Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элисон Шуман: "100% толерантлык беркайда да юк"


Мөслимә туйга әзерләнә, Элисон Шуман проекты. Татарстан, 2011 ел
Мөслимә туйга әзерләнә, Элисон Шуман проекты. Татарстан, 2011 ел

Инде ике ай дәвамында Казанда Нью-Йорктан килгән фотожурналист Элисон Шуман эшли. Ул милләтара һәм динара мөнәсәбәтләргә багышланган проект әзерли.


Элисон Шуманның бабалары Русиядән булгангамы, әллә 1999 елда Идел буйлап сәяхәт иткәндә, Казанны истә калдыргангамы, американ фоторәссамы бер заман Татарстанга кайту теләге белән яна башлый.

Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр турында проектын башлаганда, ике дә уйлап тормыйча Казанны сайлый. Хәтта грант биргәнне дә көтеп тормыйча, булган акчасын җыеп, юлга чыга.

"Кешеләрнең дин тоту мөмкинлекләрен өйрәнәм"

1999 елда ул Казанга берничә сәгатькә генә кереп чыккан булса да, Татарстан башкаласын Русиянең башка җирләренә охшамаган урын итеп хәтеренә кертеп калдырган булган икән.

Элисон сүзләренчә, АКШта Америкадагы мөселманнарның яшәеше, кешеләрнең дингә мөнәсәбәте турында күп проектлар эшләнгән. Ул бу темага ниндидер яңалык алып килергә тели.

Элисон Шуман
Фоторәссам үзенең проектында 70 ел Советлар берлегендә яшәп, соңгы 20 елда элекке гореф-гадәтләрне торгызырга тырышкан Русия кешеләрен күрсәтмәкче.

Элисон Шуман әйтүенчә, Казандагы динара һәм милләтара мөнәсәбәтләр аның өчен һәм башка дөнья өчен аеруча кыйммәтле материал булачак.

"Казан толерантлык урыны итеп танылган. Мин кешеләрнең бүгенге үзгәрә торган заманда дин тоту мөмкинлекләрен өйрәнәм", ди ул.

Элисон Казанда инде ике ай яши, визасын озайтканнан соң, тагын 3 айга килмәкче. "Әлегә кешеләр һәм урыннар, халыкның йолалары белән танышып йөрим", ди ул.

Алай да, ул инде татар гаиләләрендә булган, дини бәйрәмнәрдә мөселманнарны күзәткән, алга таба фоторәссам урыс һәм татар авылларында булып кайтырга тели.

Андагы тормышны чагылдырырга, аларның шәһәр тормышыннан аерымлыкларын күрсәтергә уйлый. Аның рәсемнәрендә җимерелеп барган совет чоры йортлары да бар, ләкин ул Казанны бик матур, уникаль шәһәр дип саный һәм кешеләрнең ярдәмчел һәм ачык булуына гаҗәпләнә.

Элисон әйтүенчә, АКШта Русия турында аз беләләр, белсәләр дә бертөрле караш өстенлек итә. Бу проекты белән ул Русиянең башка якларын күрсәтергә тели.

"Толерантлык комплекслы күренеш"

Беркемгә дә сер түгел – Татарстан хакимияте республиканы низагсыз, урыс һәм татар, мөселман һәм православларның бер-берсен яратышып яшәүләрен, бер-берсенә 100% толерант итеп күрсәтергә тели.

Мигрантлар һәм җирле халык, татар һәм урысларның милли мәнфәгатьләренә кагылышлы каршылыклар, низаглар килеп чыкканда, полиция дә, прокуратура да, мондый хәлләрне гади тәртип бозу, хулиганлык дип танытырга тырыша.

Американ фоторәссамы Татарстанда ике ай яшәп, чын мәгънәсендә толерантлык үрнәген күргәнме?

Күңелләр тулган чак.. Элисон Шуман проекты, Татарстан, 2011

Элисон: "100% толерантлык, низагсыз бәхетле тормыш дөньяда беркайда да юк", ди. Ул Татарстандагы милләтләрнең тыныч яшәвен күп факторларның җыелмасы итеп кабул итә.

"Бу комплекслы күренеш, "бөтен нәрсә гаҗәеп әйбәт" дип гади итеп, берьяклы гына карарга ярамый. Мин аны кешелеклелек дип тә, түземлелек дип тә, башка карашта торган кеше белән бергә яшәргә өйрәнү дип тә күз алдына китерәм", ди Элисон.

Элисон Шуман АКШта Техаста фотожурнализм фәненнән мастер дипломын алган. Укыган вакытта АКШта күп кенә фотопроектлар әзерләгән, Татарстан проекты аның чит илдә тормышка ашырылган беренче эше булачак.

Фоторәссам Татарстанда эшләнгән иҗади эшләрен АКШ мәгълүмат чараларына тәкъдим итәргә, күргәзмә оештырырга өметләнә.
XS
SM
MD
LG