Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда тарих терелә


Фаяз Хуҗин
Фаяз Хуҗин

Шәһри Болгарда 20нче тапкыр үткән бу җыен гадәттәгедән киңрәк һәм олырак итеп оештырылды. Бу сөйләшү аның йомгаклары турында.

Римзил Вәли. 19 июньдә Болгар форумы үтте. Анда дини чаралар, фәнни конференцияләр, түгәрәк өстәлләр булды. 20 меңгә якын кеше җыелды. Катлаулы, бай, кызыклы чара турында матбугат төрлечә яза. Бу чыннан да зур форум. Аны Болгарны тергезүгә алынган “Яңарыш” фондын Минтимер Шәймиев җитәкли.

Быел Болгарда галимнәр дә күп иде. Алар өчен аерым сөйләшү, чыгышлар булды. Чит илләрдән дә вәкилләр бар иде. Элеккечә Тәлгать Тәҗетдин һәм башка руханиларыбыз чыгыш ясадылар, мөселманнар белән дә аралаштылар. Беренче кыска репортажлардан гына гади тамашачы һәм укучы бу нинди форум икәнен күз алдына китерә алмый.

Бу форумның дәүләт дәрәҗәсендә булуы, шәһәр, район, хөкүмәт вәкилләре, Татарстанның яңа Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы безгә, журналистларга, чараның әһәмиятен яхшырак аңлату максаты куя.

Түгәрәк өстәлдә без Болгар форумында катнашкан археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Фаяз Хуҗин белән сөйләштек. Һәм бу әңгәмәдә Болгар форумы турында “Азатлык” радиосына Интернет-сәхифәгә мәкалә әзерләгән журналист Ландыш Әбүдарова да катнаша.

Фаяз әфәнде, Болгар форумы чыннан да зур вакыйга. Аның эчтәлеге, мәгънәсе турында чарада катнашкан белгеч буларак ихлас итеп үз фикерләрегезне әйтсәгез иде.

Фаяз Хуҗин. Безнең өчен бик файдалы һәм кирәкле конференция булды. Болгар форумын үткәрү турында без беренче тапкыр гыйнвар аенда сөйләшә башладык. 2006 елда 7 томлык “Татар тарихы”ның икенче томы чыккан иде. Ул Идел Болгарстанына багышланган. Без Идел Болгарстанының тарихын Евразия тарихы кысаларында яктыртырга тырыштык.

Болгарлар безнең Идел буенда гына яшәмәгән. Алар Түбән Иделдә дә, Кырымда да, Төнъяк Кавказда, хәзерге Молдова, Украина, Болгарстан җирләрендә дә яшәгән. “Бөтен болгар тарихын бер фундаменталь хезмәт итеп бастырып чыгарсак, әйбәт булыр иде”, диде Тарих институтының директоры Рафаиль Хәкимов.

Мондый зур хезмәткә Татарстан тарихчыларының, археологларның гына көче җитәрлек түгел. Әйтик, без Дунайда яшәгән болгарларның тарихын тирән белмибез. Димәк, халыкара конференция үткәрергә һәм шушы чарада булачак китапның проспектын тикшерергә кирәк иде. Шулай итеп эшли башладык.

Әмма дөнья гел үзгәреп, яңа фикерләр туып тора. Монда да шулай булды. Без конференцияне әзерли башладык, апрель аенда кайбер башка фикерләр дә килде. Ягъни, мәсәлән, безнең менә дигән бәйрәмебез – Сабан туебыз бар. Аны халыкара күләмдә яңгыратасы иде, ЮНЕСКОның матди булмаган мирасы исемлегенә кертергә иде дигән теләкләр булды. Аның турында берничә ел сөйлибез инде. Фәнни конференцияда фактлар китереп сөйләсәк, аны ЮНЕСКОга тәкъдим итү җиңелрәк булыр иде.

Аннан соң “Яңарыш” фонды барлыкка килде. Без халыкара конференцияне Болгарда үткәрергә уйладык. Болгарга килеп, Болгар шәһәре турында, аның киләчәге турында сүз алып бармасак, дөрес булмас иде. Шуңа күрә конференциянең бер секциясендә нәкъ Болгар шәһәренә багышланган проблемаларны да хәл итәргә уйладык.

Күптән түгел безнең өчен мөһим тагын бер вакыйга булды. Русия президенты 28 июльне Христиан динен кабул итү көне дип игълан итте. Бу көн бәйрәмнәр исемлегенә керде. Безнең мөселман халкы шундук, Русиядә христианнар гына түгел, мөселманнар да күп яши, шуңа күрә мөселман динен кабул итү көнен дә бәйрәм рәвешендә билгеләп итсәк яхшы булыр иде, дип Русия президентына мөрәҗәгать итте. Бу руханиларның эше генә түгел, галимнәрнең эше дә. Дин тарихы чын тарих белән дә, археология белән дә бәйләнгән.

Римзил Вәли. Дин проблемасы дигәннән, руханиларның шунда җыелуы, гадәттә Тәлгать Тәҗетдин җитәкчелегендә Кече манара янында тәүбә догаларын укулары, халыкны җәлеп итә торган рухи атмосфера булып ала иде. Аны быел тыймадылармы?

Фаяз Хуҗин. Юк, тыймадылар. Башта май аенда үткәрергә планлаштырдык. Аннары, ә нишләп май аенда үткәрергә соң дип уйлаштык. Без бит ел саен, бигрәк тә 1989 елдан башлап, җыен үткәрәбез. Шушы җыен белән туры китерергә булдык. Егерме меңгә якын халык җыелган. Алар арасында төрлесе бар. Һәрберсе дә дин тарихы белән генә түгел, халкыбыз тарихы белән дә кызыксына.

Римзил Вәли. Болгар форумы вакытында яңа проектлар, андагы төзелеш турында зур сүз һәм фикер алышу булган. Бу да эпохаль әйберләр бит. Зур акчалар һәм зур эшләр дигән сүз.

Фаяз Хуҗин. Бу көнне яңгыр яуды. Аңа берәү дә игътибар итмәде. Нинди чаралар планлаштырылган булса, бөтенесе дә әйбәт кенә үтте. Кешеләр ял да итте, бик күп мәгълүмат да алды.
Ландыш Әбүдәрова


Римзил Вәли. Сез анда бер көн алдан бармадыгызмы? 18 июнь көнне кич көне анда ниндидер гаҗәеп лазер шоу булган. Сез аны күрдегезме?

Фаяз Хуҗин. Күрдем әлбәттә.

Римзил Вәли. Ничек булды ул? Алла күктән иңгән кебек булды, диләр.

Фаяз Хуҗин. Мин килгән кешеләр өчен шатланып йөрдем. Кунаклар арасында яшьләр һәм балалары белән килгәннәр күп иде. Яшьтән үк балалар безнең тарих белән кызыксынып үсә. Бу бик мөһим. Халкыбызны саклауда мондый чаралар бик зур әһәмияткә ия.

Ландыш Әбүдәрова. Чуашстаннан, Мари Иленнән, Үзбәкстаннан килгән кешеләр дә бар иде. Башкортстанның Бәләбәй шәһәреннән генә ике, Уфадан дүрт автобус белән килгәннәр.

Римзил Вәли. Тарих үзенә тарта. Менә башкорт корылтаеннан соң, Ишембай районына барып, андагы ырулар ташы янында җыелдылар. Күз алдына китерәм: таш, ырулар, аның үзенең тарихы бардыр. Шул ук вакытта ул бит махсус сөйләшенгән әйбер түгел. Бу тарихка тартылу һәм ниндидер милли терелү мизгеле дә.

Фаяз Хуҗин. Махсус карарлар кабул итеп, рәсми рәвештә үткәрелә торган нәрсә түгел бу. Без, тарихчылар уйлавыбызча, XVII гасырдан башлап, Казанны Явыз Иван басып алгач, ул бик каты христианлаштыру сәясәтен алып барган. Мәчетләр төзелми, төзелгәне юкка чыга. Халык кайда барырга белми һәм Болгарны искә төшерә. Һәм шул тирәдә генә халыкны биздерү өчен яңа чиркәү төзеп куя. Халык аңа карамаган, рух, тарих эзләп һаман шунда баруын дәвам иткән.

Римзил Вәли. Менә шундый эмоциональ, фәлсәфи, зур вакыйга булган бу. Белүебезчә, Тарих институты гыйнвардан бирле мәш килеп йөргән икән инде, ә соңгы айларда Минтимер Шәймиев җитәкләгән “Яңарыш” фонды һәм дәүләт, хөкүмәт, президент аппараты шөгыльләнде. Ландыш, репортер буларак баргач, нәрсә күрдегез?

Ландыш Әбүдәрова. Быел беренче тапкыр тантанада Татарстанның бөтен җитәкчелеге диярлек, Русиянең югары дәрәҗәдәге дин әһелләре, Төркия, Күвәйт кебек ислам илләреннән кунаклар һәм бик күп галимнәр барысы бергә җыелган иде. Җыенга килгән халык санын берәүләр 15 мең, икенчеләр 20 меңгә кадәр диде.

Ачылу тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Шәйхелислам Талгат Тәҗетдин, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, мөфти шәех Равил Гайнетдин чыгыш ясады.

Аннан соң Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул итүлегә багышланган төзеләчәк истәлекле корылманың нигез ташын салдылар. Шушы урында сәясәт, фән һәм дин әһелләре төркемнәргә аерылып һәр кайсы үз эшен дәвам иттерде.

Халык Талгать Тәҗетдин җитәкчелегендә Кече манара янында Тәүбә йоласын үтәде. Галимнәр халыкара конференция эшен башлады. Дәүләт җитәкчеләре, иганәчеләр, “Яңарыш” фонды һәм республика хәйриячелек эшчәнлеге шурасының уртак утырышына китте. Утырыш Спас районының мәдәният йортында үтте. Анда төп докладны “Яңарыш” фондының рәисе Миңтимер Шәймиев ясады. Ул эш барышы белән таныштырды. Киң күләм мәгълүмат чараларын бу проектны яктыртуга җитди игътибар бирергә чакырды. Һәм ни өчен нәкъ шушы ике урынны торгызырга алынуын аңлатып китте.

Аннан соң шул ук мәдәният йортында “Русиядә ислам, тарих һәм хәзерге заман” дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте. Анда галимнәр, дин әһелләре катнашты. Алар Русиядә ислам динен кабул итү җәһәтеннән Төньяк Кавказ мөселманнары белән ике арада туган бәхәсне тикшерде. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләдә соңгы сүзне галимнәр әйтергә тиеш диде.

Римзил Вәли. Шәһри Болгарда нинди үзгәрешләр булачак? Якын арада, Универсиада җиткәндә, без анда ниләр күрербез икән?

Фаяз Хуҗин. Галимнәрнең бер өлеше моңа саклык белән карый. Ни өчен дисәң, төзү эшләре елга портыннан башланырга тиеш. Елга порты тирәсендә без археологик казу эшләрен алып бардык. Канунга күрә, башта археологлар тикшерергә, аннан соң гына төзелеш эшләре башланырга тиеш.

Римзил Вәли. Сөякләр, ташлар табып булдымы соң?

Фаяз Хуҗин. Археологик яктан Болгарны яхшы өйрәнелгән дип әйтәбез. Әмма бөтен Болгар территориясен 70 елдан артык казыйлар, 2 проценты да өйрәнелмәгән һәм элеккеге казу эшләре кечкенә генә мәйданнарда алып барылды. Гомумән, Мәскәү археологлары күбрәк казыды. Быел без бер көн эчендә өч мең квадрат метр казыдык, археология өчен бу бик зур мәйдан. Ә ул фән өчен күп нәрсә бирә. Борынгы акчалар тулып ята, алар корылманы төгәл итеп даталарга мөмкинлек бирә.

Римзил Вәли.
Елга порты төзеләчәк урын моңа кадәр казылмаганмы?

Фаяз Хуҗин. Моңа кадәр казылмаган. Аның бер үзенчәлеге бар – без казыгач, яңадан күмеп китәбез, ә монда исә бер өлешен калдырырга уйладык. Безгә табылган корылмаларны туристларга күрсәтеп булмас микән дигән проект тәкъдим иттеләр.

Төзегәч бу яңа корылмалар матур булырга тиеш, һәм алар чыннан да матур. Беренче чиратта туристларның игътибары шул матур объектларга юнәлтелеп, безнең борынгы ташлар, борынгы биналар икенчерәк планда калмас микән дип уйлыйбыз.

Римзил Вәли
Римзил Вәли. Якында гына бер ничә хуҗалык йорты бар. Анда яшәүчеләр сарыклар, маллар, кәҗәләр асрап иске йортларда тора. Алар алынадыр бит?

Фаяз Хуҗин. Алар алына башлады, күчүчеләр яңа йортлар белән тәэмин ителәчәк. Әмма бер-ике матур бинаны без калдырырга уйлыйбыз. Саф татар йорты туристлар өчен дә кызык булыр иде.

Ландыш Әбүдәрова.
Елга порты үзе музей комплексы булачак.

Фаяз Хуҗин.
Әйе, анда икмәк музее булырга тиеш. Мин аны ничегрәк булыр микән дип бик көтәм, чөнки анда тарихны да, хәзерге вакытны да күрсәтергә була. Икмәк элек тә, хәзер дә, тормышның нигезе. Хәзер дә мактанабыз, шатланабыз, горурланабыз, яхшы игенчеләребез дә бар. Уңыш ягыннан да Русиядә беренче урыннарны алып торабыз, элек тә шулай булган. Археологик казу эшләре вакытында орлыклар, бодай, арпа табыла.

Ландыш Әбүдәрова. Фаяз әфәнде, тарихчы галимнәр әйтүенчә, ислам дине Болгар дәүләтенең башкаласы Биләрдә кабул ителгән. Әнвәр Хәйри, мәсәлән, Болгарны торгызганда, Биләрне дә онытырга ярамый дип белдерде. Шулай да, Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә багышланган истәлек корылмасы Болгар шәһәрендә төзеләчәк. Биләр чыннан да читтә калып бара кебек тоела.

Фаяз Хуҗин.
Болгар элек-электән Болгар инде ул, татарның табына торган җире. Икенче яктан, Зөя шәһәре, алар бер-берсе белән параллель эшләнергә тиеш.Әлбәттә, Биләр дә менә дигән тарихи истәлек, анда да халкыбыз йөри. Биләрдән башка Сувары да, Юкә тавы да бар. Бөтенесен берьюлы эшләп булмый. Минтимер Шәймиевкә дә әйтелде, гел исенә төшереп торабыз, Бер-ике елдан соң, Алла боерса, Биләрдә дә эшләр башланачак.

Биләрдә без ярыйсы гына архитектура истәлекләрен казып чыгардык, Кәраван Сарай, Мунчалар, бигрәк тә 922 елда төзелгән мәчет урыны. Яңадан казырга кирәк. Кирпечтән, таштан салынган йорт, бина эзләре сакланып калган. Кемнәрдер аларның саны 30 дан артык, кемнәрдер 50гә кадәр ди. Аларны да күрсәтсәк, үзенә күрә оригиналь туристик үзәккә әйләнеп китәргә мөмкин. Биләрдәге кебек Изге чишмә беркайда да юк.

Римзил Вәли. Биләрнең үзендә яна биналар, мәчетләрне күз алдына да китереп булмый. Ул чокырлы, таулы бушлык килеш калырга тиештер инде.

Фаяз Хуҗин. Хәзер күтәрелә башлады, мәсәлән, элек Биләрдә мәчет төзергә кирәк дип йөрүче татарлар, мөселманннар бик әз иде. Менә бу мәсьәлә дә килеп басты - Биләрнең үзендә мәчет булачак.

Ландыш Әбүдәрова. Археологик казулар турында әйткәндә, Болгарның әле 2 генә % өйрәнелгән дидегез. Шул ук вакытта Болгарда 2 мең кешелек тирмәләр шәһәрчеге дә төзеләчәк. Болар бер-берсенә комачауламасмы?

Фаяз Хуҗин. Юк, комачауламый, булсын. Тирмәләр туристлар өчен бит. Элеккеге борынгы Болгарны күз алдына китерергә ярдәм итәчәк. Болгарлар монда килеп җитеп, төпләнгәнчегә кадәр, чыннан да X гасыр башларында тирмәләрдә яшәгәннәр.

Тирмәләрнең булуы туристларны җәлеп итәргә ярдәм итәргә мөмкин. Болгарны без беркайчан да читтә калдырмадык, хәзер инде яңа этап башлана. Болгар тарихын өйрәнү тирәнрәк, яңа материалларны, яңа карашларны күз алдында тотып артык тарихтан тайпылмаска кирәк.

Монголларга тикле үк булган Борынгы Болгар дибез. Болгар бит ул Алтын Урда чоры истәлеге. Хәзерге вакытта без күрә торган архитектура корылмалары алар бөтенесе дә XIV гасырныкы. XIV гасырда Болгар дәүләте булмаган. Ул Алтын Урда составында булган.

X-XI гасырларда башкала булган дип әйтәләр аны. Мин: “Кая соң ул башкала? Сезнең нинди материалларыгыз бар?” дигән сорау бирдем. Ул чор начар өйрәнелгән. Без монголларга кадәр Болгар шәһәрен күз алдына да китерә алмыйбыз. Беренчедән, язма чыганаклар бик аз, археология юк дәрәҗәсендә.

Мин, ислам динен кабул итү рәсми рәвештә 922 нче елда булган, әмма Болгар җирендә түгел, дип уйлыйм. Биләрдә дә түгел дип саныйм мин аны, гәрчә анда иң борынгы мәчетнең урыны сакланып калган булса да. Монысы фәнни проблема. Болгардан миф ясарга кирәкми. Болгарның дәрәҗәсе болай да югары, артык мифлаштырырга кирәкми.
XS
SM
MD
LG