Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО башлыгы Газзәгә блокаданы бетерергә чакыра


БМО башлыгы Бан Ги Мун Израилне Газзәгә булган чикләүне бетерергә һәм төбәккә халыкара ярдәмнәрне кертүне рөхсәт итәргә чакыра. БМО башлыгы фикеренчә, Газзәнең тышкы дөнья белән элемтәсен өзү ялгыш һәм бу туктатылырга тиеш.

Газзә сызыгына диңгез аша керергә теләгән ярдәм кәрванының Израил тарафыннан туктатылуыннан соң, Газзә сызыгына булган чикләүләргә карата тәнкыйтьләр арта. Төркиядән соң Гарәп лигасы җитәкчеләре дә БМОга мөрәҗәгать итеп, Газзәгә булган блокаданы гамәлдән чыгаруны һәм бу эштә БМОны химaяче ролен уйнарга чакырды.

Мисырда 3 сәгатьтән артык дәвам иткән сөйләшүләрдән соң Гарәп лигасы башлыгы Амр Муса, Гарәп илләре НАТО иле Төркия белән бергә Газзәгә булган чикләүләрне бетерү таләбе белән БМОга уртак мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерде.

Мисыр Рәфаһ чик буен халыкка ачты

Израилнең Газзәгә ярдәм ташыган көймәләргә дүшәмбе һөҗүм итүеннән соң, Мисыр Рәфаһ чик буе юлын фәләстинләргә ачты. Мисыр хакимияте икенче бер карарга кадәр, Газзә белән чик буе барлык һуманитар һәм медицина ярдәмнәр өчен ачык торачагын игълан итте.

Рәфаһ Израил карамагында булмаган бердән-бер чик буе. Мәгълүм булганча, Израил Газзә сызыгына үзе билгеләгән чик буеннан гына ярдәм кертелүенә рөхсәт итә. Газзәнең тышкы дөнья белән элемтәсе юк. Чикләүләр сәбәпле халык медицина һәм һуманитар ярдәмнәрдән мәхрүм яши. Рәфаһ чиге ачылу белән башта медик ярдәмгә мохтаҗ авырулар, дәвалау өчен чик буен узды. Гади халык та кирәк-яраклар сатып алу өчен чик буена агылды.

БМО җитәкчелеге Төркиядән Газзәгә ярдәм ташу максаты белән юлга чыккан көймәләргә каршы Израил күргән чараны тикшерү мәсьәләсендә уртак фикергә килә алмый.

БМО иминлек шурасы вакыйга турында тарафсыз һәм ышанычлы бер тикшерү уздыруны таләп иткәндә, Израил бу хакта булачак тикшерүне үзе генә уздырырга тели.

БМО башлыгы Бан Ги Мун журналистлар алдында ясаган чыгышында, Газзәгә булган блокаданы тиз арада бетерергә һәм ярдәм көймәләренә булган һөҗүм турында Израилдән аңлатма таләп итә. Бан ки Мун шулай ук вакыйгада яраланган һәм үлгән кешеләрнең тулы исемлеген тапшыруны да сорый.

Израилнең ярдәм көймәләрен туктату максатында ясаган һөҗүмдә 9 цивиль һәлак булган иде, яраланганнар саны исә төгәл белдерелми.

Бан Ги Мун: "Бу фаҗига мөһим бер проблеманы көн тәртибенә чыгарды. Газзә сызыгына булган чикләү халыкны кыен хәлдә калдыра һәм бу чикләү кичекмәстән Израил хакимияте тарафыннан бетерелергә тиеш", диде.

Ярдәм көймәләрендә кулга алынган кешеләр Төркиягә кайтарылды. Алар арасында Төркия ватандашларыннан кала халыкара ярдәм оешмалары әгъзалары да бар.
XS
SM
MD
LG