Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:11

Австралия Берләшкән милләтләрнең җирле халыклар хаклары декларациясен рәсми рәвештә кабул итте.

Хакимияттәге Эшче партиясе кабул иткән бу карар, Австралиядә җирле халыкка карата сәясәтнең үзгәрә башлавына ишарәли.

Элекке консерватив хөкүмәт, 2007 елда әлеге декларацияне кабул итү турындагы тәкъдимне кире каккан иде.

Австралиянең җирле халыклардан җаваплы вәкиле Җәни Маклин, бу карарны кабу итү белән илдәге җирле халык һәм бу туфракларга соңыннан килгән халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрдә яңа юнәлеш булачагын әйтте.

Яңа хөкүмәт кабул иткән декларациядә җирле халыкның үз мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау бурыч итеп куелган.

Узган ел яңа хөкүмәт башлыгы, беренче адым буларак җирле халыктан рәсми гафу үтенгән иде.



Ләкин бу декларациянең канун белән бәйләнеше юк.

21 миллион халкы булган Австралиядә, якынча 470 мең абориген яши. Австралия җирлегенең 20 %-ы абориген халкы карамагында.

Европа һәм дөньяның башка илләреннән булган халыклар Австралиягә күченгәнче, бу җирләрдә 1 миллионнан артык абориген яшәгән дип исәпләнә.

XS
SM
MD
LG