Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белла Әхмәдуллина вафат


1984 елның декабрь ае
1984 елның декабрь ае

Шагыйрә Мәскәү янындагы Переделкино авылында 73 яшендә вафат булды. Казанда чакта ул үзенең татарлыгын онытмый яшәгәнен сөйләгән иде.

Мәскәүдә туган шагыйрәнең әтисе татар. Әнисе итальян-рус. Мәктәп елларында ук иҗат итә башлаган яшь кыз ул чакта тыелган шагыйрь Борис Пастернакны яклап хат язганы өчен Әдәбият институтыннан куылган, уку йортын соңрак бетергән.

Узган гасырның 60нчы елларында Белла Әхмәдуллина, шулай ук аның яшьтәшләре һәм дуслары Евтушенко, Вознесенский, Рождественский шигырьләре халык телендә булды.

Әмма алар чыгарган "Метрополь" җыентыгы басылып чит илләргә дә таралганнан соң, Совет хакимияте чорында Белла Әхмәдуллина исеме тыелды. Соңыннан шагыйрә Язучылар берлеге әгъзасы булды һәм төрле бүләкләргә лаек дип табылды.

2007 елда Казанга булган соңгы сәфәре вакытында шагыйрә гомер буе үзенең татар булганын тоеп яшәгәнен белдерде. Белла Әхмәдуллина Татарстан башкаласына ире, танылган рәссам Борис Мессерер белән язучы Василий Аксенов иҗатына багышланган "Аксенев-фест" чарасына килгән иде.

1942 елда Белла Әхмәдуллина Казанда эвакуациядә әтисенең туганнары белән яшәгән.

Шагыйрәнең "Татар кызына" багышланган шигыре бар.
XS
SM
MD
LG