Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкка хезмәттә


Ифтарга килгән өлкәннәр.
Ифтарга килгән өлкәннәр.

Казандагы “Азатлык” хезмәткәрләре һәм тыңлаучылар ифтар кичәсендә очрашты.

Рамазан ае уңаеннан Казандагы мәчетләр һәм оешмалар ифтарлар оештыра. Татар сайтлары, матбугат чыганаклары исә ифтарларны “Шәрык” клубында ясый. Ул “Ифтар-марафон” атлы проект кысаларында уза. Пәнҗешәмбе көнне ясалган “Azatliq.org” атлы ифтарга беренче чиратта интернеттагы кулланучылар тупланган иде. Тик төп сүзне транзистор аша тыңлаучылар сөйләде.

Беренче чара түгел

Бу ифтарны ясауда “Азатлык” радиосының Казандагы хезмәткәрләре теләп катнашты. Радио фаннары да үзләре тыңлаган журналистларны якыннан күрә алды, аларның эчке яки шәхси серләрен дә белергә теләде. Аларга хезмәткәрләр һәм радио җитәкчеләренең дә күңеле мәрхәмәт илә тулганлыгы билгеле булды. Бу ифтар азатлыкчылар ясаган беренче хәйрия чарасы булмаган. Радионың Казан бюросы җитәкчесе Римзил Вәли кайбер эшләрне искә төшереп алды.

“Гомуми мәсләки эшләре белән бер рәттән безнекеләр инсаният эшләрен дә алып бара. Әйтик, берничә үрнәк әйтим. - 1991 елда Фәрит Иделле Германиядә татарлар турында фильм төшерттерде. Чехиядәге беренче сабан туен “Азатлык” радиосы хезмәткәрләре ясап җибәрде. Ул эшне бүгенге җитәкчебез Кәрим Камал башлап йөрде”, диде ул . Чынбарлык турында тугъры һәм гадел тапшырулар ясаучы хезмәткәрләр зыялылык һәм кешелек бурычын үтәп хәйрия чараларында да теләп катнаша, диде Римзил Вәли.

Кыска дулкыннан өлкәннәр, интернеттан яшьләр

Килүчеләр асылда интернет кулланучылар иде. Алар яшьләр, студентлар. Тик алар юл куеп сүзне олы кешеләргә бирде. Өлкәннәр исә радионы кыска дулкыннардан ишетә. Алар арасында совет чорыннан ук радионы тыңлап килүчеләр бар иде. Тыңлаучылар үз сүзен әйтер өчен чиратка тезелде. Алар “Азатлык”ка мәхәббәтен аңлатты.

Казанда узган ифтар.

Хисләнгән тыңлаучылар кеше белән шыгърым тулган залда әйтер сүзен әйтә алмыйча да аптырады. Каушап беттеләр. Кайберләре шигъри юллар да язып килгән. Язарлык та бит - әйтик, Рифкатъ Хөсәен радионы инде җитмешенче еллардан бирле тыңлый. “Ә радио 1953 елда ук оешкан. Быел 55 ел була. Радионың музеен Казанда ясарга кирәк”, диде ул һәм сүзен Сөембикә турында шигырь белән тәмамлады.

Шәех Зәбиров авылдашы радиода эшләгән


Ә билгеле матбугатчы Шәех Зәбиров совет чорында ук радионы тыңлаган. Аның авылдашы Хафиз мулла улы Аяз Исхаков та шушы радиода эшләгән булган. “Хафиз муллага мин тыңлап улы ни сөйләгәнне әйтеп тора идем”, дип искә алды Зәбиров. “Азатлык”ны ул, татарча эшләүче кыю чыганак, дип атады.

Шәех Зәбиров ифтарга килгән Искәндәр Сираҗины да кыю журналист, дип мактады. Тик ул үзе дә заманында кимен куймаган. Шәех Зәбиров Сталин чорында “дессидент” булган. Бу турыда тапшыруны Римзил Вәли якшәмбе көнне тыңларга чакырды.

Басым бардыр, дип уйлый

Римзил Вәли ифтарга тупланучылардан мактау түгел, тәнкыйтъ, фикер сорады. Тик журналист Искәндәр Сираҗи да хурлар сүз тапмады. Әмма ул “Азатлык”ка да башка матбугат чараларына кебек, Русиядәге “яшерен” даирәләрдән басым бардыр, дип уйлый.

FM дулкыннан кыскага

Тыңлаучылар туксанынчы еллар ахырында һәм егерменче гасыр башында башта челтәр радиосыннан, аннары FM дулкыннан тыңларга күнеккән булган. Тик алар быел андый бәхеттән мәхрүм калганнар. Шуңа күрә, тыңлаучылар кыска дулкыннан ничек тыңлый алулары турында да үзара фикер алышты. Кайсылары совет чорыннан калган иске “зур” транзистордан тыңлый икән. Шулай ук яңа чыккан кыска дулкынлы “кечкенә” транзисторларны кулланучылар да бар.

Радио хәбәрләре “Безнең гәҗит”тә

Шәех Зәбиров исә, “Безнең гәҗит” аша да радио хәбәрләрен укып була, дип сөенә.

Ә “Безнең гәҗит” мөхәррире Илфат Фәйзрахманов ни өчен “Азатлык” хәбәрләрен укучыларына даими җиткезә? “Халык арасында еш йөрим. Күпләр өчен “Азатлык” радиосы ирекле хәбәр чыганагы буларак бик кадерле. Шуңа күрә ул хәбәрләрне таратуны кирәкле эш дип саныйм. Аларны укучылар яратып кабул итә”, диде ул. "Халык мәнфәгатьләрен кайгыртканда бергә булырга кирәк", диде ул.

Изге теләкләр

Ифтар йоласы буенча килүчеләр вәгаз тыңлады. Тезелеп намаз да укыдылар. Хәбәрче Мәликә Басыйр “Йосыф” кыйссасын көйләп күрсәтте. Аннары радио хезмәткәрләре өстәл артында утыручыларны сыйлады. Кунакка килүчеләр дә буш кул белән килмәгән иде. Соңыннан ифтарга килгән диндар тыңлаучы Мәсгутъ Садыйков, табын корган кешеләрнең изге ниятләре кабул булсын, ураза тотучылар савапка күмелсен дип дога кылды. Ул: “Халкыбыз өчен бергә-бергә хезмәт итәргә язсын”, дип тә теләде.

XS
SM
MD
LG