Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:57

Американың Science исемле иң абруйлы фәнни журналның соңгы санында графенга багышланган мәкалә дөнья күрде. Авторларның берсе – Айрат Димиев.


Графен – бүгенге фән дөньясында иң “кәттә” сүзләрнең берсе. Бер атом калынлыгында юка итеп җәелгән углерод тукымасына берничә сыйфат хас. Беренчедән, ул җир йөзендә иң ныклы матдә санала, икенчедән, электр үткәрә, өченчедән, үтәкүренмәле.

Киләчәктә графен сизгер экраннарда [touchscreen], гомумән, электроника тармагында киң кулланыш табар дип көтелә. 2010 елның физика өлкәсендә Нобель бүләге нәкъ менә шушы матдәне ясап чыгарган ике галимгә бирелде.
Графен – бер атом калынлыгында углерод тукымасы

Айрат Димиевнең шундый абруйлы галимнәр арасына килеп эләгү кыйссасы “Америка – мөмкинлекләр иле” дигән матур әкиятнең, ни гаҗәп, әле дә исән булуын күрсәтә. Үзенең шушы кыйссасын ул Houston Chronicle хәбәрчесенә сөйләгән.

Язмыш игъланы

Матур әкиятнең башы 1990-нчы елларга барып тоташа. Русиядә икътисадның асты өскә килгән чак. Яшел Үзән егете Айрат Димиев 1989 елда Казан университетын тәмалаганнан соң, авыл хуҗалыгы институтында химия укытып йөргән. Хезмәттәшләре берәм-берәм чит илләргә тая башлаган. Айрат гаиләсе белән ахырына кадәр түзгән. Ниһаять, эш хакы 100 доллардан да түбәнрәк төшкәннән соң, фәнен ташлап бизнеска киткән. Бизнесы әйбәт кенә киткән, ләкин бу минем өчен ят кәсеп иде, – ди Айрат, – өстәвенә тоташ коррупциягә баткан.

Шулай бер Мәскәүдән Казанга кайтып барганда, кемдер терәндә калдырып киткән “iностранец” газетында американ мәктәбенә физика һәм математика укытучысы кирәк, дигән игълан күреп алган. Айрат язмышын сынап карарга булган. 2001 елда ул Казаннан Хьюстонга килгән һәм Уэстбери мәктәбендә укытучы булып эшли башлаган. Бер елдан Ламар мәктәбенә күчкән.

“Без ул чакта физика, математика укытучыларына кытлык кичерә идек, аларны чит илләрдән чакыра башладык, – ди Ламар мәктәбе мөдире Джеймс Максуэйн. – Шулай, химия фәннәре кандидатын эләктердек. Айрат телне тиз арада үзләштерде, американ балаларына да җайлашты.”

“Бушка дә риза”

Американ укытучысы мәгашенә Айрат гаиләсен инде яхшырак тәэмин итә алган, гаилә йортында тора башлаганнар. Ләкин 4-5 елдан аның кире фәнгә кайту теләге туган. “Кандидат дәрәҗәсе белән мәктәптә укытып йөрү – эш түгел.”

Элекке дусларыннан киңәш сорагач, тегеләре Райс университетының танылган галиме Джэймс Тур исемен әйткән. 2008 елда Айрат Турга email җибәргән. Хатның башына “бушка эшләргә дә риза” дип өстәгән... Матур әкият дәвам итә.

Турга башка мөрәҗәгать итүчеләр дә булган. Бушка эшләүчедән файда аз, дип санаса да, Айрат белән күрешкәннән соң, галим аны алырга булган. Шулай итеп, Айрат графен белән эшли башлаган.



Берничә ай эчендә Айрат графенның үтә дә нечкә катламын салдыру ысулын уйлап чыгарган. “Шушы технология якын арада базарга чыгачак, – ди Тур. – Башта iPad 4 йә iPad 5, аннары инде ул микропроцессорларда кулланылачак.”

“Эретү казаны”

“Америка бөек ил. Без эле дә эретү казаны, без эле дә мөмкинлекләр иле, – ди гади укытучыда булачак галимне күреп алган Джим Тур. – Иммигрантлар илнең үсешенә зур өлеш кертә. Башка илләргә биргәнгә караганда, без алардан күбрәк алабыз, чөнки акыл ул иң кыйммәтле нәрсә.”

Айрат Тур лабораториясендә тагын бер ел эшләмәкче, аннары берәр профессор урынын эзләп карарга җыена. Хәзер аңа 45 яшь. Бер вакыт ул иленә кайту турында да уйлаган, хәзер инде бик теләми.

“Бүгенге Русиягә кайтырга теләмәс идем, – ди Айрат. – Андагы шартлар яхшырса әле бер хәл. Америкада инде унынчы елым, акрынлап американлаша барам.”

Өстәп шуны әйтик, Айрат үзенең укытучы тәҗрибәсенә таянып, американ мәктәпләре турында “Классная Америка” дигән китап чыгарды. Би китабында ул американ мәктәбенең уңай һәм тискәре якларын сурәтли. Американ һәм Русия мәктәпләрен чагыштыра, киңәшләрен бирә. Бу да шактый кызыклы, ләкин инде башка бер кыйсса.


Айрат җавабы


Бу язма дөнья күргәннән соң, без ниһаять Айратның үзеннән дә җавап алдык:

Котлавыгыз өчен рәхмәт. Дөресен әйткәндә, мин бернинди инкыйлаби ачыш та ясамадым. Бер кызыклы мәкалә яздым, шул гына. Аның ничек Science журналына эләгүен әле дә аңлап бетермим. Шуңа күрә, “танылуга” бик үк лаеклы да түгелдермен, гәрчә, 15 ел үткәннән соң Фәнгә кире әйләнеп кайта алуым нәрсәдер турында сөйли.

Мин 100% Казан татары. Әтием ягыннан җиденче буынга кадәр Теләче районы Алан авылы кешеләре. Балачакта җәйләрем Алан янындагы Саурыш авылында үтте. Шуңа күрә, Яшел Үзәндә үссәм дә, үземне авыл егете дип саныйм. Яшел Үзән нигездә урыс шәһәре, шуңа күрә, урыс мәдәниятен дә кечкенәдән үзләштердем. Шулай да, тамырларым, ватаным Саурыш авылында дип саныйм.

Балачакта татарча иркен сөйләшә идем. Хәзер, кызганычка каршы, торган саен начаррак сөйләшәм. Татарча укый алам, ләкин язганым булмады. Татарча әңгәмә дә бирә алмам. Ягъни, мин җаным белән татар. Олыгайган саен халкыма, мәдәниятенә, моңына тартылуым арта баруын сизәм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG