Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:22

АКШ конгрессының соңгы утырышында XX гасыр башында әрмәннәрнең күпләп үтерелүен геноцид дип танырга чакырган тәкъдим каралмады.

1915 ел вакыйгалары ягъни Беренче дөнья сугышы вакытында әрмәннәрнең күпләп үтерелүен геноцид дип таныту тырышлыклары янә уңмады. АКШ конгрессы бу тәкъдимнең каралуын кирәк дип тапмады.

Вәкилләр пулатында әрмән диаспорасының конгресстaгы вәкиле Schiff, интернеттaгы "panarmenian.net" әрмән хәбәр сәхифәсендә ясаган белдерүендә, ел ахырында пулатта каралмаган геноцидны таныту тырышлыгының киләсе елда дәвам итәчәген әйтте.

Вәкилләр пулатында үзгәреш


Ләкин әрмән вәкиле, республиканнар карамагына күчәчәк яңа вәкилләр пулатында бу эшнең алай ук җиңел булмаячагын таный. Вәкилләр пулаты башлыгы булачак John Boehner, Nancy Pelosiгә караганда әрмән геноцидын таныту тырышлыгына каршы тора.

Әрмән диаспорасы геноцидны таныту тәкъдимен мәҗлескә чыгара алмаган АКШ вәкилләр пулаты башлыгы Nancy Pelоsiгә ачулы. АКШтагы Әрмән милли комитеты Nancy Pelosiны булдыксызлыкта гаепләп хатлар җибәрергә чакырды.

Nancy Pelosiне "куркак" дип атаган АКШтагы әрмән диаспораның танылган газетасы Asbarez, "Америкадагы әрмәннәрнең түземлеге инде бетте, монын нәтиҗәсе киләсе сайлауда күреләчәк", дип кисәтте.

Анкара вазгыятьтән канәгать


Төркия әрмән геноцидын таныту тәкъдименең АКШ вәкилләр пулатында каралмавын хуплады. Төркия президенты Абдулла Гүл пәнҗешәмбе көнне Истанбулда Тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу белән очрашуда ясаган чыгышында дипломатиядә "акыллы фикерләү"нең тагын бер кат җиңеп чыгуын әйтте.

Төркия президенты Гүл, Обама хакимиятенә әрмән диаспораның геноцидны таныту гамәлләрен туктаткан өчен рәхмәт әйтте.

Гүл, "АКШ җитәкчелеге бу адымы белән бөтенләй мәгънәсез бер тема аркасында Төркия-АКШ мөнәсәбәтләренең өзелүенә юл куймады", дип белдерде.

2007 һәм 2010 елның март аенда вәкилләр пулаты әрмән резолюциясен кабул иттерү тырышлыклары булган иде. Ләкин Төркиянең зур реакция күрсәтүе нәтиҗәсендә АКШ җитәкчелеге кире адым ясады.

Чит илләрдәге әрмән диаспорасы озак еллардан бирле, 1915 елда булган вакыйгаларны дөньяга "геноцид" итеп танытырга тырыша. Әрмәнстан Төркияне Госманлы империясе вакытында 1.5 миллион әрмәнне күпләп үтерүдә гаепли. Төркия бу гаепләүне кире кага.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG