Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хатын-кыз җитәкчегә каршылар арту консерватизм пропагандасы белән аңлатыла


Левада фикер белешү үзәге уздырган соңгы сораштыру нәтиҗәләренә караганда, русияләрнең хатын-кыз сәясәтчеләргә мөнәсәбәте кисәк начарайган.

Сораштыруда катнашканнарның яртысыннан артыгы (54 процент) алдагы 10-15 елда хатын-кызны Русия дәүләт башлыгы буларак күрергә теләмәвен әйткән. Ә хатын-кызның гомумән сәясәттә катнашуын хупламаучылар 30 процент тәшкил итә. Былтыргы сораштыруда андыйлар 20 процент булган.

Бары 33 процент кына хатын-кызның Русия президенты булып сайлануына каршы булмавын белдергән. 13 процент бу турыда сорауны җавапсыз калдырган.

Хатын-кызның югары дәүләт вазифаларында ирләр белән бер дәрәҗәдә эшләвенә каршылар былтыргы 28 проценттан 38 процентка күтәрелгән. Җитәкчелектәге тигезлек тарафдарлары исә 64 проценттан 56га калган.

Сораштыруда катнашканнарның яртысы (48 процент) Русиядә ирләргә карьера ясау, эш урынында югарырак вазифага күтәрелү җиңелрәк дип исәпләвен белдергән. 41 процент бу мәсьәләдә ирләр белән хатын-кызларның тигезлеген, ә 7 процент хатын-кызларның өстенлеген күрүен әйткән.

Социологлар русияләрнең күпчелегенең сәяси һәм иҗтимагый тормышта актив катнашучы хатын-кызлар яшь булырга тиеш дип исәпләвен белдерә. Шул ук вакытта күпләр ирләр теләсә кайсы яшьтә бу өлкәләрдә актив эшли ала дип исәпли икән.

Социологлар русияләрнең фикере шулай нык үзгәрүне хакимиятнең консерватив кыйммәтләрне пропагандалауны көчәйтүе белән аңлата.

Русия хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, илдә канун чыгару оешмаларындагы депутатларның 14-15 проценты гына хатын-кызлар. Русиянең Валентина Матвиенко җитәкчелегендәге Федерация Шурасында хатын-кызлар 16,5 процент, Дәүләт Думасында 15,6 процент тәшкил итә. Дәүләт Думасы тарихында бу оешманы беркайчан да хатын-кыз җитәкләмәде.

100 әгъзадан торган Татарстан Дәүләт Шурасында хатын кызлар 14, ә 110 депутатлы Башкортстан Дәүләт Җыелышы - Корылтайда – 15. Икесендә дә 14 процент дигән сүз.

Бары тик мунициаль шураларда гына хатын-кызлар саны ирләрнеке белән тигезләшә язган (45 процент).

8 март – Халыкара хатын кызлар көне уңаеннан Азатлык Казан урамнарындагы хатын-кызлардан "Әгәр Татарстан президенты булсагыз, хатын-кызлар өчен ни эшләр идегез", дип сорады.

Хатын-кызлар ни турында хыяллана?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:13 0:00

​Русиядә хезмәт хакларын чагыштырганда хатын-кызлар ирләрдән түбәнрәк куела. Аларга ирләргә түләнгәннең 73 процентын гына түлиләр. Шулай да, хезмәт министрлыгы белдерүенчә, бу аерма акрынлап кими бара. 2011 елда хатын-кызларга ирләр хезмәт хакының 67,9 проценты түләнгән булса, 2015 елда инде ул 72,6 процентка җиткән.

Фәкыйрьлеккә каршы көрәшүче Oxfam халыкара оешмасының март башында чыгарган хисабына караганда, бөтен дөньяда хатын-кызлар фәкыйрьлектә калуга ирләргә караганда күбрәк дучар. 155 илдә ирләргә күбрәк икътисади хокуклар бирүче ким дигәндә бер канун бар.

XS
SM
MD
LG