Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко Яңа ел белән татарча да котлады


Петро Порошенко Яңа ел белән котлый
Петро Порошенко Яңа ел белән котлый

Украина президенты Петро Порошенко Яңа ел белән өч телдә, шул исәптән кырымтатарча да котлады.

Украина президенты Петро Порошенко Яңа ел белән котлау чыгышында 2014 елны Украина өчен 1945 елдан соң, соңгы 70 елда иң авыр ел дип атады.

"Украинага янә агрессор килде. Ләкин без бу сугышны мохаккак җиңчәкбез, чөнки ул безнең өчен гадел сугыш" диде ул.

"Сәгать уникене сугар алдыннан, "Украина әле исән" дип җырлар алдыннан, әйдәгез, илебез өчен шәһит киткән батырларны һәм агрессор аркасында корбан булган тыныч кешеләрне искә алыйк" дип ул тынлык тотып алды.

Үзенең кыска гына чыгышында Порошенко ике җөмләсен кырымтатарча әйтте. Узган елның төп шигаре – "Украина – бер дәүләт" дигән шигар булды дип ул бу сүзләрне татарча да әйтте. Сүзенең ахырында ул өч телдә – кырымтатар, рус һәм украин телләрендә – "Яңа елыгыз хәерле булсын, газиз ватандашлар!" дип котлады.

Узган елның сентябрь аенда АКШ Конгрессында чыгыш ясаганда Порошенко "Мин – кырымтатарымын!" дип әйткән иде.

XS
SM
MD
LG