Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:52

Болгарстанда үтә уңчы сәясәтчеләр илдәге төрек тәэсирләрен киметергә тырыша. Әмма хосуси ТВ каналларында күрсәтелүче төрек сериллары аларның бу адымын юкка чыгара.

Болгарстандагы "Атака" партиясен бер генә әйбер борчый - ул да булса ил халкының якынча 10% тәшкил иткән, 750 мең төрек халкы һәм аларның илдәге тәэсире. Илдәге азчылыкларга һәм мөселманнарга каршы сәясәте һәм милләтче хәрәкәте белән танылган партия 2009 елдагы сайлауда тавышларның 12% җыйган иде.

Сайлау алдыннан "Атака" партиясе чаралар күрелмәгән очракта, илдәге мөселманнарның аерым бер төбәк булдырып, илне бүләчәге турында әйткән иде. Шул рәвешле "Атака" болгарларны берләшергә чакырган иде. Сайлау узганнан соң, партия беренче эш итеп, дәүләт карамагындагы ТВ һәм радио каналларындагы төрекчә хәбәрләр өлешен бетерү тәкъдиме белән чыкты.

Аның бу тәкъдиме декабрь аенда ил президенты Бойко Борисов тарафыннан яклау тапты. Ләкин бу коалиция партияләрен гаҗәптә калдырды. Ахырда президент бу мәсьәләне референдум ярдәме белән чишәргә тәкъдим итә.

Каршы чаралар дәвам итә, оппозиция исә моны Европа парламентында күтәрәргә җыена.

Дәүләт каналларында төрекчә программа алып бару ил кануннары белән якланган. Аның нигезендә төрекләргә үз телендә тапшыру әзерләргә мөмкинлек бирә. Ил хәбәрләре һәм азчылыкларны борчыган темалар әлеге берничә сәгатьтән торган программаларда яктыртыла. Ләкин илдәге үтә милләтчеләр дәүләт каналларында төрек телен ишетергә теләми, төрекләргә бәйле барлык чыгышларга каршы. Моны алар Госманлы вакытында дучар булган басымнар белән аңлаталар.

Болгарстан төрекләре партиясе 1989 елдан бирле коалиция партияләре белән бергә килешеп эш итә, аларның милләтчеләрдән кала хакимият белән каршылыгы булмады. Болгар милләтчеләре Анкараны Болгарстандагы төрек партияләренә йогынты ясауда гаепли.

Тарихи низаг һәм мөселман исемнәрен үзгәртү сәясәте

Моннан кала 1913 елда болгарларның Төркиядән сөрелүе болгар тарихында тирән эз калдырган. Болгарлар әле дә моның өчен Төркиядән компенсация түләнүен таләп итә. Ә төрекләр исә 80нче елларда исем кануны белән башланган низаг һәм аңа каршы торган төрекләрнең илдән чыгарылуын кичерә алмый.

80нче елларда меңләгән төрекнең төрки-мөселман исемнәре көчләп үзгәртелгән һәм моңа каршы чыкканнар зур басымга дучар булган иде. Соңыннан Төркиянең чикне ачуы белән меңләгән Болгарстан төрекләре үз җирләрен һәм малларын ташлап Төркиягә күчәргә мәҗбүр булган иде.

Ләкин әлеге каршылыклар һәм соңгы хәбәрләр турында бик аз төрек, болгар дәүләт каналларында үз телендә яңгырарга тиешле програмнардан ишетеп белә. Алар дәүләт каналларына гомумән битараф. Болгарстандагы хосуси ТВ каналлары алар өчен кызыграк. Торган саен популярлыгы арткан төрек сериаллары ниһаять Болгарстанга килеп җиткән. Бу каналлар бер-берсе белән ярышып диярлек иң популяр төрек сериалын күрсәтә.

Төрек сериaллары Болгарстанда

Хәзер төрекләр үз телләрендәге сериалларны болгар хосуси каналларыннан карый алуга канәгать. Төрекләр генә түгел, бу сериалларны болгарлар да бик кызыксынып карый.

Милләтче партияләр төрек эзләрен рәсми рәвештә бетерергә тырышканда, сериаллар үз тәэсирен арттыра. Хәзер болгар белгечләре өчен иң кызыклы социаль тикшеренү темасы "Төрек сериалларының болгар халкындагы тәэсире". Чөнки заманында илдәге төрек азчылыкларының исемнәре христианга алыштырылган илдә, xәзер болгарлар үзләре теләп балаларына сериаллардагы герой исемен куша башлаган. Яңа туган балаларга Инҗи, Мәһмәт кебек төрек исемнәр кушу гадәткә керә бара.

Хәзер туристик ширкәтләр сериаллар төшерелгән урыннарны күрсәтү өчен махсус турлар оештыра.

Болгар-төрек мөнәсәбәтләрендә үзгәреш


Узган ел Төркиягә миллион ярымга якын болгар турист килгән. Гыйнвар аенда Болгар президенты Борисовның Төркиягә килеп, премьер Эрдоган белән очрашты.

Ике ил хәзердән ук энергия һәм транспорт өлкәсендә яңа килешүгә иреште. Шулай итеп, Болгарстан энергия өлкәсендә Русиягә булган ихтыяҗны киметергә җыена.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG