Accessibility links

Кайнар хәбәр

Харис Якупов: "Башланмаган 150 ел кирәк"


Харис Якуповның “Хөкем алдыннан” рәсеме, 1954 (Татар шагыйре Муса Җәлил Моабит төрмәсендә)
Харис Якуповның “Хөкем алдыннан” рәсеме, 1954 (Татар шагыйре Муса Җәлил Моабит төрмәсендә)

Аның бер картинасы буенча инша язганымны әле дә хәтерлим. Бишенчеме, алтынчымы сыйныфның “Әдәбият” дәреслегендә басылган иде ул. Куркыныч, үлем дәһшәте чәчеп торган фашистлар һәм горур кыяфәтле тоткын Муса. Озак-озак карап, әллә ниләр уйлап, кичереп утырганым исемдә. Әйтерсең лә, ул картинада ясалмаган мин дә бар, әйтерсең, мин дә яшәү белән үлем арасында калганмын. Кем ясаган, ничек ясалган әлеге картина, бу хакта уйламадым да. Юк, ясалмаган иде ул картина, ул бары тормышның бер җанлы мизгеле булып, минем “Әдәбият” дәреслегенә кереп калган.

“Хөкем алдыннан” картинасының кызыклы гына тарихы бар. Харис абый аны 1952 елда ясый башлаган. Бу вакытта Муса әле акланмаган, аны хыянәтче, ил сатучы буларак беләләр. Хатыны Әминәне, кызы Чулпанны Язучылар берлегеннән: “Монда йөрисе булма, син – хыянәтче хатыны!” дип куган кара еллар. Композитор Нәҗип Җиһанов Мусаның иң якын дусты була. Аның: “Харис, мин бервакытта да Мусаның хыянәтче булуына ышанмаячакмын. Мин аны яхшы беләм. Әйдә, син берәр картина башла, ә мин опера яза башлыйм”, дигән сүзләре рәссамны буяуларына ябышырга мәҗбүр иткән. Н. Җиһанов үзенең “Шагыйрь” операсын 1954 елда Муса турында яхшы хәбәрләр килә башлагач, “Җәлил” дип атый, әлеге опера беренче мәртәбә Мәскәүдә куела. Ә “Хөкем алдыннан” картинасының тәүге урыны – Третьяков галереясы.

Харис Якупов
– Мусаның үзен миңа күрергә туры килмәде. Ул безнең мәктәпкә килгән булган, – дип сөйли үзе рәссам. – Кечкенә (буе 156 см), кыска юан муенлы, шуңа кушаматы да Кәтүк булган аның. Бердәнбер яннан төшкән фотосурәтен Әминәдән сорап алдым. Шуннан героик образ иҗат итә башладым. Ә фашистларны ясау күпкә кыенрак. Беркемнең дә фашист булып картинага “керәсе” килми. “Синнән фашист образы ясарга телим” диюгә, борылалар да китәләр. Әгәр тәбәнәк Мусаны әлеге таза фашистлар белән баскан сурәттә бирсәм, ул көлке, мескен кыяфәттә калыр иде. Шуңа күрә, мин фашистларны “утырттым”, ә менә бусын – хәтта американча позада креслога “чумдырдым”. Мондый арыслан башлы кресло Казанда юк, аны мин Мәскәүдә таптым. Тикшерүче фашист кем ул, беләсеңме? Ул – Качалов театрының баш рәссамы, милләте белән алман Э.Б.Гельмс. Риза булды, театрдан ук фашист киемнәре (хәтта ак перчаткасы бар иде) киеп килде. Гәүдәнең һәрбер өлешен аерым эшлисең. Иң авыры – кулларны эшләү. Рәссам тудырган образ реалистик булырга, ышандырырга тиеш. Ә моның өчен рәссам үзе генә аңлый белгән кечкенә генә алымнар бар.

Харис Якупов Казанда Яңа Бистәдә туган. Әниләре мәктәптә эшләгәнгә, җиде балалы гаилә иске мәктәпнең бер бүлмәсендә көн күргән. Ятим калгач, сигезенче бала булып, әлеге гаиләдә танылган рәссам Лотфулла Фәттахов үскән.

Харис абыйның ясаган рәсемнәрен мәктәп стенасына элеп куя торган булганнар. Икенче сыйныфны тәмамлагач, ул атаклы 13нче татар мәктәбендә укый башлаган. Әлеге мәктәптә Яңа Бистәнең иң беренче рәссамы Габдрахман Свиргузин укыткан, рәсем түгәрәген җитәкләгән. Харис абыйның ул чакта ясаган рәсемнәре бик еш газета-журналларда басылган, әлеге басмалар анда әле дә саклана. Җиденче сыйныфны бетереп, Казан сәнгать училищесында биш ел белем алгач, институтка керергә хыялланып йөргән егетне армиягә алалар. Хыялларның тормышка ашырырга язмаган күрәсең, Бөек Ватан сугышы башланып китә. Рәссам – солдат, разведчик...

Сугыштан кайткач, җиң сызганып иҗат иткән, үзенә багышланган беренче картинасы – “Туган илдә”. Соңгы буяулар кипкәннән соң инде никадәр сулар аккан. Шул чор эчендә 20дән артык зур картина, бихисап кечкенә күләмле әсәрләр иҗат ителгән. Уйлап карасаң, киңлеге 7 метр ярым, биеклеге 4 метр булган “1887 елгы Казан университеты студентлары чуалышы” дигән картинасы гына да 10 ел ясалган! Картинадагы һәр герой, һәр образ – тормыштагы кеше. Күпме йөз, күпме чалым...

– Баскычлар белән йөреп ясый торгач, бер тәгәрәп тә төштем, – ди Харис абый. – Рәссам һөнәрен бик җиңел һөнәр дип уйлыйлар. Нури Арсланов, Мирсәй Әмир, Нәби Дәүли, Әнәс Камаллар – бар да сәнгать училищесын тәмамлаган егетләр бит. Алар пумалаларын ташлап, язучы булып киттеләр. Безнең пумала язучы каләменнән бик күпкә, бик күпкә авыррак. Рәсем сәнгате белән әдәбият арасында – җир белән күк аермасы. Героен бармактан суырып, һичьюгы, күз алдына китереп, 20 көн эчендә зур әсәрләр язып аткан язучылар бар. Ә син образны табасың, аны бастырып, киендереп куясың. Позада утырган өчен акча түлисең. Һәрбер картина шулай туа...

Аның беренче зур эше – 1950 елда, Л.Фәттахов белән берлектә, Татарстанның 30 еллыгына багышлап ясалган, Дәүләт премиясенә лаек булган “В. И. Ленин ТАССР төзү турындагы декретка кул куя” картинасы. Комиссия картинаны кабул иткәндә бер генә кимчелеген таба:”Сталин читтә, пассив тора”. Сталинны кырып, яңадан эшләргә туры килә... Картинаның темасы заманча типик булганлыктан, композициясе күп рәссамнар тарафыннан урлана. Урлау дигәннән, “Питрәч периоды”ннан “Алдынгы дуңгыз караучы М. Галиуллина портреты”ның оригиналы Берлиндагы күргәзмәдән эзсез югала.

Харис абыйның зур картинасы “Ышан, таң атар!” – үзгәртеп коруның фаҗигале елларын сурәтли. – Үзгәртеп кору еллары – сәнгатьне җимерү еллары ул, – ди рәссам.

Юбилейлар әйләнеп килеп җитә торса да, эшләнәчәк эшләр,хыяллар арта гына дисәң, ялгыш булмас. Харис абыйның зур хыялын әйтер алдыннан аңлатма биреп үтү кирәктер.

1895 елда Казанда сәнгать мәктәбе ачыла. Ләкин анда бер генә татар баласы да укырга керми. 1910 елларда Г.Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирханнар махсус бер рәссамны укытканнар. Ләкин ярты татар, ярты башкорт булган ул егеттән рәссам чыкмаган. 1912 елда Г. Ибраһимов газета-журналларда “Сез рәсем сәнгатен, классиканы аңларга тиешсез” дип, рәссам булырга өндәп, татар яшьләренә мөрәҗәгать итә. Хәтта классик әсәрләрне туплап, альбом да чыгара. Замана өчен зур эш була бу. Ниһаять, 1920 елларда сәнгать мәктәбенә авыллардан яшьләр килә башлый. Харис абыйның зур хыялы – рәссам буларак, Г. Ибраһимов эшен дәвам итү.

СССРның халык рәссамы, Дәүләт бүләкләре лауреаты Харис Якупов бүген дә үзенең иҗат остаханәсендә халыкка хезмәт итү белән мәшгуль. Күпсанлы китаплар, мәкаләләр авторы соңгы елларда Италия сәнгате турында зур күләмле хезмәт язган, Җиңүнең 50 еллыгына багышлап китап әзерләгән, Греция сәнгате турында яңа китабын тәмамлаган... Әмма әлеге бәһасез, зур хезмәтләрне дөньяга чыгаруның авырлыгын безнең түрәләрнең битарафлыгы белән тигезли алсаң иде ул...

– Ясаласы картиналарымның исемлеге өйдәге шкафта тора. Аларны ясап бетерү өчен ничә ел китәчәген исәпләп караган идем. Башланмаган 150 ел кирәк, – ди Харис абый.

Яшәешнең мәңге кире кайтмас мизгелләрен җанлы сурәт итеп калдыру сәләтенә ия булган бөек остага, кодрәтемнән килсә, мин бу елларны аз гына да күпсенмәс идем.

Казан, 1994 ел
XS
SM
MD
LG