Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда киеренкелек яңадан кабынды


Кыргызстанның вазыйфадан читләштерелгән элекке президенты Корманбәк Бакыев тарафдарлары илнең икенче зур шәһәре Ошта җирле хөкүмәт биналарын кулга алды.

Меңгә якын кеше башта хөкүмәт бинасы алдында протест чаралары уздырды, соңыннан полиция белән тарткалашканнан соң бинага керә алды. Полиция көчле каршылык күрсәтмәде, шул исәптән зыян күрүче кешеләр юк.

Протестчылар Бакыевның кайтуын һәм җимерелгән төбәк хөкүмәтен яңадан торгызуны таләп итә.

Ош шәһәре вазыйфадан киткән Бакыевның иң күп тарафдары булган шәһәр дип санала.

Оштан кала илнең көньягындагы Җәлал Абад белән Баткен шәһәрләрендә охшаш каршылык чаралары узды.

Aрткан каршылык чаралары шулай ук башка шәһәрләрдә бигрәк тә башкала Бишкәктә ризасызлык тудыра.

Baкытлыча хөкүмәткә каршы протестлар арта

Бакыевның вазыйфадан китүе белән хакимият башына килгән вакытлыча хөкүмәткә каршы, кичә башкалада протест чаралары узган иде.

Элекке тышкы эшләр министры Роза Отунбаева җитәкчелегендәге яңа хөкүмәтнең соңгы арада төрле җирләрдә үз хакимиятен урнаштыруда кыенлыклар кичерүе белдерелә иде.

Апрель аендагы оппозициянең каршылык чараларында 85 кеше үлгән иде. Каршылыклар сәбәпле, Бакыев хөкүмәте таратылды. Оппозиция вакытлыча хөкүмәт парламентны таратып яңа хакимият төзеде. Илдә сайлауның ноябрь аенда уздырылачагы белдерелгән иде.

Беларус Бишкәктәге илчесең кире чакырды

Кыргызстаннан качып киткән Бакыев әле дә Беларуста яши.

Вакытлыча хөкүмәт исә Беларустан Бакыевны кире тапшыруны таләп итә.

Үзенә каршы мәхкәмә эше ачылган Бакыев, 7 апрельдә булган каршылык чараларында халыкка каршы ут ачарга әмер бирүдә гаепләнә.

Кыргызстанда бүген булган каршылык чараларыннан соң Беларус хакимияте Бишкәктәге илчесең иминлек сәбәпле кире иленә чакырды.
XS
SM
MD
LG