Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бервакыт татар, американ һәм урыс..."


Мультфильмнан күренеш
Мультфильмнан күренеш

Интернетта Рөстәм Миңнеханов, Барак Обама һәм Владимир Путин катнашында мәзәк мультфильмнарның өченчесе дөнья күрде. Бу юлы өч президент балык тоткан арада шигърият һәм машиналар турында фикер алыша.

Интернетта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм американ президенты Барак Обама маҗараларын сурәтләгән мәзәк мультфильмнар шәлкеме дәвам итә. Анда Русия президенты Владимир Путин да катнаша.

Классик анекдот рәвешендә ясалган кыска роликлар "Бервакыт татар, урыс һәм американ.." дигән сүзләр белән башланып китә. Беренче ике мульфильм йомшак кына итеп Обамага төрттерүгә нигезләнгән иде. Икесендә дә Русиядә бу арада популяр булган санкцияләр темасы күтәрелде һәм моны президент Обама авызыннан әйттерделәр.

Өченче кисәктә Миңнеханов, Обама һәм Путин су буенда балык тоткан арада табигать хозурында шигырь укыйлар. Путин – Лермонтовны, Миңнеханов – Тукайны. Обама Пушкинның "Бакчасарай фонтаны" шигырен укый башлагач, Путин "Бакчасарайга тимәгез!" дип аны туктата, Миңнеханов "Син лучше рэп давай" дип өстәп куя..

Миңнеханов, Путин һәм Обама балык тота

Миңнеханов, Путин һәм Обама утрауда

Миңнеханов, Путин һәм Обама галәмдә

Мульфильмнарны кем ясаганы әлегә билгесез, ләкин бу иҗат әсәрләрен Казандагы бер ширкәт җитештергәне мәгълүм. Prokazan.ru сәхифәсе язуынча, интернетка чыгарыр алдыннан алар башта Миңнехановка күрсәтелә.

Мульфильмнар Youtube, Вконтакте челтәрләрендә урнаштырылып бара һәм интернетта зур тизлек белән тарала. Берничә көн эчендә аларны инде дистәләгән мең кеше карап өлгергән.

Бу маҗаралар шәлкеме әле дәвам итәр сыман. Азатлык сәхифәсен күзәтеп барыгыз!

XS
SM
MD
LG