Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:58

“Сугыш уеннары”: Bila Hora һәм Куликово кыры


Үткән ял көннәрендә Праганың Bila Hora бистәсендә 1620 елда булган тарихи сугышның “уены” күрсәтелде. Тамашаны күрсәтүчеләр саны 700ләп булса, аны карарга меңләгән кеше килде. Ике көн дәвамында чех халкы үз тарихына кайтып алды, шул чорның җыр-биюләрен карады, тимерчеләрнең рыцарь киемнәрен эшләгәнен күрде, кечкенә кибетләрдән тарихи сувенирлар, шул чор һөнәрчеләренең эшләнмәләре, киемнәр, бизәнү әйберләре алды, атта йөрде.

Программаның иң кызыклы өлеше – 1620 елгы сугышны уенчыларның шул чор коралларын, киемнәрен киеп уйнаган сугыш күренешләре булды. Тамашада тарих та бәян ителде, туплар да шартлады, сәгать буе барган бу “уенны” халык яратып карады. “Сугыш” бетеп, төтен таралгач, әти-әниләр чех ашларын авыз иткән арада, бала-чага рыцарь киеменә киенеп “сугышлы” уйнады. Тарихка төрелгән бу көн инде гадәткә кереп бара икән, ул быел җиденче тапкыр үткәрелде.

Bila Hora сугышы

Bila Hora сугышы – Чехия тарихында зур борылыш ясаган вакыйга. Утызъеллык сугышның хәлиткеч көрәше 1620 елның 8 ноябрендә була. Прага читендәге Bila Hora (Ак Тау) авылы янында протестантлар, чех күтәрелеше гаскәрләре һәм католик лига гаскәрләре бәрелешә. Бер якта 23, икенче якта 25 мең гаскәри була.

Бу канлы бәрелештә протестантлар тар-мар ителә. Чехларга дин иреклеге биргән таныклык көчтән чыгарыла. Чех җирләре сәяси мөстәкыйльлеген югалтып, австрияле Габсбурглар нәселе биләмәсенә кертелә. Чех морзаларының милекләре тартып алына.

Шушы вакыйгадан соң 300 еллап вакыт узгач кына, 1918 елда Габсбурглар империясе җимерелгәч, чех җирләре кабат мөстәкыйльлеккә ирешә. Bila Hora сугышы чехларга җиңелү китерсә дә, гасырлар дәвамында халыкның үзаңын кайтаруда зур этәргеч булып тора.



Мондый сугыш уеннары Русиядә дә үткәрелә, ләкин алар еш кына рәсми, ялган тарихка нигезләнә, патриотизм хисләрен ныгыту максатына хезмәт итә.

Куликово кыры сугышы

Узган атна ахырында Тула өлкәсендә дә Куликово сугышына 630 ел тулуга багышланган тантана чаралары үтте. Дмитрий Донской белән Мамай гаскәрләре бәрелешен чагылдырган берничә минутлык “сугыш уены” күрсәтелгән. “Уен”да Русиянең 20ләп төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан да, хәрби-тарихи клублар катнашкан.

Тарихка "Куликово кырындагы сугыш" дигән исем белән кереп калган вакыйга 1380 елның 21 сентябрендә булган дип санала. Алтын Урда тәхетенә дәгъва иткән һәм Туктамыш ханга каршы чыккан төмәнбашы Мамай гаскәрләре, Мәскәүнең ярлыклы кенәзе Дмитрий Донской җитәкчелегендәге көчләре белән сугыша һәм тар-мар ителә.

Соңрак бу тарихи вакыйга урысларның татар басымыннан котылу башы дип бәяләнә башлый, бу караш бигрәк тә православ чиркәү тарафыннан яклана. Русия хакимияте православ чиркәү алга сөргән шушы карашны яклый. Мәктәптәге тарих дәреслекләре дә нигездә татарларны явыз басып алучы буларак сурәтли.

Кайбер тарихчылар, Куликово кырында татарлар белән урыслар түгел, ә фәкать Алтын Урдадагы үзәк хакимият вәкилләре (Туктамыш, Дмитрий Донской) һәм аңа каршы чыккан фетнәчеләр (Мамай) сугышкан дип саный. Тарихчы Фаяз Хуҗин Куликово кырында зур күләмле сугыш булуына гомумән шик белдерә. Көнбатыштагы тарихчылар арасында хәтта Куликово кырында андый бәрелешнең бөтенләй булмавы, аны фәкать урыс милли идеологиясен ныгыту өчен генә уйлап чыгарылуы турында фаразлар әйтелә.

XS
SM
MD
LG