Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:07

Болгарстандa сайлау алды чаралары якынайганда, үтә уңчы партияләр илдәге мөселман азчылыкларга каршы гаепләүләр белдереп, үзләренә булган тавышны арттырырга өметләнә.

Илдәге мөселманнарга үзегезне кайсы милләткә якынрак күрәсез? дигән сорауга, "төрек" дип җавап биргәннәрне күрсәткән партия рекламында, үтә уңчы “Атака”, ягъни “Һөҗүм” партиясы башлыгы Волен Сидеров: "Әгәр без бүген ватанпәрвәрләр кебек хәрәкәт итмәсәк, киләчәктә мөселманнар илне яулап алачак", дигән кисәтү белән мөрәҗәгать итә.

Парламент сайлавы алдыннан, "мөселманнар илне бүлеп үзләренә бәйсез төбәк булдырырга тели''... дигән гаепләүләр илдә яшәгән этник Болгарстан төрекләре һәм помак, ягъни мөселман болгарларны аптырашта калдырды.

7.5 миллион халык яшәгән Балкан иле Болгариядә, мөселманнар ил халкының 12 % тәшкил итә, калганнар исә Болгар провослау христиан динен тота. Болгария икенче дөнья сугышыннан соң этник каршылыкларга бирелмийчә тотрыклыкны саклый алган, Балкандагы бердән-бер ил булуы белән горырлана иде.

Болгарстандагы мөселманлар илнең төп халкы булып санала. Ягъни алар башка Европа Берлеге илләре белән чагыштырганда, соңыннан күченеп килгән имиграциядәге мөселманнар түгел. 5 гасыр элек Болгария Госманлы җирләренә кушылгач, мөселман төрекләр мондагы христиан халкы белән "комши", ягъни күрше булып яшәде. Бу вакыт эчендә мөселманнар белән христиан болгарлар арасында мөнәсәбәтләр ныгый, болгарларның бер өлеше мөселманлыкны кабул итә.

Ләкин соңгы айларда, аеруча сайлау көне якынайганда Болгарстанда бу милли үзәнчелекне үз мәнфәгатендә кулланырга теләүчеләр пәйда булды. Илдә популярлыгы арткан үтә уңчы партияләр, июль аенда булачак парламент сайлавы алдыннан, мөселманнарга каршы гаепләүләрен арттырды.

Шулай ук мөселман оешмалары халыкны радикал юнәлешкә тарту өчен чит ил мөселман оешмаларыннан ярдәм ала дигән гаепләүләр ташлана.

Соңгы 2-3 елда мөселманнар яшәгән җирләрдә мәчет һәм дини оешма биналарына 100-дән артык һөҗүм булуы хәбәр ителә.

Дини башлыклар исә Болгарстан мөселманнары арасында радикал динчеләр булуы турындагы гаепләүне кире кагып, бу төр гаепләүләрнен илдәге толерантлыкка зыян китерүенә борчыла.

Ләкин билгечләр фикеренә караганда, 45 ел дәвам иткән коммунизм һәм соңгы арада Төркия белән арткан мөнәсәбәтләр, халык арасында дөньяви карашны арттырган шул исәптән радикал дин юнәлешенең бу илгә керә алмыячагы алга сөрелә.

Софияда урнашкан Халыкара азчылыклар институты башлыгы Антонина Желиовскова: "Болгарстан төрекләре күпчелеге дөньяви карашта, шуңа күрә монда диннен читтә булган чагылышлар беркайчанда кабул ителмәде", ди.

Шулай итеп, мөселманнарга каршы башланган бу чара Төркиянең Европа Берлегенә керүенә каршы булган каршылыкны да арттыра. Фикер сораштыруларда Болгарстан халкының 49 % Төркиянең Берлеккә кушылуына каршы булуын әйткән.

Мөселманнарга каршы башланган чаралардан һәр партия үзенчә файдаланырга тырыша. Белгечләр этник төрек партиясы булган МРФнең азчылыклар тавышын үзенә тартырга тырышуы турында сөйли. Әйтергә кирәк, узган елгы сайлауларда партиянең үзе биргән вәгъдәләрне үтәмәве мөселманнарда канәгатьсезлек тудырган иде.

XS
SM
MD
LG