Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилевкә Solidarność бүләге тапшырылды


Җәмилевкә "Solidarność" буләге тапшырылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:09 0:00

Җәмилевкә "Solidarność" бүләге тапшырылды

3 июнь Варшауда кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилевкә Solidarność бүләге тапшырылды. Тантанадан соң узган мәҗлестә Җәмилев Кушма Штатлар президенты Барак Обама белән очрашты.

Бүләкләү тантанасында Польша президенты Бронислав Комаровски, илнең элекке президенты, Solidarność юлбашчысы Лех Валенса, АКШ дәүләт секретаре Джон Керри, Литва җитәкчесе Даля Грибаускайте, Украинаның яңа сайланган президенты Петро Порошенко катнашты.

Solidarność бүләге Польшаның тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан булдырылды һәм быел беренче тапкыр бирелде. Тышкы эшләр министры Радослав Сикорски беренче бүләк иясенә рәхмәтен гимн сүзләре белән җиткерде.

"Демократия кору өчен күпме кан, тир вә яшь түгәргә кирәген поляклар яхшы белә. Шуңа күрә, бүгенге лауреатка һәм дөньядагы барлык кеше хокукларын яклаучыларга Польша һәм Украина гимннарындагы сүзләр белән мөрәҗәгать итәсем килә: Сез яшәгәндә, азатлык та исән. Рәхмәт сезгә" диде Сикорски.

Польшаның элекке президенты, Solidarność юлбашчысы Лех Валенса Русиягә каршы "ипләп, әмма бергәләп" хәрәкәт итәргә чакырды.

"Иманым камил, сез җиңәчәксез. Җиңәчәксез, чөнки Русия кебек искечә көрәшү – мәгънәсез. Без күпмедер кан югалтырбыз, кара көйгән урыннар да булыр, әмма алар җиңмәячәк. Ләкин, әгәр без бу җиңүне озакка сузарга теләмәсәк, Валенса картка колак салыгыз: безгә бергәләп хәрәкәт итәргә кирәк. Ипләп кенә, артык тавыш куптармыйча, әмма бергәләп", диде Валенса.

Лех Валенса һәм Бронислав Комаровски кулыннан бүләк алганнан соң Мостафа Җәмилев ана телендә чыгыш ясады. "Бу бүләк үз хокуклары, ватаны өчен көрәшеп яшәүче халкыма мәгънәви, рухи терәк булачак. Мондый бүләккә без һәрвакыт мохтаҗ, ләкин бүгенге көндә бигрәк тә" диде ул.
Җәмилев Варшауда кырымтатарча сөйләде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:34 0:00

Украинаның яңа сайланган президенты Петро Порошенко Мостафа Җәмилевне кырымтатар юлбашчысы, Украина патриоты һәм үзенең дусты дип атады. Ул шулай ук Кырымны тиздән азат итәргә вәгъдә итте.

"Күрәбез ки, бар дөнья, бар дөнья хәзер безнең белән. Баскынчы изоляциядә һәм без шуны күрсәтергә тиеш: безнең бердәмлек илебезне муллыкка, җиңүгә китерәчәк. Иманым камил, Кырым тиздән азат булачак һәм кырымтатарлар, украиннар белән бергә, Кырымда демократия һәм иреклектә яшәячәк", диде Порошенко.

Җәмилев Обама белән очрашты

Тантанадан соң узган мәҗлес вакытында Кушма Штатлар президенты Барак Обама да катнашты. Ул Җәмилевне югары бүләк белән котлады һәм аның белән сөйләшеп тә алды.

Мостафа әфәнденең тормыш иптәше Сафинар ханым АКШ президенты Барак Обамага бүләк итеп кырымтатар курчаклары тапшырды.

Бу милли бүләкләр Польша рәсмиләренә, шул исәптән, татар канлы президент Бронислав Комаровскига да эләкте.


Белешмә. Solidarność бүләге Польшада демократик үзгәрешләргә китергән хәрәкәткә 25 ел тулу уңаеннан булдырылды. Ул "иреклек, демократия һәм кеше хокуклары өчен көрәштә казанышлар өчен" биреләчәк. Бүләкнең акчалата күләме 1 миллион евро тәшкил итә һәм ул өч өлештән тора: 250 меңе – лауреатның үзенә, 700 меңе – лауреат билгеләгән һәм Польшада тормышка ашырылачак проектларга һәм тагын 50 меңе – лауреатның Польша сәфәрләренә каралган.

Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Җәмилев акчаның бер өлешен, 100 мең евро чамасын, Евромәйданда һәлак булган активистларның (“Небесная сотня”) гаиләләренә һәм "террорга каршы чаралар" корбаннары туганнарына бирү теләген әйтте.
XS
SM
MD
LG