Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Хаменеигә тарихи Коръән бүләк итте


Хаменеи Путин бүләк иткән Коръәнне карый
Хаменеи Путин бүләк иткән Коръәнне карый

Рәсми сәфәр белән Тәһранга килгән Путин Иранның рухи җитәкчесе аятулла Али Хаменеи белән очрашып аңа борыңгы Коръән китабын бүләк иткән.

Сәфәр белән Иранда булган Русия президенты Владимир Путин дүшәмбе Иранның рухи җитәкчесе аятулла Али Хаменеи белән очрашты. Президент сүзчесе әйтүенчә, тарафлар ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр, Сүриядәге низагны хәл итү юллары турында фикерләшкән.

Сәгать ярым барган очрашу вакытында Путин Хаменеигә кыйммәтле бүләк – иң борыңгылардан берсе саналган Коръән басмасының нөсхәсен бүләк иткән. Хаменеинең Twitter битендә урнаштырылган сурәткә караганда, бу –​ куфи стилендә язылган, хәзрәти Госман чорында җыелган Коръәннең күчермәсе була ала.

Хәзрәти Госман Коръәне – өченче хәлиф Госман каны белән сугарылган, бүгенге көнгә кадәр сакланып калган иң борыңгы Коръән санала. Бүгенге көндә ул Ташкентның Мөбәрәк мәдрәсәсендә саклана.

XIX гасырда Бохара урыслар тарафыннан яулап алынгач, Аксак Тимер чорында ук шул якларга килеп чыккан һәм шунда сакланган Госман Коръәне империя башкаласы Петербурга озатыла. 1905 елда андагы шәрек белгече С.Писарев бу Коръәннең 50 күчермәсен әзерләгән булган. Шуларның 25ен ул саткан, бишен патша затларына бүләк иткән.

Бүгенге көнгә 50 нөсхәнең берничәсе генә сакланып калган – алар Петербурдагы дин тарихы музеенда (ике нөсхә), Петербурның Җәмигъ мәчетендә, Уфадагы үзәк диния нәзарәтендә, АКШның Колумбия университетында, Шарҗәдәге ислам музеенда, Ташкенттагы Аксак Тимер нәселе тарихы музеенда саклана.

Узган ел хәзрәти Госман Коръәненең бер күчермәсе Казанга да китерелгән иде. Истанбулның Топкапы музееннан алып киленгән нөсхә Казан кирмәнендәге Ислам мәдәнияте музеена бүләк ителде.

Казанга хәзрәти Госман Коръәне китерелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:35 0:00

XS
SM
MD
LG