Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда Америкага карата караш төрлечә


АКШның тышкы сәясәтенә карата ислам дөньясында ризасызлык артса да, гомумән алганда дөньяда Барак Обаманың АКШ президенты булып сайлануыннан соң, АКШка караш уңай якка үзгәргән.

Обаманың Каһирә университетында мөселманнарга Көнбатыш һәм ислам дөньясы мөнәсәбәтләрен җайларга чакырган мөрәҗәгатеннән соң инде бер ел узды. Мөселман илләрендә яңа АКШ хакимиятенә карата караш ни дәрәҗәдә үзгәргән?

АКШта урнашкан Пев тикшерү үзәге әлеге сорауга җавап эзләп, 22 илдә 25 мең кешенең фикерен сорашты.

Пев үзәге башлыгы Андрев Коһут, бу атна әлеге тикшерүнең нәтиҗәләре белән таныштырды.

"Узган елдан бирле мөселман илләрендә барган сораштыруларда без Обама һәм АКШ сәясәтенә карата тәнкыйтьнең арта баруын күзәттек. Мисал өчен, Төркия һәм Пакстанда АКШка карата караш шактый үзгәргән, бу илләрдә халыкның 17% гына АКШка карата уңай карашта торуы ачыкланды", диде ул.

АКШ сәясәтенә якын булуы белән танылган Төркиядән кала Мисырда да Обамага ышанычның кимүе күзәтелә.

Индонезия Обаманы үз итә

Шулай да бу күренеш һәрбер мөселман илендә бер үк түгел икән. Мисал өчен, 240 миллион халкы булган Азиядәге иң зур мөселман илләренең берсе - Индонезиядә АКШ сәясәтенә карата караш үзгәрмәгән диярлек. Бәлки Обаманың бала чагы бу илдә узуы моңа тәэсир иткәндер. Билгеле булганча, Обаманың президент итеп сайлануы Индонезиядә зур сөенеч белән каршы алынган иде.

Mөселманнарның күпчелеге АКШның террорга каршы чараларына ризасызлык белдерүе күзәтелә. Мөселман илләренең күпчелеге АКШның тышкы сәясәте, бигрәк тә Гыйрак һәм Әфганстандагы сәясәте белән килешеп бетми.

Мөселман илләрендә АКШка каршы ризасызлык артса да, бу барлык дөнья илләре карашын чагылдырмый.

Дөньяда Обаманың популярлыгы югары


Гомумән алганда, башка илләрдә АКШка карата караш киресенчә уңай якка үзгәргән.

Германиядә фикер сораштырылган халыкның 90% Обамага ышануын белдерә. Бу сан Япониядә 76% булса, Африка иле Нигериядә 84%.

Пев үзәге башлыгы Андрев болай диде: "Президент Обаманың даны кайбер илләрдә шактый югары. Соңгы фикер сораштырулар Обаманың АКШта популярлыгының кими баруын күрсәтсә дә, кайбер илләрдә бу киресенчә. Буш хакимияте вакытына караганда Обаманың хакимияткә килүе белән АКШка булган ышаныч арткан", ди ул.

Русиядә АКШка караш


Мисал өчен, элек Русиядә халыкның 17% гына АКШ сәясәтенә уңай караса, Обаманың президент булуыннан соң бу күрсәткеч хәзер 57% булган.

2009 елдан соң Русиядә һәр 10 кешенең җидесе АКШның террорчылыкка каршы күргән чараларын яклый.

Элекке АКШ дәүләт секретаре Мадлен Олбрайт бу үзгәрешне АКШ белән Русия арасында мөнәсәбәтләрне "сүндереп кабызу" сәясәтенә бәйли.
XS
SM
MD
LG