Accessibility links

Төрек-Әрмән матчында югалтучы тараф юк


2-0 тәмамланган Төркия-Әрмәнстан матчыннан соң ике илнең президентлары, Төрeк-Әрмән низагының киләсе буынга калдырмау ниятендә булуларын белдерде.

Төркия-Әрмәнстан арасындагы матч, ике илнең милли такымы арасында булган гадәти бер матчтан күбрәк бераз сәяси төскә кереп китте. Шимбә көнне булган матчта Төркия милли футбол командасы Әрмәнстанны 2-0 җинде. Матчтан соң Ереванда бу матч - ике ил арасында низагларны чишүдә алга таба сәяси яктан никадәр тәэсире булачак дигән кызыксыну тудырды.

Төркия-Әрмәнстан арасындагы матчы
Башта Төркия президентының Әрмәнстан президенты Саркисьянны ил башлыгы вазифасына сайлаганнан соң тәбрикләве һәм үз чиратында тәбрик юлламасына җавап итеп Әрмәнстан президентының Төркия җитәкчесен ике ил арасында уйналачак матчны карарга Әрмәнстанга чакыруы көтмәгәндә диалог аша якынаюга этәрде. Саркисьянның чакыруы нигезендә Ереванга килгән Гүл дә, Әрмәнстан президентын октябрьдә булачак матчка Төркиягә чакыруын белдерде. Гүл ике ил арасында пәйда булган бу атмосфера шулай дәвам итсә, арабыздагы бик күп мәсьәлә хәл ителә алыр дип белдерде.

Матчны бергә караган Төркия президенты Абдуллаһ Гүл белән Әрмәнстан президенты Серж Саркисьян , ике ил арсындагы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен сәяси теләктәшлек "бар" дип әйтте.

2 сәгать 40 минутка сузылган сөйләшүләрдән соң мәгълүмат чаралары алдында чыгыш ясаган Төркия президенты Гүл сөйләшүләр вакытында Әрмәнстан-Азәрбайҗан арасындагы мөнәсәбәтләрнен дә телгә алынуын әйтте.

Төркия президенты Гүл: "Кавказдагы соңгы вәзгыять һәм үзгәрешләр төбәктәге илләрне якынрак хезмәттәшлеккә этәрде һәм мин әлеге сәфәр белән психологик киртәнең җимерелүенә ышынам", дип әйтте.

Абдуллаһ Гүл шулай ук сөйләшүләр вакытында Кавказдагы низагны чишү максатыннан Төркия алга сөргән Кавказда тотрыклык һәм хезмәттәшлек платформа планын Әрмәнстаннын яклап чыгыун әйтте.

Төркия президенты Абдуллаһ Гүл белән Әрмәнстан президенты Серж Саркисьян
Әрмәнстан һәм Төркия мәгълүмат чараларынанан кала дөнья матбугаты да ике ил арасында булган сөйләшүләрне якыннан күзәтте. AКШның “New York Times” газетасы сәфәрне тарихи адым дип бәяләп, ике ил арасындагы футбол матч ике ил җитәкчеләрен берләштерде дип язды. Ике ил арасында чишелми калган низагларны чишү юлында бер форсат тууын язган газета 1915 ел вакыйгалары мәсьәләсендә тирән аңлашылмаучынлыклар булуын искә төшерде.

Франция президеты Николя Саркози дә, Төркия президенты Абдуллаһ Гүлнең, Әрмәнстан-Төркия матчын карар өчен Ереванга барыун "тарихи һәм батыр" бер адым дип атады. Париждә ясаган белдерүендә Саркози: "Төбәктә җитди бер киеренкелек барган чакта, мондый бер сәфәр Төрек-Әрмән мөнәсәбәтләре өчен тарихи бер ачылыш булды” дип белдерде.

XS
SM
MD
LG