Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кәсепчелеккә калган театрга бүләк бирү – хурлык"


Чаллы дәүләт курчак театры Илгиз Зәйниевнең "Сак-Сок" спектакле өчен "Ел вакыйгасы" номинациясендә җиңүче дип табылды
Чаллы дәүләт курчак театры Илгиз Зәйниевнең "Сак-Сок" спектакле өчен "Ел вакыйгасы" номинациясендә җиңүче дип табылды

27 март театр әһелләренә "Тантана" бүләген тапшыру тантанасында Җәлил театрына "Үзгәреш җиле" эстрада проекты өчен диплом бирүне мәдәният хезмәткәрләре "зур хурлык" дип бәяләде.

Халыкара театр көнендә Казанда театр әһелләренә "Тантана" бүләкләрен тапшырдылар. Быел номинацияләр саны 12гә җитте. Узган ел 11 иде. Номинацияләрдә җиңүчеләрдән кала тагын җиде махсус диплом да тапшырылды.

"Ел вакыйгасы" номинациясендә Илгиз Зәйниевнең "Сак-Сок" спектакле җиңүен тантанага җыелганнар җылы кабул итте.

Казанда "Тантана" бүләкләрен тапшыру тантанасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:08 0:00

Татарстан мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова "Сак-Сок" белән берочтан Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры проекты булган "Үзгәреш җиле"н дә министрлыкның махсус дипломы белән бүләкләде. Һәм бу хәл күпләрне гаҗәпкә калдырды.

Дипломга "Үзгәреш җиле" проектын уңышлы гамәлгә ашырганы өчен Рәүфәл Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге театр коллективы бүләкләнә" дип язылган. Мөхәммәтҗанов үзе дипломны алырга килмәгән иде.

Раил Садриев
Раил Садриев

Буа драма театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриев Азатлыкка "Үзгәреш җиле" дипломга лаек түгел дип белдерде.

"Өстән төшкән фәрманны башта "аһ" итеп кабул итәбез, аннары гына дөрес булдымы икән бу, юкмы дип уйлыйбыз. Петербурдан, Мәскәүдән чакырып китерелгән музыкантлар татар җырын күтәрмиләр дә, күтәрергә теләмәячәкләр дә. Бу яктан карасак, әлеге проект акчаны җилгә очыру булып чыга. Ләкин "Үзгәреш җиле" кирәк. Мин моны үзем эстрададан чыккан кеше буларак әйтәм.

Фильтр аша үткәрмәгәч, бездә Гали дә җырлый, Вәли дә. Ләкин чын "үзгәреш"не эстрадада гомерен үткәргән, тузанын сеңдергән, исен чакрымнардан тойган кешеләр җыелышып, уртак тел табып кына оештырып була. Бу проект бүләккә лаек түгел. Һичьюгы, кимендә өч ел үткәнен көтәргә кирәк иде. Аны бит татар дөньясы күреп тә өлгермәде", диде күптән түгел "Идел-Буа-Урал" фестивален үткәргән Раил Садриев.

Түбән Кама драма театры режиссеры Рөстәм Галиев "Үзгәреш җиле" бүләккә лаек булгач театр премиясенә эстраданың ни катнашы бар соң дип гаҗәпләнү белдерде.

Вахит Имамов
Вахит Имамов

Язучы Вахит Имамов фикеренчә, театрга бер катнашы булмаган чараны "Тантана"га китереп тыгу сәнгать әһелләренең ачуын гына кабарта.

"Эстрада фестивальләренең ниндие генә юк. Елына җиде тапкыр үткәрәләр, тамашачыны тилегә санап үзләренә кем кулай, шуны сәхнәгә чыгаралар. Инде хәзер театрны да шундый өч тиенлек әйбергә әйләндермәкчеләрмени? Театр – безнең милли тәрбия үзәге. Монда мөгез чыгарырга кирәкми", диде Имамов.

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин

Русия һәм Татарстан парламентларының элекке депутаты, милләтпәрвәр Фәндәс Сафиуллин, "Үзгәреш җиле"нә бүләк биргән өчен киләчәктә кызарачакбыз әле, ди.

"Ул бит аерым концерт кына. Концерт өчен бүләк бирмиләр. Аерым бер талант килеп чыкса, бүләкләргә мөмкин әле. Бу – бик зур мәгънәсезлек. Ни өчен "Үзгәреш җиле"н бүләкләргә ярамый? Чөнки опера театры – татар опера сәнгатен юкка чыгару өчен бик күп көчен куйган театр.

Ул Муса Җәлил исеменнән баш тарткан, чит илләргә чабып йөри торган халыкара шабашка театры. Концертны оештыручылар – татар музыка сәнгатен яратмаучылар. Күпме яшь җырчылар, сәләтле кешеләр аннан китәргә мәҗбүр булдылар. Хәйдәр Бигичев – шушы театрда кысрыклауга түзә алмыйча, бакыйлыкка китеп барган җырчыбыз. Үләренә өч көн кала биргән интервьюсын укысагыз, тетрәнерсез. Ул анда, миңа инде үләргә генә кала, театрда миңа урын юк дип әйтә. Шундый талантларны юкка чыгаручы, кәсепкә әйләнгән театрга бүләк бирү – бик зур хурлык. Аны бирүчеләргә дә оят булырга тиеш", ди Сафиуллин.

Театр әһелләре арасында "Үзгәреш җиле" өстән кушылганга театр бәйрәменә килеп кысылган әйбер дип сөйләшүчеләр дә булды. "Тантана"да мәдәният министры Айрат Сибагатуллин күренмәде. Ялда диделәр. "Тантана" бүләге жюрисе әгъзасы, театр белгече Рауза Солтанова Азатлыкка "бу фестиваль турында бернинди фикерем дә юк", дип аңлатмалар бирмәде.

Белешмә

"Тантана" – Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә һөнәри премиясе, дәүләт бүләге. Еллык театр премиясе республиканың опера-балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә. Бүләк 2011 елда мәдәният министрлыгы тарафыннан Татарстанда театр сәнгате өлкәсендә актерларның иҗат уңышларын һәм җәмәгатьчелек казанышларын бәяләү өчен булдырылды. Аңа кадәр "Тантана" Камал театрының үз эчендә бирелә торган бүләге иде.

XS
SM
MD
LG