Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемдер Яңа елга каз әзерли, кемдер әфлисунга да акчасын саный


Лисовская Наталья фотосы
Лисовская Наталья фотосы

Саллы хезмәт хакы алган түрә белән депутатлар да, 15 мең айлык кереме белән өч бала үстергән ялгыз аналар да Яңа елны каршы алырга җыена. Мөмкинлекләр дә, табыннар да төрле.

2016 елда да Русиядә икътсади кризис дәвам итте. Читтән инвестицияләр акмады, чит ил эшмәкәрләре Русиягә акча кертергә шүрләде, халыкның кереме дә, сатып алу мөмкинлеге күзгә күренеп кимеде.

Кризис, беренче чиратта, мөнбәрдән купшы сүзләр сөйләгән түрәләргә түгел, ә эш кешеләренең тез астына китереп бәрде. Телевизордан Русиянең бөеклеге, куәте арту турында пропаганда бара, ә халык кесәләрен капшый һәм каешларны ныграк буа. 2014 ел белән чагыштырганда халыкның кереме 9 процентка, ә ваклап сату күләме 5,3 процентка кимегән. Бюджет акчасы кайда китсә китә, әмма халыкның яшәешен яхшырту өчен генә тотылмый. Кешеләрнең дә бәйрәм алды кәефе төрлечә.

Кышын бакчада үстергән бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, кабак белән чыгабыз

2016 елда Татарстанда уртача хезмәт хакы – 29 мең 717 сум дип белдерелде. Республикада айлык кереме 8 мең сум да булган, 500 мең сум алган дәүләт тирәсендәге менеджерлар да, якынча 250 мең сум акча алган Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары да бар. Билгеле, аларның яңа ел табыннары төрле.

Казанның Көлсәит бистәсендә яшәүче Зилә Идрисова гаиләләрен башлыча бакчада үстерелгән яшелчә туендыра дип сөйләде Азатлыкка. Авылдан күчтәнәч итеп җибәрелгән каз да, эченә каз башлары тыгып пешерелгән бәлеш тә табын түрендә булачак.

"Кышын бакчада үстергән бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, кабак белән чыгабыз. Помидор белән кыярны салат итеп тә, тозланган килеш тә ашыйбыз. Күпчелек татарлар шулай. Икътисади кризис вакытында каешларны буарга туры килә. Кибеттән яшелчә, җиләк-җимеш тә сирәк алына. Анысы кереме яхшы булган кешеләр табынында була. Ә безнең кебек кеше бәрәңге белән макарон, ит ашый. Максаты тамак туйдыру гына", ди ул.

Азатлык Зилә ханыма ияреп Казанның Агропромпаркында азык-төлек, Яңа ел табынына кирәк-яракларның бәяләрән карап кайтты.

Яңа ел табынына күпме түлибез?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:45 0:00

Түбән Камада яшәүче Ландыш Әгъләмова ялгызы өч бала үстерә. Олысына – 16, уртанчысына – 15, кечесе 14 яшен тутырган. Ландыш ханымның төгәл эш урыны юк, әле монда эшли, әле тегендә. Айлык хезмәт хакым 12 мең сум да була, 15 мең дә була ди ул. Соңгы өч елда бәяләрнең үсүе ныклы сизелгәнлеген дә әйтә. Бәйрәм табыны турында уйлаганчы, беренче чиратта коммуналь-хуҗалык чыгымнарын капларга тырышасың ди.

Сырларны гомумән алган юк

"Фатир чыгымнары кышын 7 меңгә кадәр дә җитә. Башта аны түлим, аннары азык-төлек сатып алам. Беренче чиратта икмәк, сөт, бәрәңге, карабодай белән дөге ярмалары, макароннар, чәй, үсемлек мае, сирәк булса да, атланмай. Балаларым егетләр булгач, ара-тирә сыер ите дә алам, әмма еш түгел. Аны тавык ите алмаштыра, чөнки арзанракка чыга. Кышын яшелчәләр алмыйбыз. Җиләк-җимешләрдән исә алма, лимон сатып алам. Бәйрәмгә әфлисүн яки мандарин белән сыйлана алабыз. Кәнфит сирәк. Эремчекнең сыйфаты начар, үзе кыйммәт. Сырларны алган да юк", дип сөйләде Ландыш ханым Азатлыкка.

Аларның гаиләдә Яңа ел бәйрәме дип исләре китми, гадәти бер көн алар өчен. "Балалар үсә, алар инде егетләр. Кешеләр арасында матур йөриселәре килә. Кибеткә кайчак керәсең, алган әйбер дә юк кебек, ә кесә бушап кала. Хуҗалыкта кер порошогы да, сабыны да, теш пастасы да, шампуне дә кирәк. Тормыш кыйммәтләнде, саулыктан аермасын Аллаһ Тәгалә", ди ул.

Азатлык Татарстанның хезмәт, социаль яклау министры Эльмира Зариповадан Яңа ел табынына ниләр әзерләве, табыннарының ничә сумга төшүе белән дә кызыксынды.

Хезмәт министры: "Яңа ел табыным биш меңгә төшә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:20 0:00

Эльмира ханым Яңа ел бәйрәмендә гаиләсен пилмән белән сыйлый. Ул аны әзерләп куйган инде. Табынга оливье салаты да, тозланган катлы-катлы сельдь балыгы салаты да килеп кунаклый икән. Моннан тыш чәй табынына ике торт пешерәм дип тә әйтте ул. Ә әниләре ел саен аларны гөбәдия белән сыйлый. Министр табынга 5 мең сум тирәсе акча китәчәген әйтә. ​

Татарстанда айга минималь хезмәт хакы – 8252 сум алып эшләүчеләр дә бар. Министр аларның яңа ел табынын ничегрәк күз алдына китерә соң?

"Татарстанда минималь хезмәт хакын алучылар аз. Ул бер түбән "планка" булып тора, аннан ары тәгәрәргә ярамый. 8252 сум алучылар тулы көн эшләмәүчеләр. Безнең эш белән тәэмин итү порталында 30 меңләп вакансия тәкъдим ителгән. Эшсез калган һәр кешегә ике эш урыны бар. Тырышкан кеше минималь хезмәт хакына гына эшләми", ди министр. Шулай да ул аз керемлеләрнең Яңа ел табынын ничек күз алдына китерүен әйтмәде.

Казанда Яңа ел алды бәяләре

Сыер ите – 1 кг 280-350 сум
Каз түшкәсе – 1500 сум
Пешкән колбаса – 1 кг 170-250 сум
Тозланган сельдь балыгы – 1кг 120 сум
Кыяр – 120-180 сум
Помидор –180-200 сум
Кишер – 23-65 сум
Суган – 20-22 сум
Бәрәңге – 20-35 сум
Чөгендер – 17-22 сум
Бер дистә йомырка – 60-65 сум
Майонез – 65 сум
Яшел борчак – 45-65 сум
Мандарин – 90-100 сум
Алма – 50-90 сум

XS
SM
MD
LG