештырылган Альфред Розенберг җитәкчелегендәге Көнчыгыш министрлыгына тапшырыла. Әхмәт Тимер бу эш белән озак мавыкмый, көнлек сәясәтне ташлап, фән белән ныклап шөгыльләнүен дәвам итә. Комиссиядәге вазифасын исә милләттәше Габдрахман Шәфи Алмаска йөкли.

Әхмәт Тимер (уртада) Измирдә хәрби хезмәттә, 1944
Ниһаять, милләттәшебез 1943 елның 22 июлендә аспирантлык дипломына ия булып, фәннәр кандидаты исемен ала. Шул ук елның 15 октябрендә поезд белән Истанбулга юлга чыга. Ватандашы булган Төркия аны хәрби хезмәткә көткән була.

Алман иленең галим Әхмәт Тимер тормышында аерым бер урыны бар. Авыр, катлаулы, ләкин шул ук вакытта гаять кызыклы гыйлем дөньясына аяк басуы, фән өлкәсендә сикәлтәле юлларны узып, баскычтан баскычка күтәрелеп, Аннемари фон Габайн (Annemarie von Gabain), Эрих Һэниш (Erich Haenisch), Ричард Һартман (Richard Hartman), Һанс Үберсбергер (Hans Übersberger) кебек бармак белән генә санарлык күренекле галимнәр арасына керүе белән аңа бу мәмләкәт туган иле кебек изге, кадерле. Шуңа күрә, ул Алмания белән арасын, эшлекле күрешүләрен өзмәскә тырышкан.

Әхмәт Тимергә икенче мәртәбә Алманиягә 9 елдан соң килү насыйп була. 1952 елда Һамбург университеты Якын көнчыгыш тарихы һәм мәдәнияте семинары җитәкчесе, профессор Бертольд Шпулер (Bertold Spuler) аны төрек теле дәресенә лектор итеп чакыра. Болай да Алманиядәге берәр университетның доцентлык имтиханнарына керергә уйлап йөргән галимебез бу тәкъдимне сөенеп кабул итә.

Ул елларда Төрек университетлары канунындагы бер матдәгә күрә, Әхмәт Тимернең Берлин университеты аспирантлык дипломы Төркиядә кабул ителми, шунлыктан, башка чарасы калмаган якташыбыз Һамбургка юлга чыга. Анда берничә ай төрек теле укытканнан соң, доцентлыкка мөрәҗәгать итә. Тәрҗемәи хәле белән бергә ул көнгә кадәр басылган 28 гыйльми язмасын да өстәп, фәлсәфә факультеты деканатына гаризасын бирә.

Диссертациясенең монголоистика өлкәсендә яңа ачышлар, фән өчен гаять әһәмиятле мәгълүматлардан торганын күреп, алман галимнәре таң калуларын яшерә алмыйлар. Кытай, монгол телләрен, төрки телләр тарихын җентекләп өйрәнүе аңа диссертациясен уңышлы якларга ярдәм итә.

1953 елның 1 августында доцентлык баскычына күтәрелеп, шул ук елның 19 декабрендә, доцент буларак, беренче лекциясен укый. Аннан соң “Татар әдәбияты тарихы” һәм “Монголча текстлар” дигән дәресләр бирә башлый. Болар белән генә чикләнмичә, Әхмәт Тимер фәнни эшчәнлеген ифрат актив дәрәҗәдә дәвам итә. Ул Себер һәм Урта Азиядәге төрки халыклар арасында озак еллар яшәгән һәм Казанда да гомеренең 12 елын уздырып, анда Шиһабетдин Мәрҗәни, Каюм Насыйри кебек күренекле татар галимнәре белән гыйльми эзләнүләрдә булган, дөньякүләм танылган тюрколог Вилһелм Радлоффның (Wilhelm Radloff) тормышы һәм эшчәнлеге турында тикшеренүләр алып бара. Бу фәнни әсәр 1955 елда Алманиядә, 1991 елда Төркиядә басылып чыга.

Әхмәт Тимер 1954 елда яңадан Төркиягә әйләнеп кайта. Ул Алманиягә өченче тапкыр 1975 елның октябрь аенда китә, Бу юлы аны Мюнхен шәһәренә, ”Азатлык” радиосына эшкә чакыралар. Милләттәшебез “Әсир милләтләрне большевизмнан коткару үзәге”ндә һәм “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясендә бер ел консультант булып эшли.

Әхмәт Тимерне төрки дөньяга хезмәт иткән галим дип кенә әйтү дөреслеккә бик үк туры килеп бетми кебек. Ул төрки халыкларның тарихын белмәүче һәм төрки дөнья буенча җитәрле мәгълүматы булмаган алманнарга, безне, төркилекне аңлаткан кеше, шулай ук алман милләтенең асыл тарихын белмәүче төркиләргә алар турында дөрес мәгълүмат биргән остаз да. Аның турында фәнгә, гыйлем эстәүгә генә түгел, дуслыкларга да чиксез әһәмият биргән дустанә җанлы кеше дип әйтәсе килә.

Әхмәт Тимер (у) PIAC конференциясендә, Әнкара, 1973
Әхмәт Тимернең бер гасырга якын гомеренең һәр мизгеле эзләнүләр, ачышлар, иҗат белән, халыклар һәм галимнәр дуслыгы белән бәйләнгән. Шул дуслык нәтиҗәсендә 1981 елда Берлин университетында бергә укыган сыйныфташы, профессор Йоһаннес Бенцинг (Johannes Benzing) аны 2 елга Маинц университетында кунак профессор буларак, тюркологиягә бәйле лекция укырга чакыра. Дәресләр бирү белән бергә ул әлеге дустының шәкерте Клаус Шёнигка (Claus Schönig) татарлар белән бәйле кандидатлык диссертациясен әзерләргә ярдәм итә.

Әхмәт Тимергә “Советлар Берлеген өйрәнү” институты әгъзасы буларак, аның Алманиядә уздырыла торган утырышларда еш катнашырга туры килә. Ләкин бу корылыш 20 ел хезмәт күрсәткәннән соң, кайбер сәбәпләр аркасында 1972 елда ябылуга дучар була. Бу институтның Төркестанлы һәм Идел-Ураллы галимнәре инициативасы нәтиҗәсендә 1958 еллар тирәсендә төрки җөмһүриятләр белән бәйле “Идел-Урал” һәм “Төркестан” дип исемләнгән коллектив әсәрләр җыентыгы әзерләнә башлый. Институтта әгъза булмаган кайбер милләттәшләребез дә “Идел-Урал” китабы өчен мәкаләләр язып тапшыралар. Язмаларны әүвәл төрекчә һәм инглизчә, соңыннан алман белән рус телләренә тәрҗемә итәргә уйлыйлар. 1965 елда профессор Әгъдәс Нигъмәт Курат бу эшне үз өстенә алып, инглизчәсен әзерләргә керешә. Тик, хәерчегә җил каршы, дигәндәй, әгъзалар арасына совет шпионы үтеп кергәнлек шиге барлыкка килә. Болай да эшләре бик үк яхшы бармаган институтка ябылу куркынычы яный башлый. Әкъдәс Нигъмәт Курат “Идел-Урал” китабына керергә тиешле бөтен язмаларны, чит-ят кеше кулына эләкмәсен дип, үзенә ала. Аның үлеменнән соң малае Юлунг Текин Курат язмаларның кайберләрен Әхмәт Тимергә тапшыра. Бүгенге көндә Әхмәт Тимернең бай китапханәсе "Көк" гуманитар һәм стратегик тикшеренүләр фондында саклана.

Язлардан – көзләргә, көзләрдән – мәңгелеккә

Әхмәт Тимер Төркиядә беренче булып Әнкарада Төрек мәдәниятен өйрәнү институтын кора, 1961-1975 еллар арасында аның җитәкчесе була. Соңыннан мондый институтлар Истанбул, Измир кебек эре шәһәрләрдәге югары уку йортларында да барлыкка килә. Әхмәт Тимернең матбугатта 250дән артык фәнни хезмәте басылган. Алар арасында, төрледән-төрле журналларда басылган саллы мәкаләләр белән бергә, зур-зур монографияләр дә, аерым китаплар да бар. Ул күп илләрнең гыйльми оешмаларында әгъза булып тора, халыкара симпозиумнар оештыра. 1962 елда профессор дәрәҗәсе ала.

Әхмәт Тимер 1980 елда 70 яшь тулгач, лаеклы ялга чыга. Ләкин гыйльми һәм иҗади эшчәнлек алып баруын туктатмый, үзенең бөтен тормышын өч китап хәлендә бастырып чыгара.

Беренчесендә Татарстандагы тормышы аңлатылган булса, “60 ел Алманиядә” дип аталган икенче китабында Алманиядә укыган, эшләгән елларын, өченче китапта исә “Ватаным” дип, Төркиядә яшәгән гомерен тасвир итә.

Үлеменә якын көннәрдә, инде 90 яшендә булуына карамастан, ул Йосыф Акчура турындагы китабы өстендә эшли иде.

Әхмәт Тимер (у) илдән килгән кунаклар, хатыны һәм кызы (алда утыралар) белән
Мактаулы эшләре белән танылган бөек шәхесләрнең гаилә тормышы, күп очракта, пәрдә артында калучан. Кыскача гына булса да, Әхмәт Тимернең шәхси тормышы турында берничә сүз әйтеп китү урынлы булыр.

1946 елда, ул милләттәшебез Закир Кадри Уганның кызына өйләнә. Аның үлеменнән соң, 1962 елда Рана ханым белән тормыш корып җибәрә. Беренче хатыныннан балалары булмый. Рана ханым белән Зәйнәп-Баһшаиш исемле кыз үстерәләр. Әхмәт абзыйның кызы да әтисе сукмагыннан китә, Төркия, Алмания һәм Американың Бостон университетларында укып белем ала, гыйлем юлын сайлап, икътисад фәннәре докторы була.

1993 елда Зәйнәп ханым әтисенең туган якларын беренче тапкыр кайтып күрде. Аны бабасы Ярулла хәзрәтнең туганы һәм көрәштәше галим Һади Атласиның улы Угыз Атласов чакырган. Зәйнәп ханым белән бергә ул елны Бөгелмәгә аның Волгоград шәһәрендә яшәүче ике туганы да кайткан. Аның берсе – Әхмәт Тимернең энесе, профессор, биология фәннәре докторы Гамир Рәшит улы Яруллинның улы – Рәшит Яруллин. Ул белгечлеге буенча табиб, француз фирмалары белән хезмәттәшлек итә.

17 яшендә ташлап киткән туган туфрагын гомере буе сагынып яшәсә дә, туган авылын кайтып күрергә, чылтыр чишмәләренең суын эчәргә, хуш исле һавасын суларга, җирсүен бастырып туганнары белән очрашырга Әхмәт Тимергә насыйп булмады. Әтисенең фаҗигале язмышы аны һәрвакыт тетрәндереп торган булса кирәк. Татарстанга кайтыр өчен берничә тапкыр омтылып караса да, батырчылык итә алмый, күңелне тырнап, йөрәкне сызландырып тора торган мәңгелек үкенеч калдырып, 2003 елның апрель аенда гүр иясе булды.

Рушания Алтай
Истанбул, Төркия

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG