Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанк эшмәкәргә кредит бирмәсә дә, процентын түләүне таләп итә


Татфондбанк кризисы Башкортстан эшмәкәренә дә зур зыян салган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:46 0:00

Башкортстан эшмәкәре Руслан Абдуллин милкен Татфондбанкка залог итеп салып 20 миллион сум кредит килешүе төзегән булган. Нәтиҗәдә милек тә юк, кредит та бирелмәгән. Өстәвенә кредит процентларын түләүне таләп итәләр.

Башкортстан эшмәкәре Руслан Абдуллинның ширкәте Татфонбанк кризисы сәбәпле эшсез, акчасыз калды һәм абруен югалтты. Абдуллин Башкортстан аша үтүче "Ефәк юлы" проекты төзелешендә катнашырга ниятли. Юл төзелеше өчен заманча материаллар эшләүче ширкәт оештырырга уйлап ул үзендә булган техниканы залогка сала һәм Татфондбанктан 20 миллионлык кредит алу документларын имзалый.

Абдуллинга кирәк акчалар аның хисабына күчеп өлгерми, Татфондбанк кризисы башлана. Акчасын бирмәсәләр дә, кредит өчен процентларны таләп итә башлыйлар. "Бүген Татфондбанк бездән кредит өчен булган процентларны тулысынча түләүне таләп итә. Аларга мораторий салынгач, без алынырга тиешле акчаларны куллана алмадык", ди Абдуллин.

Процентларны түләмиләр дип күрсәтәләр. Без ул акчаларны куллана алмадык бит, шуңа күрә түли алмыйбыз.

Белгечләр фекеренчә, Руслан Абдуллин хәлендә калган эшмәкәрләр кредит килешеүен мәхкәмә аша гамәлдән чыгара ала. Абдуллин исә үз ширкәтенең абруен төшерүдә банкны гаепләп, мәхкәмәгә шикаять итәргә җыена.

"Безнең ширкәтнең абруе бөтенләй юкка чыкты. Без хәзер кредит тарихлары бюросы дип аталган исемлектә бик үк әйбәт булмаган ширкәт. Безне процентларны түләмиләр дип күрсәтәләр. Без ул акчаларны куллана алмадык бит, шуңа күрә түли алмыйбыз. Өстәвенә, Татфондбанкка керткән залоглар да кире кайтарылмый", ди Абдуллин.

* * *

2016 елның 13 декабрендә Татфондбанк үзенең бүлекчәләрен ябып, акча бирүне туктатты.

14 декабрьдә Русия Үзәк банкы Татфондбанк кредиторларының таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий кертте. Моннан тыш, алты айга вакытлыча идарә итү кертелде. Вакытлы идарә белән хисаплардагы акчаларны иминиятләштерү агентлыгы шөгыльләнде.

3 март Русия банкы, эшчәнлеген яхшырту өчен нәтиҗәле чаралар күрмәгән, дип Татфондбанкның лицензиясен алды. Банкның аңарчы да берничә протест чарасы уздырган мөштәриләре 4 мартта Татарстан хөкүмәте янына килеп премьер-министр Илдар Халиковка үз таләпләрен тапшырды.

Татфондбанк идарәсенең элекке рәисе Роберт Мусин Җинаять кодексының 159нчы маддәсе нигезендә (аеруча зур күләмдә акча урлау) җинаять кылуда шикләнелеп 16 апрельгә кадәр сак астына алынды.

10 март Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Русия Үзәк банкы рәисәсе Эльвира Нәбиуллинага мөрәҗәгать юллаганы билгеле булды. Ул Татфондбанк мөштәриләренә бурычларны кайтару өчен әлеге банкның милкен һәм йөкләмәләрен башка банкка күчерү схемасын карауны бәяләүне сорады.

XS
SM
MD
LG