Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гөлназ Закирова: "Популярлык артыннан кумыйм"


Гөлназ Закирова
Гөлназ Закирова

Чаллыда яшәүче яшь җырчы-композитор Гөлназ Закирова бу көннәрдә туган шәһәрендә иҗат кичәсен әзерләү белән мәшгуль. Ул тамашачыларга татар халык һәм заманча җырларын да, испан һәм итальян телләрендә дә җырлар әзерләгән. Гөлназ Азатлыкка концерты, бүгенге татар җыр сәхнәсе турындагы фикерләрен сөйләде.

Гөлназ Закирова Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясен һәм музыка мәктәбен тәмамлагач, сәнгать көллиятенә укырга керә. Аннары Казан консерваториясенең композиторлык бүлегендә укый. Остазлары – композиторлар Мирсәет Яруллин һәм Борис Трубинны профессиональ композитор булып җитешүдә төп өлеш кертүчеләр дип саный. Композиторлар арасында үткән Салих Сәйдәшев исемендәге республика бәйгесендә лауреат, Дмитрий Кабалевский исемендәге бөтенрусия конкурсында диплом иясе, халыкара бәйгеләрдә татар халык җырларын башкаручы буларак – “Дуслык моңы 2004”тә 1нче урын, “Татар моңы 2008”дә 2нче урын, Галия Кайбицкая исемендәге бәйгедә (2013 ел) 1нче урын, “Сөн сандугачы 2016”да Гран-при бүләгенә лаек.

– Гөлназ, 15 октябрьдә Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында беренче концертың үтәчәк икән. Интернет заманында җырчыга концертлар әзерләү мәшәкать кенә түгелме?

– Интернет мәгълүмат тарату өчен иң кулай чара булса да, җырчының үзен барып күрү белән ярыша алмый. Бу концертымны күптәннән көтүчеләр, сораучылар бар. Башка җырчыларның концертларында җырлыйм, ә үземнең иҗатымны, вокаль мөмкинлекләремне күрсәтергә әлегәчә җай булмады. Концертта татар җырлары беррәттән испан һәм итальян телендә популяр классик җырларны башкарачакмын, төрекмән композиторының татарчага тәрҗемә ителгән җырын да әзерләдем. Ә менә урыс телендә җырламаска булдым. Шундый төрле колоритлы концерт булачак ул. Өлкән яшьтәгеләр өчен ретро җырлар да програмга кертелде.

Концертымда Уфадан бик талантлы тенор егет – Руслан Сәйфетдинов катнашачак, мин фортепианода уйнаячакмын, ул безнең уртак җырыбызны башкарачак. Чаллы егете, үзенә генә хас моңлы тавышлы, бик матур җырлар иҗат итүче Риназ Әхмәтов белән дуэт җырлыйм. Казаннан профессиональ скрипкачы Динә Закирова килә. Әлбәттә инде әтием – Илгиз Закиров булачак, ул концертның администраторы да, оештыручысы да, музыканты да.

– Бик күп халыкчан җырлар авторы – композитор Илгиз Закиров ("Әнкәмнең догалары", "Актанышым", "Авылым урамнары", "Керкәле таулары" һәм башкалар) синең җырларны, гомумән иҗатыңны ничек бәяли?

– Әтием – бик зур тәнкыйтьче! Аннан мактау ишетү бик сирәк эләгә. Миңа бигрәк тә. Төрле бәхәсле чаклар була, минем үз карашым, аның үз карашы. Күп чакта үземчә эшләргә тырышам дисәм дә, читтән караучыга яхшырак күренәдер дип уйлыйм. Сәхнәдә үземне ничек тотарга, нәрсә әйтергә, нәрсә киергә, нәрсә җырларга – ул киңәшләр дә бирә, тәнкыйтьли дә, мактый да. Мин аның сүзенә һәрчак колак салам.

– Элекке чорларда яңа җырчылар, яңа җырлар сирәк ишетелсә дә, радио-телевидениедән яңгырау белән шундук халыкка тарала, отып алып җырлана, сүзләрен бер-берсеннән күчереп ала иделәр. Илгиз әфәнденең бүгенге җырларга карашы нинди?

– Хәзерге җырларны ишетми калу мөмкин түгел диярлек, бөтен җирдән диярлек ишетелә бит. Әтием җырларны төрлечә бәяли. Ләкин чынын әйткәндә күбесе диярлек аңа ошамый... Нигә алай микән дип борчыла. Әтинең шундый бер ягы бар: талантлы тавышлар ишеткәндә сөенеп телефон номерын табып мактау сүзләре әйтә, үсендерә. Яхшы сүзен беркайчан да җәлләми.

Гөлназ әтисе Илгиз Закиров белән
Гөлназ әтисе Илгиз Закиров белән

Әтием миңа гел: “Миңа кайвакыт син – үзешчән композитор гына дип әйтәләр иде, син кызым укы, белем тупла hәм профессиональ композитор бул", ди иде. Яхшы тавышлы җырчылар аның иҗаты белән кызыксынып тора, ретро җырларын һәрвакыт концерт програмына кертергә тырышалар. Әтием соңгы вакытта күп язмый, өй салу, оныклар белән мәшгуль. Аның иҗатын бәяләүчеләр булуга мин бик сөенәм.

Гомумән, әни ягыннан да, әти ягыннан да бездә һәркем җырлый диярлек. Шуңа да җырчы булуым, әтием шикелле җырлар язуым – табигый. Мин яшьтә сигез айда җырлый башлаганмын. Аның язмасы да бар. Әнием Сания – гомер буе укытты, инде ул укыткан балалар үз балаларын аңа укытырга китерәләр. Ул әтием, абыем һәм минем белән чагыштырганда җир кешесе, ягъни без – иҗат кешеләрен кирәк чакта матур гына җиргә дә утыртып куя, кирәк чакта канатландыра да.

– Гөлназ, кайбер җырчылар тамашачыны тамашаларга китерү авыр дип зарлана. Җәлеп итәр өчен бер танылган җырчы тәнәфес вакытында бушка шәраб тараткан имеш, икенче берәү бүләкләр вәгъдә итә, ә кемдер юллама уйната. Син моңа ничек карыйсың?

– Җырчыларны аңларга була, чөнки конкуренция зур – көндәшлек бик көчле, маркетинг та мөһим нәрсә. Әйтик, менә Чаллыда гына да көн саен концерт, ә монда концерт заллары өчәү. Мин нәрсәдер махсус уйламадым да, дөресен әйткәндә, уйларга башка да килмәде. Төп максатым – концертымны тамашачы яратырлык, истә калдырырлык итеп, караганнан соң “вәт шәп концерт булды” дип сөйләп йөрерлек итеп үткәрү. Билетлар да кыйммәт түгел – 300-500 сум.

– Иҗат бизнеска әйләнгән заман. Шагыйрьләр, композиторлар җырны сата, ә җырчылар җырны халыкка тарату өчен күп акча кирәк диләр. Син җырларыңны сатасыңмы һәм бәясен белергә мөмкинме?

– Күп очракта дусларга, иҗатын хөрмәт иткән, үзем талантлы санаган җырчыларга җырларны бүләк итәм – иҗатымның нәтиҗәсен күрәсем килә. Җырчылар белән гадәттә килешү төзелә, чөнки җырны башка җырчылар да рөхсәтсез җырларга мөмкиннәр. Мин сораучыларга көйне уртача 5 меңгә язам. Җырчыга да яшәргә кирәк бит. Ләкин заказга язганда шигырь сүзләре охшамый икән – язмыйм.

– Җыр популяр булсын өчен нәрсә кирәк: сүзләре мәгънәле булу, көе яхшы булумы яисә башкаручыга бәйлеме?

– Әлбәттә, җыр сүзләре күңелгә үтәрлек, аранжировкасы сыйфатлы, башкаручысы яхшы булган очракта популяр була ала. Ләкин шунысы бар: әгәр ул җырны туктаусыз телевизорда, радиода әйләндереп торалар икән, ул телисеңме-теләмисеңме башка сеңә инде.

Гөлназ Закирова: "Минем үз юлым бар"
Гөлназ Закирова: "Минем үз юлым бар"

– Һәрбер татар җырчысының репертуарында каеннар, юкәләр, сандугачлар, туган як турында җырлар бар. Соңгы вакытта “рәхмәт” җырлары күбәеп китте. Әйтик, рәхмәт аллам, раббым, әти-әтием, сыйныфташлар, дуслар, рәхмәт җаным, сөйгәнем һәм башкалар. Бу ниндидер модамы, рәхмәтне сәхнәгә чыгып җырларга кирәкме?

– Бу – маркетинг адымы була ала. Котлау тапшыруларында, мәҗлесләрдә җырлау өчен дип чыккан җырлар. Ләкин барысы да чама белән булырга тиеш дип уйлыйм. Мода дигән нәрсә дә бар. Менә бер соңгы очрак: бер җырчы “кайда, кайда минем бәхетем” дигәнрәк җыр ишеткән дә, миннән шундыйрак текстлы, шундыйрак көйле җыр язып бирүне сораган иде. Шул ишеткән җыр тәэсир иткән булса кирәк.​

– Татар җыр сәхнәсе турында бүген матбугатта шактый бәхәсле фикерләр бар. Бер җырчы “татар эстрадасы соңгы утыз елда гел үсештә” ди, икенчесе “ташландык хәлдә, контроль юк” ди, өченче җырчы “сәхнә – мунча ләүкәсе түгел ул”, ди. Синең фикер?

​– Өченче фикер белән мин килешәм – профессиональ музыкант буларак минем бөтен кешене дә сәхнәдә күрәсем килми. Халыкның зәвыгы бозылып бара – мәҗлесләрдә, өйләрдә җырлап утыралар да, туганнарыннан, дусларыннан "ах, син матур җырлыйсың" дигән сүзне ишетүгә, сәхнәгә үрмәли башлыйлар, клип төшереп телевидениедә әйләндерәләр. Ә бүген акча түләсәң, теләсә нәрсә әйләндерергә була. Мәсәлән, дүрт минутлык клип дәвамында урындык кына күрсәтеп торасың икән, акча түләсәң аны да әйләндереп торачаклар.

Иләктән үткәрү өчен иҗат шурасы булдыру кирәк. "Татарстан-Яңа гасыр" каналында һәм "Болгар" радиосында андый шуралар бар дип беләм.

Мин җырчыларны өч төркемгә бүләм. Беренчесе: опера җырчылары – киң тавыш диапазонлы, авыр арияләрне оста башкаручылар. Икенчесе: халык җырларын башкаручылар – мелизмнарга бай, сузылган, моңлы җырларны җырлаучылар. Өченчесе: джаз, соул стилендә – техник яктан авыр җырларны башкаручылар. Әгәр җырчылар бу критерийларга туры килмиләр икән – димәк, аларга сәхнәдә урын юк. Ә безнең сәхнәгә кемнәр генә тулмаган...

– Күптән түгел Резедә Ганиуллина клибы зур шау-шу куптарды. Ничек уйлыйсың, ни өчен бу вакыйга уңаеннан татар җырчылары матбугат чараларында фикер белдермәделәр? Бу куркаклыкмы, әллә сәхнәдәшкә карата битарафлыкмы?

– Минемчә, бу – куркаклыктандыр. Битараф булу да бардыр. Үземнең Инстаграм битендә сүзгә килеп беттем: "мин матур җырга, бию куелышына, киеменә игътибар иттем, мәчетне күрмәдем дә", дип язган идем, "кем нәрсәгә күз йома инде" дип җавап яздылар. Минем өчен беренче чиратта – җырчының хезмәте, мәчет – ул фон гына. Резедә клипны начар уйлар белән эшләмәгән дип уйлыйм.

Скрипкачы Динә Закирова белән
Скрипкачы Динә Закирова белән

– Бүген халыкка нинди җыр кирәк: нәрсә каптырсаң да йотамы?

– Соңгы вакытта күңелнең җылынганын сизәм: профессиональ җырчылар – Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһировларның тулы зал җыюларына сөенәм. Матур програм әзерлиләр, җанлы тавышка микрофонсыз җырлыйлар, мәгънәле җырлар сайлыйлар. Ләкин халык билдән түбән юморлы концертларга да йөри, бөтен проблемын онытып теләсә нәрсә тыңларга әзер да әзер.

Миңа музыкантлар – Рамил Әсхәдуллин, Салават Шәеховларның иҗатлары кызыклы. Ильяс Камал, Мирдан Бишимов – бик талантлы егетләрдән. Опералар язучы композитор Эльмир Низамов белән музыка өлкәсендә кайбер нәрсәләрдә килешеп бетмәсәм дә, аның эшчән булуын, туктаусыз иҗат итүен хөрмәт итәм, ул мине рухландырып тора.

– Хәзер күп җырчылар тамадалыкта йөри. Бу җырчының дәрәҗәсен төшермиме?

– Тамадалык – җырчыга акча эшләү чарасы. Мәҗлессез булмый, чөнки теләсә кем зур концерт залларында тамашачы җыя алмый. Җырларга чакырмый башласалар, алып баручы булып та китә. Мәҗлесләргә күбрәк тавышлары искитәрлек булмаган җырчылар бара. Аларны җырчы дип түгел, эстрада артисты дип атарга буладыр. Ә профессиональ җырчының урыны – сәхнәдә.

Гөлназ Закирова
Гөлназ Закирова

– Гөлназ, шәхси тормышыңнан бер сорау: ирең дә сәнгать кешесеме?

– Ирем бөтенләй башка һөнәр иясе – ЮХИДИдә тикшерүче булып эшли. Беркайчан да мине тәнкыйтьләми, миңа кысылмый. Аның эше катлаулы, мәхкәмәләр, кеше язмышы белән бәйле, бик авыр һәм җитди эш, андый кешеләр янында да аларны аңлаучы булырга тиештер. Мин җырчы хезмәте авыр дип уйлый идем, алай түгел икән: иремнең эше икеләтә авыр, җырчыныкы белән чагыштырырлык та түгел. Улыбыз Илдар үсеп килә, аңа ике яшь.

– Татар сәхнәсендә сыңар аяк белән дә басып торырлык урын калмады кебек: син көндәшлеккә ничек каршы торырга уйлыйсың?

– Мин беркем белән ярышмыйм. Минем үз юлым, иҗатым, үз тамашачым бар. Яраткан эшем бар – сәнгать көллиятендә музыка теориясен укытам, Чаллы татар дәүләт драма театры спектакленә музыка язам. Мин тыныч кына үз эшемне эшлим, үз юлымнан барам. Популяр булу артыннан куып гаиләне артка куясым килми, аның өчен бит күп чабарга, күп эшләргә кирәк. Минем өчен беренче урында – гаиләм, аннан соң – иҗатым.

XS
SM
MD
LG