Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:13

Бeрлускони ышаныч сынавын җиңде


Италия премьер-министры Сильвио Берлускони

Италия премьер-министры Сильвио Берлускони

Сәясәт дөньясында шәхси җәнҗаллар белән еш игътибар үзәгендә булган Италия премьер-министры Сильвио Берлускони, оппозиция таләбе белән уздырылган ышаныч сынавында җиңеп чыкты.

74 яшьлек Италия премьер-министры Сильвио Берлускони бу атнаны үзенең сәяси язмышын билгеләячәк тавыш бирү сынавы белән башлады.

Бүгенге тавыш бирү процессы Бeрлускони җитәкчелегендәге коалиция хөкүмәтендә барлыкка килгән бүленүнең бер нәтиҗәсе иде.

Коалициядән аерылган депутатлар, "шәхси тормышына карата җәнҗaллар белән игътибар үзәгендә булган һәм сайлауалды чараларында биргән вәгъдәләрен үти алмаган премьерга инде түзә алмаячакларын" белдергән иде.

Берлускони тавыш бирү процессында 311гә каршы 314 тавыш белән яклау тапты.

Оппозиция сүзчеләре, Берлускониның акча белән сатып алынган берничә депутат яклавы белән тавыш бирүдә җиңеп чыгуын белдерде.

2013 елга кадәр хөкүмәт башында кала

1994 елдан бирле дүрт хөкүмәткә җитәкчелек иткән Берлускони ышаныч сынавын уңышлы узачагын уйласа да, алдан ук чаралар күрүне онытмады.

Тавыш бирүдән алда парламентта ясаган чыгышында Берлускони, җиңгән очракта 2013 елдагы гомум сайлауга кадәр илдә яңа сәяси бер чор башларга вәгъдә итте. Берлускони чыгышында сәяси тотрыксызлыкның илне икътисади кризиска этәрәчәге турында да кисәтергә онытмады.

Ләкин Берлускони биргән вәгъдәләр итальян халкын канәгатьләндерми. Башкала Римдә һәркөн диярлек протестлар уза. Барсы да бер генә шәхескә каршы - Берлускони!

"Бернинди вәгъдә дә үтәлмәде"

Күп кенә ватандашның шикаяте бер үк. Италия Европаның иң күп бурычка баткан илләрдән берсе, өстәвенә еллык икътисади үсеш шактый түбән бара.

Студентлар хөкүмәткә каршылык белдерә
Италиядә университетларга бүленгән акчаның киметелүе студентларны ачуландырса, гади ватандаш сәламәтлек хезмәтенең начараюына каршы чыга.

Болар халыкны урамга чыгарган сәбәпләрдән берничәсе генә.

Бeрлускони бу шартларда парламент алдында үзенә булган ышанычны сынарга мәҗбүр булды.

"Берклусконигa көндәш юк"

Италия премьер-министры Сильвио Берлусконига каршы булганнар белән бергә, аңа яклау белдерүчеләр дә шактый күп. Ватандашларының күп өлеше аңа ышануын әйтә. Шуңа карамастан, Италия премьер-министры Сильвио Берлускони Италиядә зур парадокс тудыра.

Берьяктан, аңа каршы ризасызлык һәм түземсезлек дәвам иткәндә, икенче яктан, халыкның күпчелеге фикеренчә Италиядә әлегә Берлусконины алыштырырлык икенче бер көндәш юк.

XS
SM
MD
LG