Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:02

Бу атнада Русия премьер-министры Владимир Путин Русиянең икенче зур каласы Петербурда үткән саммитта Азия илләре җитәкчеләре белән юлбарысларны саклап калу турында киңәшләштe.

"Юлбарыс саммиты" дип аталган җыенда (21-24 ноябрь) Дөнья банкы һәм Кыргый табигатьне саклау фонды (WWF) координаторлыгында 350 миллион долларлык програмны гамәлгә ашыру юллары каралды.

Белгечләр бер гасыр элек 100 меңнән артык булган юлбарыс санының канунсыз аулану сәбәпле 3200гә кимүен белдерә. Шунлыктан хакимиятләрне кичекмәстән чаралар күрергә чакыра.

Канунсыз аучылар юлбарысларны Кытай һәм Һиндстанда табигый медицина ясаган җирләргә сата.

Халыкара кыргый табигатьнe саклау фонды (WWF) урынбасары Джим Леапе ясаган чыгышында, юлбарысларга бетү куркынычы янавын әйтте. "Әгәр бу хакта җитди чаралар күрелмәсә, 2022 елда безгә хәзерге юлбарысларның тар-мар ителгән калдыклары гына калачак", дип кисәтте.

Петербурдагы саммитта 13 Азия иле вәкилләре тарафыннан булдырылачак килешү һәм аны гамәлгә ашыру процессы юлбарысларны саклап калу өчен зур әһәмияткә ия.

Амур барсларына да куркыныч яный

Заманында Русиянең Ерак Көнчыгышында Амур барслары күпләп яшәгән булса, хәзер аларга да бетү куркынычы яный.

Чөнки соңгы елларда алып барылган аулар, күпләп киселгән урманнар, тайгаларда чыккан янгыннар һәм киңәйтелгән юллар барсларның санын күпкә киметкән.

Нәкъ бер гасыр элек йөзләгән Амур барсы Себернең тайга өлешендә яшәгән булса, хәзер аларның саны урманнарда бик аз калды. Амур барсларын саклау өчен 12 миллион доллар акча кирәк. Әлеге шартларда бу эш өчен нибары 2.5 миллион доллар акча гына бирелә.

Моның өчен халыкара оешмаларның гына тырышлыгы җитми. Хакимиятләр дә җитди гамәлләр күрергә тиеш була.

Һиндстан үрнәге

Барсларның киләчәген саклап калу омтылышында булдырылган програмга иң яхшы мисалларның берсе Һиндстанда. Кыргый табигатьнe саклау оешмасы Һиндстан хөкүмәте, хакимияттән бәйсез оешмалар, белгечләр һәм җирле җәмәгатьчелекнең уртаклашып алып барган програм нигезендә күпмедер уңышка ирешелгән.

Һиндистандагы Ranthambore милли паркы
25 мең квадрат километрлы алан хәзер 220 бәнгал барсының табигый яшәү урыны. Алар махсус күзәтү астында саклана.

1970 елда булдырылган Nagarahole National Parkтагы бу урын ярдәмендә мәшһүр "бәнгал барсының" саны 4 тапкырга арткан.

Кыргый табигатьнe саклау оешмасы Һиндстан бүлеге җитәкчесе Рави Челлам илдә моңа охшаш тагын 5 урын булуын әйтә.

Әмма моның өчен хакимият белән җирле халык бергәләшеп хезмәттәшлек итәргә тиеш.

Мисал өчен, Һиндстан хакимияте 1999-2008 елларда барсларны саклау өчен зоналар булдырганда, бу җирлектә яшәүче халык башка урынга күчерелә. Күченү һәм социаль ярдәмнәрне дәүләт үзе каплаган һәм оешмалар да програмга зур өлеш керткән.

XS
SM
MD
LG