Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:33

Мәскәү мәхкәмәсе Нәфыйгулла Ашировның китапчыгын экстремистик дип белдерде. Аширов ул халыкара оешма соравы нигезендә рәсми эшләнгән аңлатма иде, ди.

“Хизбуд-Тахрир” хәрәкәте нигезендә, Русиянең Азия өлеше мөселманнары Дини идәрәсенең аңлатмасы” (“Заключение ДУМАЧР по брошюрам движения “Хизбут-Тахрир”) дигән ике битлек язманы Русия мөфтиләр Шурасы рәистәше Ашировтан “Мемориал” дигән халыкара хокук яклау оешмасы сораган.

“Алар дин әһеле буларак аңлатма сорап рәсми хат белән мөрәҗәгать итте. Ул “Хизбуд-Тахрир” нигезендә төрмәгә утыртылган егетләр эшенә беркетелде һәм шуның өчен язылган документ иде”, ди Аширов.

Аның сүзләренә караганда, халыкара оешма әлеге аңлатманы үз интернет сәхифәсенә дә элгән. Һәм калганы Ашировка билгеле түгел.

“Шуннан алып аны кемдер китапчык ясаганмы - белмим һәм аның өчен мин җаваплы түгел. Күрәсең аны экстремистик дип тапканнар һәм бу мине бөтенләй гаҗәпкә калдырды”, ди ул.

Ислам белгечләре тикшерми

Гомумән Ислам китапларын тыю инде ниндидер бер гадәткә әйләнә бара. Хәзер инде исемлеккә 200дән артык Ислам китабы кергән.

Нәфыйнулла Аширов
“Без ул басмаларны тикшерү уздырып аларның кайсы битләре, нинди җөмләләре тыелганын әйтегез, дибез. Ягъни без ул җирләрен алып атып китапларны яңадан чыгарыр идек. Чөнки урыс газеталарында милләтчел язмалар бастыргач, гомумән басманы чыгудан туктатмыйлар, ә газетаның шул санын яки мәкаләне генә тыялар. Ислам китаплары нигезендә дә шулай булсын иде. Ул вакытта халык дини мәгълүматтан мәхрүм булмас иде. Чөнки бүгенге көндә мөселманнарның урыс телендә кулланырлык китаплары калмады диярлек. Ә яшьләрнең күбесе бүген татар телен аңламыйлар, димәк бүгенге көндә татар телендә китап чыгаруда бик зур мәгънә юк”, дигән фикердә тора Аширов.

Дин әһеле Тобольски, Төмән татарлары Казан телен мәктәптә өйрәнмәсә телне белми, бары үз диалектларында гына сөйләшүен әйтә.

“Ә ул диалектта китаплар басылмый. Урыс телен барысы да яхшы белгәнгә, без ул китапларны урыс теленә тәрҗемә итә идек. Алар тыелганнан соң бу китаплар 1939 елдагы кебек утка ягылды, җиргә күмелде”, ди Аширов.

Русия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин бу китапларны тикшерүче экспертлар Ислам белгечләре түгел, алар нигездә психологлар, ди.

Рәфыйк Мөхәммәтшин
“Алар бу китаплар кешенең психикасына тискәре тәэсир ясый дигән нәтиҗә чыгара. Күп китапларны шуның нигезендә тыйдылар. Нурси китаплары белән дә шулай булды. Чынлыкта алар аның эчтәлегенә бик игътибар да итми. Бу исемлек көннән-көн тулыланып бара. Бер закончалык табып булмый”, ди Мөхәммәтшин.

Такырбашлардан кем яклар?

Билгеле булганча, әле күптән түгел генә Ислам белгече Роман Силантьев урыс телендәге Ислам китапларының 80% ваһһабчылык идеяләре салынган һәм аларның нигезендә христиан кануннарына (Русия ул христиан дәүләте) буйсынмау ята, диде. Үзен Ислам белгече дип атаган Силантьев әледән-әле шундый гаеп белдерүләре белән чыга. Ләкин күп вакытта мөселманннар аның бу сүзләренә битараф кала.

Аширов исә бу Ислам китапларындагы ваһһабчылык идеяләре турындагы сүзләр һәм саннар да юктан уйлап чыгарылган дигән фикердә тора. Чөнки Силантьевның гарәп телен белмәүне искә алганда ул һич кенә дә Ислам белгече була алмый, ди Аширов.

“Кызганычка каршы хәзер андый милләтләр, диннәр арасында дошманлык тудыручылар барлыкка килде. Аларга кануни нигездә берәр җәза бирергә тиешләр, ләкин мөселманнар мәхкәмәләргә шикаять итеп йөрергә яратмый. Шуңа алар моннан файдалана. Бәлки мәхкәмәгә шикаять итүне башларга кирәктер”, ди ул.

Силантьевның Русияне христиан дәүләте дип атавына Аширов гаҗәпсенми, чөнки ул гына түгел, хәтта зур гына сәясәтчеләр дә шулай дип белдерүен әйтә.

“Бәлкем алар җәмәгатьчелек фикерен шулай формалаштырмакчы буладыр. Русия христиан дәүләте түгел. Ул күп милләтләр, күп дин вәкилләре яшәгән дәүләт. Безнең ата-бабаларыбыз Русияне яклап сугышларда үлделәр. Ләкин төрле сүзләр сөйләп йөрүчеләр сәбәпле, каршылыклар туа. Без әлбәттә аны конституциягә хилаф дип әйтәбез”, ди ул.

Әлбәттә соңгы елларда Русиядә үтәмилләтчел карашлар көчәйде. Бу инде такырбашлар тарафыннан ясалган һөҗүмнәрнең артуыннан да күренә. Аширов исә күптән түгел Мәскәү метросында кыйналган үзбәк кызын яклауны да миңа гаеп итеп тактылар, ди.

“Имеш мин фашистлар бар дигән сүз таратам, дәүләтебезнең йөзен каралтам икән. Чынлыкта әле күптән түгел генә дистәләгән кешене үтергән такырбашларны кулга алдылар, Русия эчке эшләр министрлыгы да бу нигездә һөҗүмнәр булуын әйтә килә. Бу миңа каршы бер рәсми адымнар башлау түгелме икән инде дип аптырыйм”, ди Русиянең Азия өлеше мөселманнары Дини идәрәсе җитәкчесе Нәфыйгулла Аширов.

XS
SM
MD
LG