Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка татарлары үз милләтен ныклап саклый


Америка татар ассоциациясе җитәкчесе Сәидә ханым Хаҗи
Америка татар ассоциациясе җитәкчесе Сәидә ханым Хаҗи

Татарстаннан читтә яшәүче татарлар белән очрашкан вакытта, беренче чиратта аларның ни дәрәҗәдә татарча мөкәммәл сөйләшүләре гәҗәпкә калдыра.

Татарча гына түгел, алар үзләре яшәгән илнең телен дә бик яхшы белә. Америка татарлары белән очрашкан вакытта да анда яшәүче милләттәшләрнең татарча яхшы белүләре күңелгә сары май булып ятты. Әлбәттә аларның күбесе Татарстан, я булмаса Башкортстанда түгел, чит илләрдә туып үскән. Күпләренең туган җирләре Кытай, Төркия булуга карамастан, алар телләрен дә, халкыбызның моңнарын да онытмаган.

Америкада татар оешмасы 80 ел элек барлыкка килгән. Быел аларның бу юбилеен билгеләп Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев үзенең рәхмәт хатын да юллаган. Һәм Америка татар ассоциациясе җитәкчесе Сәидә ханым Хаҗигә, аның әнисе, оешманың элекке җитәкчесе Оркыя ханымга Казанның мең еллыгына багышланган медаль дә җибәргән.

Сәидә ханым әйтүенә караганда, Нью-Йорктагы татар оешмасы елына 14-15 тапкыр очраша. Алар барлык дини бәйрәмнәрне дә шулай ук, Американың үз бәйрәмнәрен дә билгелиләр. Аларда әтиләр көне, әниләр көне дигән бәйрәмнәр дә бар. Елдан елга Сабан туйлары да уздырылып тора. Сәидә ханым 4-5 яшьтән алып 10 яшькә кадәр булган балалар белән аерым очрашып, төрле уеннар уздыруы, бүләкләр тапшырулары хакында да әйтте.

Тумышы белән Башкортстанның Чакмагыш авылыннан булган, сугыштан соң туган якларына бер генә тапкыр да кайтмаган Мәҗит абый, Нью-Йоркта татар оешмасын беренче булып оештыручыларны, хәтта заманында Казанда яшәгән, Габдулла Тукайның үзе белән таныш булган кешеләр белән очрашуын да сөйләде: “Узган ел улым кайтып килде туган якларга.

Үземнең бер генә тапкыр да кайтканым юк. Безнең өчен кануннар үзгәрмәгәндер дип уйлыйм. Безгә сугышка барганда әсир төшмәскә дип әйткәннәр иде, ә миңа әсир төшәргә туры килде. Меңләгән татар идек без анда. Хәзер кайда микән алар? Без качып котылдык ул вакытта. Ә аларны кире кайтарганнардыр дип уйлыйм”, диде Мәҗит абый.

Очрашу бәйрәмнәрдә читтән артистлар чакыру юк. Катнашучылар үзләре җырлыйлар да, бииләр дә, үзләре язып шигырьләр дә сөйлиләр. Бер кичә дә Кыйтайның Харбин шәһәрендә туып үскән, анда русча да, татарча да укыган Равил һәм Асия Агилардан башка үтми дә торгандыр. Чөнки Асия ханым фортепьянада матур итеп уйный да белә, җырларны да үзе башкара.

Ул мина Рөстәм Яхинның үз куллары белән язган, “Минем берничә җырымны инглиз телендә яздыра алмассызмы?” дигән хатын да күрсәтте. Һәм Асия ханым Рөстәм Яхинның “Киек казлар”, “Ак җилкән” дигән ике җырын татарча һәм инглиз телләрендә башкарып, компакт диск та чыгарган. Очрашу кичәсендә ул Рим Хасановның “Әнинең күзләре, әтинең сүзләре” дигән җырын башкарды.

Бүгенге көнне Нью-Йорк татар оешмасында 350дән артык әгъза бар. Әгъзалык файдасы шунда - бу оешмага Нью-Йоркның читендә мөселман зираты өчен берничә гектар урын да бүлеп бирелгән. «Азатлык» радиосының элекке җитәкчесе Фәрит Агиның әтисе Өмрулла ага Аги һәм әнисе Шәмсенур апаның да соңгы тукталышы шушы татар зиратында. Прагада яшәгән бер татар апасы Чехиядә татар зиратын барлыгын белгәч, алайса биредә яшәргә була икән дигән сүзләре дә искә төште.

Димәк, татар халкы туганда да, яшәгәндә дә, инде мәңгелек йортка киткәндә дә барлык эшләрне үз гореф-гадәте, үз дине нигезендә башкаруны мәгъкүл күрә. Күрәсең, шулай булганда гына кеше үзенең милләтен, үзенең татарлыгын саклап кала торгандыр.
XS
SM
MD
LG