Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элисон Шуман: "Казан – дөньяга сабак"


Казанның 2нче гимназиясендә, Элисон Шуман фотосы
Казанның 2нче гимназиясендә, Элисон Шуман фотосы

Нью-Йорк фоторәссамы Элисон Шуман Казанда башлаган проектын дәвам итәр өчен Татарстан башкаласына килергә җыена. Сәфәр өчен акча җыела.

Дөньяның күп кенә илләрендә булган, National Geographic Adventure журналы һәм башка зур басмалар белән хезмәттәшлек иткән фоторәссам Элисон Шуман узган ел башлаган проектын дәвам итәр өчен март аенда Казанга барырга җыена.

"Чикләрне бетерү" (Dissolving Borders) дип исемләнгән проект кысаларында Элисон Казанда мөселманнар һәм православларның дин тоту иреген генә түгел, берлектә тыныч һәм толерант җәмгыять төзүен чагылдырган рәсемнәр төшергән.

Элисон Шуман
Элисон Шуман
"Узган сәфәрем вакытында мин, әлбәттә, рәсем төшереп кенә йөрмәдем. Мин Казанда биш ай яшәдем. Бу вакыт эчендә бик күп дуслар һәм танышлар таптым. Казанга килгәч тә мин бер татар гаиләсендә яшәдем. Алар белән АКШта танышкан идем. Татар мәдәнияте, аш-су, музыка һәм гореф-гадәтләре белән алар таныштырды. Ул гаилә белән әле дә без бик якын мөнәсәбәттә", диде Элисон Азатлык радиосына.

Узган ел Элисон Казанга тулысынча үз акчасына килгән булса, быел аңа "Kickstarter" оешмасы ярдәм итәчәк, дип ышанасы килә. "Kickstarter" шундый сәнгать проектлар өчен акча җыярга ярдәм итә. Оешма проектны хуплагач – акчаның күләме һәм җыелып бетәргә тиеш булган сәгате билгеләнә. Проект шул вакытка кадәр сәхифәдә тора һәм аның белән теләгән һәр кеше танышып, үз акчасын җибәрә ала.
Актаныш белән Арчада булдым. Тагын кайда барырга киңәш итәсез?

Элисон проекты өчен 8 мартка кадәр 6 мең доллар акча җыелса, "Kickstarter" оешмасыннан булачак тагын өстәмә ярдәм белән Элисон Казанга барып үз эшен дәвам итә алачак.

"Kickstarter" фотожурналистларга ярдәм итә. Минеке кебек документаль проектларны тормышка ашырыр өчен күп вакыт кирәк. Рәсемнәрне ул җәмгыятьтә яшәмичә, кешеләрне аңламыйча төшереп булмый. Бүгенге көндә мәгълүмат чараларының моңа акчасы юк. Моның аркасында бик мөһим вакыйгалар һәм күренешләрне дөнья белми, күрми кала. "Kickstarter" шундыйларга ярдәм итә", ди Элисон.



Элисонның максаты Казандагы толерантлык мисалын бөтен дөньяга таныту булса да, аның эше шәһәр һәм аның халкы өчен зур файдага булып чыкты. Узган ел Казанда биш ай яшәү дәверендә аның Казан белән кызыксынуын аңламаучылар да булган.

"Тынычлык турында еш кына бик җиңел уйлыйлар. Бар ул, һәрвакыт булган диләр. Казанда кешелеклелек дәрәҗәсе бик тирән. Мин моны 1999 ел Казанда берничә сәгатькә туктаганда да, узган ел барганда да сиздем. Анда кешеләр арасында мөнәсәбәтләр бөтенләй башка төрле. Әлбәттә, Казанда барысы да ал да гөл түгел. Анда да килешмәгән яклар бар. Әмма дөньяда диннәр өчен сугыш барган бу коточкыч чорда, Казан дөньяга бик мөһим сабак була ала", дип сөйләде фоторәссам.

Элисон Шуман үз эшен дәвам итәр өчен Казанга март аенда барып анда берничә ай яшәргә җыена. Ул үзе сәфәр өчен акча җыелачагына өмет итә.

Узган сәфәрендә Казаннан тыш Элисон Актаныш белән Арчага барган. Быел кая барырга дигән сорауны ул Азатлык укучыларына да бирергә сорады.
XS
SM
MD
LG