Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия хөкүмәтенә мөрәҗәгать


"Без борчылабыз!" дип атала шушы мөрәҗәгать
"Без борчылабыз!" дип атала шушы мөрәҗәгать

Германия татарлары Русиянең татар телен чикләү канунына борчыла. Казан һәм кырым татарлары Русия вә Украинага басым ясарга чакыра.

Мөрәҗәгатькә Германиядәге кырым татарлары якташлыгы, татар-башкорт мәдәни үзәге, “Бертуган” татар-башкорт нәшрияты, “Алтабаш” татар журналы, “Татарлар Дойчланд” җәмгыяте һәм кырым татарларының "Kiew-Berlin" үзәкләре кул куйган.

Аларның бу хатына яклау белдерүчеләр арасында профессорлар Надир Дәүләт, Светлана Червонная, Европадагы милли азчылыкларны яклау берлеге, алман-кавказ ассоциациясе, Венадагы Төркмәнстан кеше хокуклары вәкиле Фәрид Тохбатуллин һәм башкалар бар.

Германия татарлары үз хөкүмәтенең Русиягә “Европаның милли азчылыклар телләре хартиясен” кабул итүе өчен басым ясауны сорый.

“Дәүләт Думасы Русия федерациясендә яшәүче милләтләрнең мәдәниятен һәм телләрен саклар өчен барлык чараларны күрергә тиеш. Русия 2001 елда кул куйган хартиянең телләр турындагы маддәсен кабул итәргә тиеш. Гасырлардан килгән күптелле һәм күпмилләтле мөхит – Русиягә генә хас борыңгы гадәт. Русия төрле милләтләрнең кыйтгаара дуслык үзәге була алыр иде”, диелгән хатта.

Кырым татарлары өчен тел һәм җир

Кырымда 265 мең кырым татарына 14 милли мәктәп бар. Мөрәҗәгатьне кабул итүчеләр караим, кырымчак һәм кырым татарларын Кырымның төп халыклары итеп игълан итергә, Кырымда кырымтатар телен украин һәм рус телләре белән бер дәрәҗәдә рәсми тел итәргә чакыра. Шулай ук Украина хакимиятләренең кырым татарларына торак төзер өчен җир бүлеп бирүләрен таләп итә.

Хатка имза куючылар Украина һәм Русиядә милләтләрнең туган телләре һәм ватаннарына хокуклары булмаса – бу илләрдә демократия була алмый, дип белдерә.

Бу мөрәҗәгать Германия парламенты - Бундестагка, канцлер идарәсенә, Русия һәм Украинаның Германиядәге илчелекләренә һәм Европа комиссиясенә җибәрелгән.
XS
SM
MD
LG