Accessibility links

Кайнар хәбәр

БДБ илләрендә Грузиядәге низагка караш төрле


БДБ илләре Көньяк Осетияда башланган сугышны зур игътибар белән күзәтеп бара. Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан кебек Грузиягә күрше булган БДБ илләре җитәкчеләре ясаган белдерүләрендә сак булырга тырыша.

Ә халык исә фикерен ачыктан-ачык әйтә. Кайбер илләрдә халык Грузия президенты Саакашвилине рус хәрбиләрен котыртуда гаепләсә, икенчеләр Русияне төбәктә тотрыксызлык тудырырга тырышуда гаепли.

Көньяк Осетияда сугыш башлануга, Kара диңгез буйларында ял иткән халык тизрәк бар әйберләрен җыеп илләренә кайтырга дип Әрмәнстан белән Грузия чигедәге Барва юлына агыла башлады. Грузиядә чыккан низаг ял итүчеләрнең җәйге ял кәефен бозды.

Кабулэти һәм Сарпи кебек Грузиянең диңгез буендагы ял итү урыннарын әрмәннәр үз итә. Чагыштырмача кыйбат булмаган бу урыннарның Әрмәнстангa якынрак булуы туристларны монда җәлеп итә.

Барва юлы аша ялдан өенә кайтырга булган әрмән туристы, Грузия җирлегенә рус хәрбиләре керә башлауга бөтен ял итү урыннарының бушап калуын белдерә.

Әрмәнстанның тышкы эшләр министры үз белдерүендә һәр ике тарафны да низагны тыныч юл белән чишәргә чакырды. Әлеге ил хөкүмәте низагка карата ясаган белдерүләрендә сак булырга тырышса да, илдәге сәясәтчеләр, белгечләр һәм мәгълүмат чаралары Әрмәнстан чигенә бик якын җирдә башланган сугышка карата реакцияләрен ачыктан ачык әйтә.

Мисал өчен, рәсми мәгълүмат чаралары вакыйгаларны яктыртканда Русия күзлегеннән аңлатма бирсә, илдәге оппозиция чыганаклары һәм кайбер бәйсез мәгълүмат чаралары Грузия яклы хәбәрләр бирә.

Әрмәнстанның Грузиядагы низаг һәм тәртипсезлекне борчылып күзәтүе аңлашыла. Чөнки Әрмәнстанның дөнья белән бәйләнеше Грузиа аша бара. Ягъни Әрмәнстан тауарлары Грузия портлары аша уза.

Грузиягә күрше Азәрбайҗанда да низагка карата охшаш мөнәсәбәт. Ягъни хакимият барлык мәнфәгатьләрне кайгыртып эш итәргә тиеш. Халыкның реакциясе исә бик кискен.

Грузиядә 500 меңнән артык азәри яши дип исәпләнә. Белгечләр төбәктәге киеренкелек басылмаса, Грузиядәге азәриләр белән бергә грузин халкының бер өлеше Бакыга качып киләчәк, ди. Ул чагында исә бу халыкка ярдәм тәэмин итүдә Бакының таләпләрне канәгатьләндерә алмавы бик ихтимал дип фаразлана. Чөнки азәрбайҗан качакларны кайгыртканда, Мәскәүне дә рәнҗетмәскә тиеш. Чөнки нефть һәм башка өлкәләрдәге сәүдәдән кала, Русиядә 2 миллионлап азәри яши дип исәпләнә.

Әрмәнстан һәм Азәрбайҗандагы күзәтүчеләр Көньяк Осетиядәге киеренкелек, Кавказ төбәгендәге басылган башка низагъларны яңадан кабындырып җибәрүе бик ихтимал дип белдерә. Мисал өчен бер вакытка тынып калган Карабах низагы.

Күрше илләрдән кала Үзәк Азиядә дә элекке совет илләрендәге халыкның Грузиядәге хәлләргә карата карашы төрле. Хәттә мәгълүмат чаралары бу хәбәрләргә зур әһәмият бирмәсә дә. Үзәк Азиа илләреннән эш эзләп Русиягә китеп анда урнашкан таҗик мөһәҗирләре Осетия халкын сугыштан саклап калу өчен балаларын армиягә җибәрергә әзер булуларын белдергәндә, Кыргызстандагы кайбер сәясәт галимнәре Русиянең үз халкын саклыйбыз дип мондый хәрәкәт башлавы хәтәр адым дип белдерә.
XS
SM
MD
LG