Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлыкка – 60" бәйгесе. Нәтиҗәләр


2013 елның декабрендә Азатлык радиосы 60 еллыгын билгеләде. Шул уңайдан Азатлык үзенең укучылары һәм тыңлаучылары өчен бәйге уздырды.

Бәйгедә катнашучыларга радиога кагылышлы ун сорау һәм ике иҗади бирем тәкъдим ителде. Җаваплар төгәллегенә, тулылыгына карап бәяләнде. Нәтиҗәдә, "Азатлыкка – 60" бәйгесенең җиңүчеләре дип түбәндәге укучылар табылды:

1нче урын – Айрат Заһидуллин (Казан) – 23 балл (25 баллдан)
2нче урын – Гөлназ Хуҗиәхмәтова (Казан) – 20.6 балл
3нче урын – Рашат Якупов (Казан) – 17.6 балл

Бу укучылар түбәндәге бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

1нче урын – iPhone 5S (Азатлык әсбаплы)
2нче урын – iPad Mini 3G (Азатлык әсбаплы)
3нче урын – Samsung Galaxy S3 (Азатлык әсбаплы)

Моннан тыш, шактый төгәл, тулы һәм аеруча кызыклы җаваплар җибәргән тагын биш укучы кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк:

Шамил Бикташ (Казан), Рафаил Нигъмәтуллин (Орски), Илшат Гимадиев (Казан), Айдар Әхмәтҗанов (Сембер), Рәфхәт Зарипов (Түнтәр авылы, Балтач районы, Татарстан).

Җиңүчеләрне котлыйбыз, сезнең белән элемтәгә соңрак үзебез керербез. Бәйгедә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә безнең белән калырсыз дип ышанабыз.

-Азатлык радиосы
XS
SM
MD
LG