Accessibility links

Идел буе мөфтиләре Равил Гайнетдингә яклау белдерде


Мөфтиләр мөселманнарны бер-берсенә терәк булырга чакыра. "Изге Болгар җыены" фотосы. 2015 ел.
Мөфтиләр мөселманнарны бер-берсенә терәк булырга чакыра. "Изге Болгар җыены" фотосы. 2015 ел.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин күптән түгел хакимияттәге исламофобларны тәнкыйтькә тоткан иде. Идел буе мөфтиләре аны яклап белдерү кабул итте.

Русия мөфтиләр шурасы рәистәше, Сарытау мөфтие Мөкаддәс Бибарсов, Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ислям Дашкин, Ульян мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөхәммәт Байбиков кабул иткән белдерүдә Русия мөселман оешмаларының үз эшчәнлегендә күп төрле каршылыкларга очравы әйтелә.

"Бер яктан без яшьләр белән, шул исәптән аларны төрле ялган радикал юллардан саклап калу өчен эшләргә тырышабыз. Икенче яктан безгә бу эшләрне ясалма рәвештә чикләргә мөмкиннәр һәм шуның белән еллар дәвамында куелган хезмәт юкка чыга, Русия исламында булган бар яхшылыкны бер телевизион тапшыру белән каралтырга мөмкиннәр.

Президент, Конституция һәм гомумкешелек кыйммәтләренә карамастан, Русиядә исламның бары тик мәдәни чалым гына булуын, ә мөселманнарның үз динен бары елга ике тапкыр бәйрәм намазлары вакытында гына тотуын теләүче кайбер кешеләр җәмгыятьне фетнә һәм дошманлыкка илтә", ди алар үз белдерүендә.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин күптән түгел хакимияттә, аерым алганда Русия президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсендә эшләүче түрәләрне мөселман дөньясына таркаулык кертергә, дошманлык оештырырга тырышуда гаепләде. Моңа дәлил итеп ул түрәләрнең “курчак” итеп тотылучы яңа идарәләр булдыру һәм аларга ярдәм итәргә тырышуын китерде.

Ул шулай ук исламофоб Силантьевның яңа оешма оештырып йөрүен, телевидениенең мөселманнарны каралтучы тапшырулар күрсәтүен, ә Русия мөфтиләр шурасының Сүрия белән Лүбнән чигенә тупланган качакларга ярдәм итүнен игътибарсыз калдыруын әйткән иде.

Идел буе мөфтиләре Русия мөфтиләр шурасының илдәге мөселман мәгарифен үстерү өчен мәчет, мәдрәсәләр, интернет каналлары, сайтлар, телевидение тапшырулары булдыруы, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, мәдәни һәм хәйрия чаралары уздыруын искә алып оешма җитәкчесе Гайнетдин һәм аның тарафдарлары гамәлләрен яклавын һәм аның белдерүләре белән тулысынча килешүен әйтә.

"Без хакимият оешмалары, һәм башка дини конфессиядән булган кардәшләрне, җәмгыятьне һәм шул исәптән мөселманнарны бер-берсен якларга, ә нәфрәт һәм таркаулык юлыннан бармаска чакырабыз", диелә "Ансар" сәхифәсендә чыккан белдерүдә.

XS
SM
MD
LG