Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:22

Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте Корманбәк Бакыев президентлыктан чигенүен хәбәр иттe. Бакыев Казакъстанның Тараз каласына килде. Пәнҗешәмбедә Ош шәһәрендә Бакыев чыгыш ясаган вакытта атышлар булып алды.

Ош шәһәрендә пәнҗешәмбе иртә белән тарафдарлар Бакыев чыгышын көткәндә, мәйданда корал тавышлары ишетелде. Бакыев чыгыш ясаган җирдән йөз метр ераклыктагы җирдә вакытлыча хөкүмәт тарафдарлары чыгыш ясаган булган. Кайбер мәгълүмат чыганаклары белдерүенчә, яңа хөкүмәт тарафдарлары Бакыевка ачуланып ут ата башлый.

Бакыев сакчылары кешеләрне тарату өчен һавага ут ата. Бакыев атышлар башлану белән бер машинага утырып, вакыйга урыныннан китте.



Aның вакыйгалардан соң Казакъстанга китүе хәбәр ителде. Бакыев очкычы Кыргызстандагы Җәләл-Абадтан Казакъстанга Казан вакыты белән кичке 17.20дә киткән.

Бүген аны яклап Ошта узган митингның вакытлы хөкүмәт тарафдарлары белән куып таратылуыннан соң, ул Җәлал-Абадка кайтып китте, дип хәбәр ителгән иде.

“Интерфакс” агентлыгы язуынча, Кыргызстан тикшерү оешмалары Бакыев гаиләсенә караган бизнес-объектларның исемлеген төзи.

Яңа хакимият Бакыев шарты белән килешми

Бакыев үзе һәм гаиләсе иминлеге тәэмин ителгән очракта, президентлык вазыйфасыннан чигенәчәген белдергән иде.

Яңа хакимият башлыгы Роза Отумбаева исә вакыйгалар вакытында 80нән артык кешенең үлүенә сәбәп булган өчен Бакыевның хөкемгә тартылачагын әйтте.

Бакыев үзенә булган гаепләүләрне кире кагып, протест чаралары башланган чакта халыкка атарга дигән әмер бирмәвен белдерә.

Элекке саклану министры акланды

Көн дәвамында килгән икенче бер яңалык исә, оппозициядә булган өчен ришвәтчелектә гаепләнеп кулга алынган саклану министрының аклануы турында булды.

Хәрби мәхкәмә гыйнвар аенда кулга алынган Кыргызстан саклану министры Исмагыйл Исаковны тулысынча аклады.

Исмагыйл Исаков үзенә булган гаепләүне кире кагып, сәяси сәбәпләр аркасында гаепләнүен белдергән иде.

Бишкәк урамнарында протестлар кабынып, Корманбәк Бакиев башкаладан качып киткәч, оппозиция башлыклары Исаковны иреккә чыгарды.

2005-2008 елда Бакыев хакимияте астында саклану министрлыгы вазыйфасын башкарган Исаков хәзер вакытлыча төзелгән хакимият өчен эшли.

XS
SM
MD
LG