Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Кырым язы"ның өч еллыгына халыкны мәҗбүри китергәннәр


Уфадагы "Кырым язы" чарасы
Уфадагы "Кырым язы" чарасы

Чара булган мәйдан янында уку йортлары студентлары җыелып, исемлек буенча тикшерү узды. Аларны "чарага килмәсәгез, имтихан бирә алмаячаксыз" дип кисәткәннәр.

18 март Уфада "Кырым язы" дип аталган җыен-концертта биш меңгә якын кеше катнашты. Күпләрне килергә мәҗбүр иткәннәре ачыкланды.

Чарада Уфадагы югары уку йортлары һәм көллият студентлары да катнашты. Азатлыкка уку йорты укытучыларының берсе студентларны мәҗбүри алып килүләре турында белдерде. Чара булган мәйдан янында уку йортлары студентлары җыелып, исемлек буенча тикшерү узды. Аннан соң гына мәйданга узды. Аларны чарага килмәсәгез, имтихан бирә алмаячаксыз дип кисәткәннәр. Дәүләт оешмаларына чарада кимендә дүрт кеше катнашырга тиеш дигән күрсәтмә төшү турында да әйттеләр.

"Бердәм Русия" фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Руслан Гыйззәтуллин чыгыш ясап, янәсе "Украинадагы 2014 елгы мәйданнан соң НАТО хәрбиләре Кырым шәһәре һәм Акъярны (Севастополь) басып алырга теләде, ләкин илнең милли батыры Владимир Путинның акылы һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә ул барып чыкмады", дип сүз тотты.

Уфада "Кырым язы"ның өч еллыгына халыкны мәҗбүри китергәннәр
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:29 0:00

Чарада "Бердәм Русия", "Яшь гвардия", "Милли азатлык хәрәкәте" (НОД) әләмнәре җилфердәде.

Өч ел элек, 16 мартта Кырымда һәм Акъярда (Севастополь) референдум булды һәм аның нәтиҗәсендә Русия Кырымны үзенә кушты. АКШ, Европа Берлеге илләре, Украина референдумны танымады. 2014 елның 20 февралендә Украина Югары Радасы Русиянең Кырым һәм Акъярны вакытлыча оккупацияләве турында рәсми белдерде. 2015 елның 7 октябрендә Украина президенты Петр Порошенко бу хакта фәрман чыгарды.

Халыкара оешмалар Кырымның аннексияләнүен таныды, Русияне гаепләде. Беркадәр Көнбатыш илләр Русиягә карата икътисади чикләүләр кертте. Русия исә Кырым аннексиясен "тарихи гаделлекне кайтару" дип белдерә килә.

XS
SM
MD
LG